Руханиятнең ачлыгы

Руханиятнең ачлыгы

Барча галәмнәрне, безне бар кылган, калебләребезне иман нуры белән нурландырып, безне мөселман өммәтеннән кылган Рәхмәтле һәм Рәхимле Раббыбыз Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз, олылауларыбыз булсын!

 

Галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрелгән соңгы пәйгамбәр, Аллаһының хак илчесе Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә күңел түрләребездән чыккан салаватларыбыз ирешсә иде.

Газиз дин кардәшләрем! Вәгазебезне Ибне Гатаулла әс-Сикәндәри исемле галимнең мондый сүзләре белән башлыйсым килә:

«Аллаһыга якынаер өчен, Аның никадәр безгә якын булуын аңларга кирәк», – дип әйткән ул.

Безнең, мөселманнарның, беребезнең дә Раббыбыз бу дөньяны, безне юктан бар кылуында, Аллаһы Тәгаләнең һәр җирдә, һәр мизгелдә булып торган бар хәлләр, күренешләрнең белеп торуында һич шигебез юк. Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә һәрберебезнең, һәр кешенең күңелендә һәм уенда булган әйберләрне белеп тора. Ул безнең бәхетле, шатлыклы мизгелләребез турында да, башыбызга кайгы, газап, курку төшкән вакытлар турында да белеп тора.

Коръәни Кәримдә болай диелгән: “Кешене Без яраттык һәм нәфесенең аңа нәрсәләр пышылдаганын беләбез. Без [гыйлемебез белән] аңа муен тамырларыннан да якынрак». («Каф» сүрәсе, 50:16) Шушы аятьтә Аллаһы Тәгалә Үзе үк һәр кешегә якын булуы турында әйтеп китә.

Газиз дин кардәшләрем, бу якынлык нинди соң, без аны ничек күрәбез, ничек аңларга тиешбез? Беренчедән, Аллаһы Тәгалә – бар булган әйберләрне яратучы, барлыкка китерүче. Ул зур-зур океаннарны, таулар, вулканнарны, һәр үсемлекне, җанварны, микробларны, күзәнәкләрне... – һәммәсен Ул бар кылучы. Шуңа күрә безнең әйләнә-тирәдәге бар хәлләр, вакыйгалар Аның күзәтүе астында. Безнең тормышыбызның һәр мизгеле, секунды, һәр сулышыбыз, тәнебезнең һәр хәрәкәте – боларның барысына да көч һәм рөхсәт бирүче – Аллаһы Тәгалә генә. Ул безне кайдандыр күзәтеп торучы гына түгел, юк, Ул – безнең тормышларыбызга юнәлеш биреп, көч биреп торучы Зат.

Икенчедән, газиз дин кардәшләрем, шуны онытмасак иде – Аллаһы Тәгалә бар нәрсәдән дә хәбәрдар, белеп торучы. Аңа безнең һәр уебыз да, теләгебез дә, хисебез, күңелләребездәге тойгылар да билгеле. Без башкалардан яшерергә тырышкан уйларыбызны Аллаһы Раббыбыздан яшерә алмыйбыз. Әгәр без шушыны аңласак, Аңа билгеле булмаган бер генә әйбернең дә була алмаганына төшенсәк, ниятләребезне, гамәлләребезне пакьләргә ныграк тырышыр идек. Өченчедән, Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә һәр догабызны, Аннан сораган һәр мөрәҗәгатебезне ишетә.

Раббыбыз Үзе адәм балаларына Аңа догалар кылып ялварырга кушты, бу хакта Коръән Кәримдә болай дип әйтелгән: «[Ий кешеләр!] Раббыгыз әйтте: «Миңа дога [һәм гыйбадәт] кылыгыз, [сораганнарыгызны үтәп] сезгә җавап [һәм савап] бирим». («Гафир / Гафу итүче» сүрәсе, 40:60)

 Әйе, без Аллаһы Тәгаләдән сорасак, Ул һәрвакыт җавап бирә. Хәтта бу җавап без көткәннән соңрак килсә дә, хәтта бу без көткән җавап булмаса да, әмма бары Аллаһы Тәгалә генә нәрсәнең хәерлерәк икәнен белүче. Шуны беркайчан да истән чыгармасак иде: безнең Раббыбызга кылган догабыз – Аңа якынаюда ярдәм итә торган иң көчле коралларыбызның берсе.

Һәм, газиз дин кардәшләрем, әлбәттә, Аллаһы Тәгалә – Рәхимле һәм Гафу итүче. Хәтта без ялгышсак та, гөнаһ кылсак та, без ихластан тәүбә кылып, истигъфар кылабыз икән, бөек Раббыбыз безне гафу итәргә әзер. Шул рәхим-шәфкать һәм ярлыкау – Аллаһының безгә якын булуының тагын бер чагылышы. Дөреслектә, Раббыбыз безне бәхетле һәм имин хәлдә күрергә тели. Шулай булгач, кардәшләрем, Раббыбызның безгә ни рәвешле якын булуын аңлавыбыз безне дөрес тормыш алып барырга, тәкъвалырак булырга, Ул кушканнарны үтәп, аңа һәрдаим гыйбадәттә, догада булып яшәргә этәрергә тиеш.

Аның рәхмәтен яхшырак аңлаган саен, без ныграк Аңа якынаерга, Аның әмерләре буенча яшәргә тырышачакбыз. Аллаһы Тәгалә шушы юлда безгә көч һәм сабырлык биреп, кылган догаларыбызны, гыйбадәтләребезне кабул кылсын! Әмин.

Фузайл бине Гыяз: «Әгәр дә минем кабул була торган бер догам барлыгын белсәм, мин аны җитәкче өчен кылыр идем», – дип әйткән. Йә Раббым! Җөмһүриятебез өчен иминлек, тынычлык, бәрәкәт, муллык һәм киләчәктә дә ң саулык-сәламәтлектә, иминлектә, күңел тынычлыгы белән яшәрг, халкыбызның бәрәкәттә, җитеш, мул тормышта, бәхетле булып яшәүләрен, туган телебез, милләтебез өчен үсеш, камилләшү һәм аның киләчәк буыннарга кадерле ядкәр итеп тапшырылуын, милләтебезнең озын гомерле, имин булуын насыйп ит!

 

Алмаз хәзрәт Шәрәфетдинов

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...