Пензада яңа Җәмигъ мәчете ачылды

Пензада яңа Җәмигъ мәчете ачылды

Пензәнең Җиңү проспектында 15 елдан артык төзелгән Җәмигъ мәчетенең тантаналы ачылышы булды.

Бинаның биеклеге — 21 метр, ул өч каттан тора, манарасының гөмбәз очына кадәрге биеклеге — 45 метр, дип хәбәр иттеләр өлкә хакимиятендә.

Мәчет берьюлы 5000 кешене сыйдырачак. Аның каршында рухи-агарту үзәген ачу күздә тотыла.

Төзелеш 2010 елдан бирле барды, 2019 елдан аны Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте контрольдә тотты. 2023 елның сентябренә объект 90%ка әзер иде. Эшләрне тәмамлау өчен якынча 100 миллион сум акча таләп ителде.

Процессны тизләтү өчен мөселманнарның диния идарәсе «Сияние» хәйрия фонды белән килешү төзеде. 2026 елның мартында бу мәсьәләне хәл итүгә төбәк хакимияте дә кушылды.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...