Чисталык - сәламәтлек

Чисталык - сәламәтлек

Ислам – чисталык дине. Аллаһның илчесе Мөхәммәд салляллаһу гәләйһиссәләм әйткән: “Чисталык иманның яртысы”.

 

Чисталык нәрсәдән башлана? Мөселман кешесе кайсы җирләрен, нәрсәләрне чиста тотарга тиеш?

Иң беренче чиратта, үзен (тәне, киеме, күңеле), өен,

йортын, авылын (шәһәрен), илен чиста тотарга тиеш.

“Иртә белән, уянгач та, иң беренче, илеңдә тәртип (чисталык) урнаштыр”/”Бәләкәй принц» Антуан де Сент-Экзюпери.

Сез ничек юынасыз?

 

Юына башлар өчен

Иң беренче ният кирәк

Аннан ни дибез? –

“Бисмилләәһ”

Инде безгә су бирегез.

Башта кулларны юабыз,

Уң кул, сул кул алмашлап,

Тәртип белән, чамалап.

Авыз, тамак богырдатып,

Танауны да чистартып,

Битләребезне өч кат

Югач, кулларыңа кайт.

Инде терсәккә кадәр

Юарга кирәк өчәр.

Чиста кулларың белән

Сыпыр башыңны тагын.

Колакларга да кереп чык,

Аякларны тубыкка тиклем

Юдын, инде корыт.

Син намазга әзер булдың!

 

Юыну тәртибе (таһәрәт):

Битләрне юу;

Кулларны терсәккә кадәр юу;

Башның дүрттән бер өлешен сыпыру;

Аякларны тубыкка тиклем юу.

Ислам динендә юыну – ул “Таһәрәт” алу дип атала. Таһәрәт – намазның ачкычы. Намаз укыр алдыннан таһәрәт алу фарыз булып тора.

Таһәрәт алу алдыннан “Бисмилләәһ”, дип әйтергә кирәк.

Юынып беткәч: «Әшһәдү ән-ләә иләәһә иллә Ллааһү, үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габедүһү үә расүүлүһ». (Аллаһтан башка илаһи зат юк һәм Мөхәммәд Аның колы һәм Илчесе булуына шәһадәт бирәм) дип дога кылу сөннәт гамәлләрдән санала. Моның өчен безгә Аллаһ әҗер-савабын бирә!

 

Лира Гафиуллина

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...