Каланхоэ гөленең файдалы үзлекләре

Каланхоэ гөленең файдалы үзлекләре

Каланхоэ гөлен белмәгән кеше сирәктер. Татарча аны мәрҗәнчәчәк, каурыйгөл дип тә йөртәләр.

 

Каланхоэның итләч яфраклары эчендә гель сыман сыеклык – каланхоэ согы бар. Медицинада нәкъ менә шушы сок кулланыла да инде.

Каланхоэ согы түбәндәге авырулар вакытында файдаланыла:

тире ялкынсынуы;

тиредәге яралар;

тире пешкән яисә өшегән очракта;

үлекле яраларны чистартуда;

трофик язвалар;

эренле чуаннар.

Каланхоэ согы бактерияләрне генә түгел, хәтта гөмбә авыруларын һәм вирусларны да юк итә ала.

Шулай ук каланхоэ ялкынсынуга каршы көчле тәэсир итә, җәрәхәтләрне үле тукымалардан бик яхшы чистарта һәм эпителизация процессын тизләтергә ярдәм итә. Халык табибы Рим Әхмәтов, флегмоннар, панарицияләр, фурункулалар булган очракта, иң элек эренле яраны ачарга ярдәм итә торган сары мәтрүшкә (зверобой) мае кулланырга киңәш итә, ә инде ялкынсыну процессы азайганнан соң каланхоэ согы белән майлауга күчәләр. Әлеге ысул яраны ике тапкыр тизрәк төзәтә.

Май әзерләү өчен, 2 чәй кашыгы каланхоэ согын бер аш кашыгы сусыз ланолин белән кушалар.

Каланхоэ согы офтальмологиядә дә киң кулланыла. Авыз эче, тамак һәм борын авыруларын дәвалаганда да ярдәм итә. Аннан хроник тонзиллит, гингивит, пародонтоз, стоматит, гайморит һәм томау булганда да файдаланалар.

Бала имезүче әниләрнең күкрәк башы ярылучан була. Каланхоэ бу очракта да тиз һәм нәтиҗәле булыша.

Каланхоэ согы түбәндәгечә ясала:

Иң элек каланхоэ (каурыйгол) яфракларын караңгы салкынча урында бер атна чамасы тотып, биостимуляция уздыралар.

Аннары яфракларны юып, суын саркыталар һәм әлеге яфракларны бик вак итеп турап, сутын сыгалар. Аны стериль марля аша сөзеп, суыткычта саклыйлар.

Чиста килеш каланхоэ согы берничә генә тәүлек саклана. Бозылмасын өчен, аны спирт белән катнаштыралар. 100 г сокка 20 грамм 70 градуслы спирт алына.

Каланхоэ согы кан басымын күтәрергә һәм аллергия бирергә мөмкин.

2026-09-01 (Рабигыл-әхир 1448 ел.) №9.


Балаларга пәйгамбәрләр турында

Максат: пәйгамбәрләр, аларга хас сыйфатлар хакында төшенчә бирү. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. аның тормышының кайбер өлешләре белән таныштыру. Сөннәт төшенчәсен аңлату. Пәйгамбәребезгә иярүчеләрне мөселманнар булуын аңлату һәм пәйгамбәребезгә, башка пәйгамбәрләргә хөрмәт тәрбияләү, аңа иярү теләге...


СОРАУ-ҖАВАП

«Әр-риба»ның сөйләмдәге мәгънәсе һәм шәригатьтәге терминологик мәгънәсе нәрсәне аңлата? «Әр-риба»ның сөйләмдәге мәгънәсе «арттыру» дигәнне аңлата, ә шәригатьтәге аңлатмасы буенча ул ике төркемгә бүленә: 1) сату-алудагы риба; 2) залог һәм әҗәт (заем)...


Апаста “Мирас” пансионаты ачылды

Апас муниципаль райо-нының Апас бистәсендә “Ярдәм-Помощь” иҗтимагый хәйрия фонды тарафыннан малайлар өчен “Мирас” пансионаты ачылды. Тантаналы ачылышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов; Апас муниципаль районы башлыгы Айрат Җиһаншин; Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары...


Кайбыч районында “Кошман укулары” үтте

Кайбыч районың Кошман авылында сөннәт йоласының тарихына, аның рухи традицияләренә һәм осталары — сөннәт бабайларга багышланган фәнни-гамәли конференция булып узды. Чараны җирле мәчет һәм Казанның «Ислам кабул итүгә 1000 ел» мәдрәсәсе оештырды. Конференциядә йөздән артык кеше...


Ни өчен мөселманнар хәләл ризык ашарга тиеш?

Хәләл ризыкны куллануның мәгънәсе нәрсәдә? Хәләл ризык ашау нинди файда китерә?   Ислам – ул Аллаһы Тәгаләнең теләгенә һәм әмеренә итәгать итү, буйсыну дигәнне аңлата. Мөселман буларак, бу дөнья тормышында безнең бердәнбер максатыбыз – кодрәтле Аллаһка буйсыну һәм Аның ризалыгына...