СОРАУ-ҖАВАП

СОРАУ-ҖАВАП

Ислам динендә уразаның хөкеме нинди?

Рамазан аенда ураза тоту балигълыкка ирешкән һәрбер мөселманга йөкләнгән фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки рузәгә кимчелек китерүдән сакланырсыз!» (2: 183) Рамазан аеннан башка айларда уразаны үз теләгең белән тотып була. Әгәр инде нәфел уразасына ният кылсаң, аны тотып бетерү ваҗиб.

 

 

 

«Әс-саум»ның сөйләмдәге мәгънәсе ничек һәм ул нәрсәне аңлата? Ураза вакыты кайчан башлана, кайчан тәмамлана?

«Әс-саум»ның сөйләмдәге мәгънәсе – ниятләп, нәрсәдән булса да тотылып тору дигән сүз, ә шәригатьтәге мәгънәсе – Аллаһ разыйлыгы өчен, ниятләп, ашау-эчүдән һәм җенси якынлыктан таңнан алып кояш батканчыга кадәр тыелып торуны аңлата.

 

 

 

Рамазан аенда кемгә булса да ураза тотмаска рөхсәт ителәме?

Әгәр дә кеше мосафир хәлендә булса, яки авыру булып ураза тоту сәбәпле авыруы көчәюдән курыкса, ураза тотмаса да ярый. Тик соңыннан калган уразаларны каза итеп тоту ваҗиб. Әгәр мосафирга ураза тотудан зыян килмәсә, ураза тоту хәерлерәк.

 

 

 

Әгәр дә мосафир юлда булу яки хаста кеше авыруы сәбәпле уразасын калдырса, әмма соңыннан вакытлары булып та уразаларын тулыландырмаган булса, үлем сәгате якынлашса аларга нишләргә?

Алар Аллаһтан гафу-истигфар үтенәләр, үзләренең вәкилләренә аның өчен көн саен бер ярлыны ашатуны васыять итәләр, ярты сагъ бодай яки бер сагъ хөрмә, йөзем яки арпа, күләмендә садака бирергә дә мөмкин.

 

 

 

Әгәр дә мосафир юлда булу сәбәпле яки берәү авыруы сәбәпле ураза тота алмыйча үлеп китсә, мосафир бу вакытта сәфәреннән кайталмаган, авыру кеше авыруыннан шифа таба алмаган көе үлгән очракта, алар өчен ничек булса да түләргә кирәкме?

Юк, аларга бернәрсә дә йөкләнми.

 

 

 

Әгәр авыру сәламәтләнсә, мосафир сәфәрен тәмамласа, алар уразаны каза кылырга тиешме?

Әйе, авыру кеше калган уразаларын сәламәт булган көннәрендә тотып уразасын тулыландырырга тиеш, ә мосафир сәфәрен тәмам кылган көннән башлап, тотылмаган уразаларын тотып, тулыландыра. Бу очракта, гомумән, тулыландыру турында сүз бармый, ә үлгән кешенең намусында уразаны тулыландыру бурычы калганмы икәнлеге хакында сүз бара. Әгәр ул каядыр тукталган һәм мосафир булудан туктаган булса һәм шунда үлеп калса, яки авырып китеп, терелгәннән соң калган уразаларын тотып бетерә алмыйча үлеп китсә, ул аның өчен боларны тулыландыра ала иде.

 

 

 

Рамазан көнендә бала балигъ булса, мөселман булмаган кеше ислам динен кабул итсә, алар нәрсә эшләргә тиеш?

Аларга шул көннең калган өлешен һәм рамазан ае уразасын тотып бетерергә кирәк.

 

 

Әгәр мәҗнүн бәндә рамазан аенда акылына килсә, ул нишләргә тиеш?

Ул алдагы көннәрен тулыландыра, калган көннәрен ураза тотып бетерә.

 

 

Рамазан аенда мосафир белән авырудан тыш тагын кемгә дә булса ураза тотмаска рөхсәт ителәме?

Әгәр ураза тоту сәламәтлекләренә яки бала сәламәтлегенә зыян китерер дип курыксалар, авырлы һәм бала имезүче хатыннарга рамазан аенда ураза тотмаска рөхсәт ителә. Ләкин соңыннан бу уразаны каза кылу ваҗиб.

