СОРАУ-ҖАВАП

СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы?

Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында хатын-кызга мәхрәм булмаган чит ирләр утыра икән, ул чагында хатын-кызның кычкырып Коръән укуы да, багышлавы да ярамый, дөрес булмый.

 

 

 

Җеназа намазы – фарыз кифая. Ник “Әлхәм” сүрәсе укылмый? Хәдисләрдә “Әлхәм” сүрәсе җеназа намазында укыла, дип әйтелгән.

Иң беренче чиратта, “намаз” дигән сүзгә тукталып үтәсе килә. Гарәп телендә намаз – “әс-салә” дип әйтелә. Шушы сүзгә аңлатма биргән галимнәрнең әйтүенә караганда, “әс-салә” – ул дога, диләр. Мәсәлән, Коръәни-Кәримдә Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (галәйһиссәләм) салават әйтү хакында болай ди: «Чынлыкта, Аллаһы Тәгалә һәм аның фәрештәләре “йүсаллүнә”», ягъни, биредә дә “салә” дигән сүз куллана, ягъни, Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә салават әйтәләр һәм дога кылалар, дип килә. Ягъни, пәйгамбәребезгә намаз укыйлар, дип тәрҗемә ителми, ә бәлки, рәсүлебезгә салават әйтәләр, дога кылалар, дип тәрҗемә ителә. Әлеге аятькә нигезләнеп, шуны әйтергә мөмкин: җеназа намазы дигәндә, “дога” дип тәрҗемә ителә. Ә догага “Әлхәм” сүрәсен кертү Хәнәфи мәзһәбе буенча шарт түгел. Димәк, җеназа намазы – ул дога мәгънәсендә килә. Ул хакыйкый намаз булмаганлыктан (җеназа намазында рокугъ-сәҗдә булмагач), “Әлхәм сүрәсен уку да шарт түгел.

 

 

 

“Мосафир” дигәнне ничек аңларга кирәк? Намаз укуда нинди җиңеллекләр бар?

Йөз чакрымга ниятләп, өеннән чыгып киткән кеше мосафир булып санала. Шулай ук берәр җиргә барып ирешкәннән соң, унбиш көннән артык яшәмәсә, ул шулай ук мосафир булып санала. Берәр барган шәһәрдә унбиш көннән артыграк яшәп калса, ул мосафирлыктан чыга. Мосафир кешенең дүрт рәкагатьле фарыз намазлары ике рәкагатькә кыскара. Шулай ук читек мәсьәләсендә дә бер уңайлык бар: мосафир кешенең өч тәүлеккә кадәр читек хөкеме саклана.

 

 

 

Белгәнебезчә, Коръәннең 9 нчы “Тәүбә” сүрәсен укый башлаганда “бисмилләһ” әйтелми. Сүрәне укый башлагач, ниндидер сәбәпләр белән укуны туктатып, берникадәр вакыттан соң тукталган аятьтән укуны дәвам итә башлаганда, “бисмилләһ”не әйтергә кирәкме (ярыймы) икән?

Мөхтәрәм хәзрәт Габделхак Саматов үзенең III томлык “Шәригать: вәгазь, хөкем, фәтва, җавап-савап, киңәшләр” исемле хезмәтендә (II китап, 214 нче бит) хәзрәти Галинең (Аллаһ аңардан разый булсын) җавабын китерә. Ул, “бисмилләһ”тә, “әррахим” бар, ә кылычта рәхим юк, дип җавап бирде дигән.

 

 

 

Бу җавап “Тәүбә” сүрәсенә тулаем кагыламы икән?

Бу хакта галимнәрнең берничә җавабы бар. Әлеге җавапларның һәрберсе урынлы дип әйтергә кирәк. Кайбер галимнәр, «“Тәүбә” сүрәсе ни өчен “бисмилләһ”сез башлана?» дигән сорауга болайрак җавап бирә: «“Тәүбә” сүрәсе – ул “Әнфәл” сүрәсенең дәвамы булырга мөмкин. Шуңа күрә аның арасына “бисмилләһ” куелмаган». “Бисмилләһ” юк, димәк, ул “Әнфәл” сүрәсенең дәвамы булырга мөмкин, диләр. Икенче бер галимнәрнең әйтүенә караганда, “Тәүбә” сүрәсе “бисмилләһ”сез башлана, чөнки “Тәүбә”дә күбрәк сугыш турында сөйләнелә. Ә сугыш – ул кан түгелү дигән сүз. Шушы вакыйганы аңлаткан вакытта, Аллаһы Тәгаләнең “рәхимле”, “шәфкатьле” дигән мөбәрәк исеме зекер ителми, дип аңлатма бирәләр. Әлеге ике фикер дә урынлы дип әйтсәк, ялгыш булмас.

