«Мәрҗани» мәчетендә «Мөслимәләрнең хокук белеме» дигән очрашу

«Мәрҗани» мәчетендә «Мөслимәләрнең хокук белеме» дигән очрашу

«Мәрҗани» мәчетендә дини, агарту һәм иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнүче мөслимәләр өчен «Мөслимәләрнең хокук белеме» дигән очрашу узды. Очрашуны оештыруда һәм уздыруда ТРның террорлыкка каршы комиссия аппараты актив катнашты.

Очрашуда законнарга “Яровая” пакеты белән кертелгән үзгәрешләр; аларның миссионерлык эшчәнлегенә йогынтысы; миссионерлык эшчәнлегенең аңлатмасы; аның белән шөгыльләнергә хокуклы булган затлар; дини материаллар һәм әдәбиятны тамгалауга (маркировка) таләпләр, аның сәбәпләре һәм җаваплылык чаралары (шул исәптән, РФнең Административ хокук бозулар турында Кодексының 5.26 нчы маддәсенең 4 нче өлеше буенча да); РФ Конституция судының бер сәбәпсез җаваплылыкка тартуны булдырмый калырга мөмкинлек бирә торган аңлатмалары; материалларның тыелган мәгълүмат исемлегендә булу-булмавын ничек тикшерергә; хәйрия җыемнарын оештыру кагыйдәләре; спикерларга һәм дини эчтәлекле очрашулар үткәрү тәртибенә куелган таләпләр хакында тәфсилләп сөйләделәр.

Шулай ук дәүләт органнарының һәм иҗтимагый оешмаларның Татарстан Республикасында толерантлыкны һәм төрле дини вәкилләре арасындагы татулыкны саклау буенча эше җентекләп яктыртылды. Интернет челтәрендә үзеңне тоту кагыйдәләре, деструктив бергәлекләрне яллаучыларның алымнары, радикаль оешмаларның билгеләре, балаларны тормышка әзерләү кирәклеге турында да сөйләнде.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...