Нәрсә соң ул эчке гыйбадәт?

Нәрсә соң ул эчке гыйбадәт?

Гыйбадәт ул адәм баласының эчендәге һәм тышындагы Аллаһы Тәгалә сөйгән һәм разый булган гамәлләр.

 

Тышкы гыйбадәтләр күзгә күренеп тора. Мәсәлән, көненә биш вакыт намаз уку, Рамазан аенда ураза тоту, зәкәт түләү, хаҗ кылу, корбан чалу, дога кылу, садака бирү, саваплы гамәлләр кылу һ.б. шуның ишеләр. Боларның гыйбадәт икәнлеген бөтен кешеләр дә белә. Әгәр берәр мөселманнан «Ник намаз укыйсың?» дип сорасаң, ул «Аллаһы Тәгалә кушкан, шуңа күрә укыйм» дип җавап бирәчәк. Димәк бөтен гыйбадәтләрне мөэмин-мөселманнар Аллаһы Тәгалә кушканга, әмер иткәнгә күрә һәм Аның газабыннан курыкканга үти.

Ә эчке гыйбадәт нинди була?Аларны без Коръән белән хәдисләр укып беләбез. Эчке гамәл-гыйбадәтләр тышкылары шикелле бер төсле генә түгел, алар күп төрле.

Тәвәккәллек. Татарларда «тәвәккәл» сүзе бик киң таралган. Бүгенге тормышыбызда моңа күп мисаллар китерергә була. Тәвәккәл – гарәп теленнән кергән сүз. Аның мәгънәсе «таяну, таянмак» дигәнне аңлата. Ә мөселманнар арасында Аллаһның ярдәменә таяну, ягъни бөтен табыш-ризыкларны бирүче дә һәм безне төрле зыян-зарарлардан саклаучы да Аллаһы Тәгалә Үзе генә дип Аның ярдәменә таяну, дигән сүз. Аллаһы Тәгалә каршында тәвәккәл булу — олы гыйбадәт. Моңа дәлил – Аллаһ сүзе: «Әгәр мөэмин булсагыз, бөтен эшләрегезне Аллаһыга тәвәккәлләгез (тапшырыгыз)» (Маидә сүрәсе, 23 аять). Ошбу аятьтән без эшләребезне Аллаһның ярдәменә таянып башкарырга, Аңа тапшырырга, тәвәкәлләргә кирәк икәнне аңлыйбыз. Кеше кайвакыт бик олы планнар кора һәм аларны эшли башлар алдыннан кайчагында «бу эшне эшли алырмынмы икән?» дип, шикләнеп тә куя. Кайберәүләр икеләнүләре артып «минем көчем бу эшне башкарып чыгарга җитми» дип башлаган эшләрен ташлыйлар. Ә кайсыберләре гамәленә Аллаһка тәвәккәләп тотына һәм ниятләгән эшләрен ахырына кадәр башкарып чыгалар. Чөнки Аллаһы Тәгалә «тәвәккәлләгез» дип әмер бирде, ә Аның әмерен үтәү инде ул гыйбадәт булып санала.

Сабырлык. Бу гамәл дә эчке гыйбадәтләрнең бер төре. Аллаһы Тәгалә сабыр итүчеләргә әҗерләрне хисапсыз бирермен, дип вәгъдә кыла. Шатлык-сөенеч ишелеп килгәндә генә түгел, кайгы-хәсрәт белән очрашкач та сабыр итү кирәк. Әгәр дә сабырлык өчен әҗер-савап буласын аңласак, шуңа төшенсәк, аның гыйбадәт икәне дә аңлашыла. Мөселманнарга сабыр ит, сабыр бул, дип Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримнең бик күп аятьләрендә әмер итә. Шуларның берсе:«Сабыр ит, дөреслектә Аллаһы Тәгалә изгелек кылучыларның савапларын юкка чыгармый» (“Һуд” сүрәсе, 115 аять). Ошбу аятьтән без сабыр итү фарыз икәнлеген аңлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сабыр итегез дип әмер иткән икән, димәк без аны карусыз үтәргә тиешбез. Үтәсәк, безнең әҗерләребезне Аллаһы Тәгалә Үзенең каршында саклый, ул гына да түгел, безне хисапсыз әҗерләре белән дә сөендерәчәк.

Курку. Аллаһыдан курку эчке гыйбадәтнең бер төре булып санала. Аллаһы Тәгалә бу хакта болай ди:«Алардан курыкмагыз, Миннән генә куркыгыз» (“әл-Бәкара” сүрәсе, 150 аять). Ошбу аятьтән мөселман Аллаһының Үзеннән генә куркырга тиешлеген аңлый. Аллаһы Тәгалә куркырга әмер иткән икән, димәк Аның әмере безнең өчен гыйбадәт.

Өмет. Аллаһыдан өмет итү дә эчке гыйбадәт. Моның хакында Аллаһы Тәгалә әйтте: «Әгәр берәү Раббысына яхшы хәлдә юлыкмакны өмет итсә, ул кеше яхшы эшләрне эшләсен» (“Кәһеф” сүрәсе, 111 аять). Җәннәтне бөтен мөселманнар да өмет итәләр. Өметсез – шайтан дигән мәкаль дә бар татарда. Аллаһның коллары җәннәттән башкаларны да — сәләмәтлек, гаилә бәхете, хәерле бәрәкәтле тормыш һәм башка шуның ишеләрнең барысын да бары тик Аллаһыдан гына өмет итәләр. Өмет яшәтә кешене, диләрме әле. Төгәлрәге Аллаһы Тәгаләгә, аның рәхмәтенә, мәрхәмәтенә, игелегенә һәм бәрәкәтенә өмет яшәтә кешене.

 

Наил Болгарый

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...