Шунысын да искәртеп үтик: ниндидер сәбәпләр белән Коръән укудан туктап, калган җирдән укуны дәвам иттергәндә “Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим” дип башлап китү хәерлерәк.

 

 

 

Коръән сүрәләренең һәм гарәп хәрефләренең кайберсенең мәгънәсенә төшенсәң, галәм серен ача алырсың, дип ишеткәнебез бар. Ул дөресме?

Коръәннең кайсы гына аятьләреннән дә, дөрес аңлап файдалана белсәң, галәм серләренә төшенергә була. Иң мөһиме - туры фикерле булу. Һәр аятьтә диярлек серләр тулып ята. «Дәверләр үткән саен әле Коръәннең тирән серләренә төшенерсез», - дигән аять тә бар.

 

 

 

Бер йоланы, мәсәлән, төрле җирдә берничә төрле аңлаталар. Нинди дини китапларда дөрес мәгълүмат бирелгән?

Кешенең дин белән аралашуына карап бит бу. Башлангыч белем алучыга чыганак: «Гыйбадәте Исламия» - үзеңә фарыз, вәҗиб, сөннәт гамәлләрне күрсәткән, хәрамне тыйган китап ул. Гыйлеме тирәнәйгән саен шәригать хөкемнәренә муафыйк китапларны өйрәнә - «Җәвамигуль-кәлим» китабын, Коръән тәфсирләрен һәм башкалар.

 

 

 

Балага дини тәрбияне кайчан бирә башларга?

Кызганыч, күбебез балаларыбызга дин тәрбия бирергә ашыкмыйбыз, әле ул сабый гына, балигъ булганчы рәхәтләнеп калсын, үскәч, үзе аңлап динен дә тота башлар, дип, тәрбия эшен үзагымга калдырабыз. Бала ничек итеп әкренләп сүзләр өйрәнгән кебек, ничек итеп башта үрмәләп, аннан беренче адымнарын ясап, ава-түнә тәпи йөреп киткән кебек, дини тәрбияне дә бала туганнан башлап әкренләп өйрәтә башларга кирәк. Бала тәрбиясе хәтта бала ана карынында вакытта ук башланганын исебездән чыгармыйк. Булачак әнигә карата мөнәсәбәт карындагы балага да күчә. Шуның өчен әни кешенең ашаган-эчкәне хәләл булырга тиеш, колагы яхшы сүзләр генә ишетергә тиеш. Карындагы бала әти-әнисенең ызгыш-талаш сүзләрен ишетсә, туганда ук начар холык белән туарга мөмкин.

 

Мөхәммәд Гашыйкның “Әл-Кудури мәсьәләләрен тиешлечә җиңеләйтү” китабыннан

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Раббым Аллаһым

Шөкер кылыплар куанам, рәхмәтлемен, Дүрт саным да төгәл, хозурыңда калам. Гөнаһлардан азат түгел Синең балаң, Ярлыка син, ярлыкаучы Раббым Аллам.   Йорт-курамны җыештырам атна кичен, Пакьләнәмен, изге көнем – җомга өчен. Аша күккә мәчетләрдә моңлы азан, Намазларны кабул итче,...


Хаҗ – Аллаһка якынаю юлы

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров үзенең хаҗда булган кичерешләре белән уртаклаша:   Минем Мәккәдә алтынчы мәртәбә булуым. Бу юлы төркемдә Россиянең төрле төбәкләреннән – Татарстаннан, Оренбург шәһәреннән, Красноярскидан, Чиләбе, Самара, Тольяттидан төрле милләт кешеләре...


Дөрес сүзнең файдасы

Нәзир машина төзәтүче булып эшли. Бервакыт җитәкчесе аңа кырыс кына итеп: «Нәзир! Син эшеңне эшлә дип, мин сиңа ничә тапкыр әйтергә тиеш? Сине күргән саен, мин синең вакыт әрәм итеп утырганыңны күрәм. Тагын шулай утырганыңны һәм вакытны әрәм иткәнеңне күрсәм, берәр җәзасын табармын, аннары...


Себер мөфтие Мәскәүнең «Ярдәм» мәчетендә булды

Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов Мәскәүгә эш сәфәре барышында Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты. Очрашуда Россия халыклары бердәмлеге елында планлаштырылган чаралар кысаларында уртак эш юнәлешләре...


Ислам мәдәнияте музее “Татар намазлыгы” күргәзмәсе өчен экспонатлар җыя

“Казан Кремле” музей-тыюлыгы татар намазлыгына багышланган уникаль күргәзмә әзерли. Экспозиция 2026нчы елның октябренә планлаштырылган һәм ул 2027нче елның февраленә кадәр “Кол Шәриф” мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда эшләячәк. Әлеге чара Россия халыклары...