 

 

 

Рамазан аенда ураза тотмаска бурычлы кешеләр бармы?

Әйе, күремле, нифаслы хатыннарга ураза тоту тыела.

 

 

 

Уразаны нәрсәләр бозганын аңлатсагыз иде?

Ураза түбәндәге очракларда бозыла:

  1. Әгәр үпкәндә яки назлап кагылганда мәни чыкса;
  2. Әгәр кеше көнбагыш, таш яки тимер кыйпылчыкларын йотса;
  3. Әгәр кеше клизма ясаса яки борынына дару салса;
  4. Әгәр кеше колагына дару салса;
  5. Әгәр ул әле таң атмаган дип ашаса, ләкин аннан соң таң аткан икәнлеге беленсә;
  6. Әгәр ул кояш батты дип уйлап кояш баеганчы ашаса;

Бу очракларның барысында да ураза бозыла һәм ул аны каза кылырга тиеш, бу очракларда кәффәрат гамәлләрен кылу тиеш түгел.

 

 

 

Кешеләр арасында калдырган уразаларын каза кылып, тулыландырмаска, ә аның урынына фидия бирергә рөхсәт ителгәннәр бармы?

Кешеләр арасында калдырган уразаларын каза кылып, тулыландырмаска, ә аның урынына фидия бирергә рөхсәт ителгәннәр бар, болар ураза тотарга көчләре калмаган бик карт кешеләр. Алар фидия садакасы бирергә тиеш булалар.

 

 

 

«Бик карт кеше» дигәнне ничек аңларга?

Бу рамазан уразасын тота алмаслык карт кеше.

 

 

 

Мондый фидия садакасының күләме күпме?

Рамазан аенда калдырылган һәрбер ураза көне өчен бер ярлыны сыйлау кирәктер. Фитыр садакасының күләме ярты сагъ бодай яки бер сагъ хөрмә, йөзем яки арпадыр. Фитыр садакасын акча, дөге яки кукуруз белән бирергә дә мөмкин, ләкин бәясе югарыда искә алынганнарныкы белән тигез булырга тиеш. «Әл-Бәхер әр-раикъ» китабының авторы әйтә: «Аңа авырлык килгәнгә күрә ураза тотмаска рөхсәт ителгән иде. Ул үзенең калган уразаларын тулыландырсын өчен садакати фитр буларак, һәр көн яртышар сагъ бодай яки йөзем яки бер сагъ финик яки арпа бирергә тиеш. Ләкин монда ашатырга да рөхсәт ителә, бу ике мәртәбә туйганчы ашату, садака-и-фитырдан аермалы буларак”.

 

 

Мөхәммәд Гашыйкның “Әл-Кудури мәсьәләләрен тиешлечә җиңеләйтү” китабыннан

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Изге Рамазан

Җомга киче, саф һава Тын гына яңгыр ява. Дымы җирләргә сеңә Күктән бәрәкәт иңә. Бер күренә, бер күмелә Күктә ай, күктә ай. Шәгъбан ае узып бара, Якынлаша изге ай.   Йолдызлар җем – җем итә Зәңгәр болытлар аша Гөнаһлар кичерелә Торган ай якынлаша. Шәһәрне нурга...


Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендә булды

Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев төбәк мөселманнарының тарихи мәчетендә булды. Алексей Толстой урамындагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына...


Кадер кичәсе – изге кичә

Рамазан ае – изге вә шәриф айдыр һәм ошбу айның һәр көне, һәр кичәсе мөэмин-мөселманнар өчен бик тә кадерле. Шулай да, бу изге айның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр.   Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны “Ләйләтүл...


СОРАУ-ҖАВАП

Ислам динендә уразаның хөкеме нинди? Рамазан аенда ураза тоту балигълыкка ирешкән һәрбер мөселманга йөкләнгән фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки...


Иң яхшы эш

Беркөнне иртән ерак авыл өстендә кояш чыккан вакыт һәм халык йокыдан торган чак иде. Алар төнлә белән елга буенда ят кешенең үзенә чирәм куышын ясаганын күрделәр. Бу ят кешенең кем икәнен белмәгәнгә күрә, аларны курку биләп алды.   Алар бергә җыелып нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер...