Тычканнар һәм Бөркет
Бервакыт бер сәүдәгәр эш буенча башка илгә китәргә тиеш була. Аның 100 грамм чамасы алтыны булган. Шул малының югалуыннан курыкканга, ул аны үзенең бер дустына сакларга калдырырга була. Ышанычлы итеп тартмага салып дустына илтеп куя һәм аңа: «Миңа беркадәр вакытка башка илгә китәргә кирәк, әгәр син бу тартманы үзеңдә калдырсаң, мин бик рәхмәтле булачакмын. Кайткач, мин аны синнән алырмын», - дип үтенечен җиткерә. Дусты риза булып тартманы алып кала, ә сәүдәгәр юлга чыга.
Якынча биш айдан соң сәүдәгәр өенә кайта һәм тартманы алырга дип дусты янына килә. Ләкин дусты аңа, алтынны тычканнар ашаган, дип әйтә. Ул ялган сөйли һәм сәүдәгәрне моңа ышандыра. Бичара сәүдәгәр шаккатып, өенә кайтып китә, чөнки аның дусты каршында үз сүзләрен расларлык дәлиле дә, шаһиты да юк иде.
Берничә көннән соң сәүдәгәрнең башына бер уй килә. Ул үзенең дустын хатыны һәм балалары белән бергә кунакка чакыра. Алар ашаган арада ул ничектер дустының бер баласын качырып куя. Алар ашаганда, дусты бер улының югалганын күреп ала. Ул, борчылып, баласын бөтен тирә-яктан эзли башлый, ләкин аны беркайда да таба алмый. Бу форсаттан файдаланып сәүдәгәр дустына: “Бәлки, аны бөркет алып киткәндер”,- дип әйтә.
Дусты аптырашта кала. Ул кычкырып: «Син нәрсә, шундый зур баланы бөркет күтәреп, аның белән бергә очып китә ала дип уйлыйсыңмыни? Ничек син шундый мөмкин булмаган нәрсәләр сөйлисең?» - дип әйтә. Сәүдәгәр аңа җавап биреп: «Әгәр тычканнар 100 грамм алтын ашый ала икән, ни өчен бөркет зур баланы күтәреп аның белән бергә оча алмасын?» - ди.
Моны ишеткәч, дусты оялып куя. Ул сәүдәгәр сүзләренең мантыйгын аңлый. Шуңа күрә ул сәүдәгәрдән гафу үтенә һәм аңа алтынны кире кайтара. Сәүдәгәр дә аңа малаен яшергән урыннан чыгарып бирә.
Шулай итеп сәүдәгәр, акыллы, зирәк адым ясап, байлыгын кире кайтарган.
Бу вакыйгадан без нинди гыйбрәт алабыз?
Аллаһның Илчесе галәй-һиссәлам әйтте: “Икейөзленең өч билгесе бар:
- Ул сөйләгәндә ялган сөйли;
- вәгъдәсендә тормый;
- һәм ул хыянәт итә.
Исегездә тотыгыз, дуслар! Сезгә ышансалар, ялган сөйләп, беркайчан да ышанычыгызны сатмагыз. Югыйсә, югарыда телгә алынган дус шикелле, кешеләр каршында оятка калырсыз. Шуңа күрә ышанычка лаек булыгыз, беркайчан да хыянәтче булмагыз!