СОРАУ-ҖАВАП

СОРАУ-ҖАВАП

«Эшкәртелми һәм файдаланылмый торган ташландык җир» дип нинди җирләрне атыйлар һәм шәригать андый җирләрне үзләштерү мәсьәләсенә ничек карый?

«Эшкәртелми һәм файдаланылмый торган ташландык җир» дип су булмау сәбәпле, яки башка сәбәпләр аркасында эшкәртергә кыен булган һәм файдаланырга яраксыз булган җирләрне атыйлар. Андый җирләрне үзләштерергә ярый. Шулай ук бу җир төренә элек яшәгән кешеләрдән калган җирләр дә яисә элек мөселманнарда булган ташландык җирләр дә керә. Аларны да үзләштерергә һәм эшкәртергә (кулланышка кертергә, файдаланырга) рөхсәт ителә. Андый җир кешеләр яши торган урыннан кычкырып сөрән салганда ул тавыш ишетмәслек ераклыкта булырга тиеш.

Әгәр дә коеның суы, җир өстенә чыгып, агып торса, андый очракта кое янындагы үзләштерелгән җирнең күләме күпме була?

500 аршын.

Кое казучының кое тирәсендәге җирнең дә хуҗасы булуында нинди файда бар?

Файда аның коесы тирәсендә башка берәүгә кое казу рөхсәт ителмәвендәдер.

Әгәр дә берәү ташландык җирне, үзенеке итәргә теләп, берәр нәрсә белән билгеләп киткән булса (әйтик, ташлар белән), аңа солтан бу җирне үзләштерергә вакыт бирәме?

Солтан аңа билгеләп куйган җирен өч ел дәверендә үзләштерергә мөмкинчелек бирә. Бу вакыт узса, җир икенче кешегә бирелә. Мөселманнар җир салымыннан файда алырлар иде, әгәр андый файда булмаса, ул тизрәк теләгенә ирешү өчен җирне башкага бирә. Җирне ташлар белән билгеләп кую ул әле үзләштерү түгел. Аның нигезендә ул шәхси милек хуҗасы булыр иде. Үзләштерү ул җирне эшкәртү, ә ташлар кую ул биләмәне билгеләү генә. Элегрәк җирне ташлар куеп чикләрен билгеләгәннәр, яки башка кешенең ташлар куюына карап ул бу җирне үзләштергән дигәннәр. Ләкин, асылда, ул җир беркемнеке дә түгел, һәм бу дөрес.

Бу эшне башкару өчен солтанның рөхсәте кирәкме?

Әбү Хәнифә (Аллаһ аннан разый булсын) мондый җирләрне үзләштергәндә солтаннан рөхсәт алуны төп шарт итеп куя. Берәү солтаннан рөхсәт алып андый җирне үзләштерсә, ул җир аның милке булып санала, рөхсәтсез үзләштерсә, ул җир аның милке булып саналмаячак. Әбү Йосыф һәм Мөхәммәд (Аллаһ алар белән разый булсын): «Рөхсәтсез үзләштерсә дә ул кеше җирнең хуҗасы булып санала», диләр.

Сез үзләштерергә рөхсәт ителгән ташландык җирнең кешеләр яши торган җирдән ерак булырга тиешлеге турында әйткән идегез – әмма мондый шарт үтәлгән очракта да нәрсәне исәпкә алу мөһим булып тора?

Файдаланылмый торган җир, кешеләр тора торган җирдән ерак булуына карамастан, кемнеңдер милке булырга мөмкин. Гадәттә, андый җирләрне я бернәрсә дә чәчмичә ял иттерәләр яисә көтүлек җире итеп файдаланалар. Шунлыктан андый җирләрне һич тә үзләштерергә ярамый.

Әгәр дә берәр кешенең ташландык җирдә казыган арыгы башка кеше биләмәсе аша үтә торган булса, бу башка кеше җирендәге арык тирәсе арык хуҗасыныкы буламы яисә юкмы?

Әбү Хәнифә (Аллаһ аннан разый булсын) әйтүенчә, башка кеше җиреннән үткән арык тирәсе арык хуҗасыныкы була алмый һәм тиешле дәлиле булмый торып, ул аны дәгъва да итә алмый. Әбү Йосыф һәм Мөхәммәд исә (Аллаһ алар белән разый булсын): «Арыкның ике як яры да аныкы булып санала һәм ул ярларны канал хуҗасы йөрү һәм су төбеннән ләм чыгару өчен куллана ала» дигәннәр.

Казылган кое тирәсендә булган җир биләмәсенең никадәре кое казучының милке булып санала?

Әгәр дә кое дөяләр сугару өчен тотылса, кое янындагы җир территориясенең үлчәме, су алу шартларына һәм мөмкинчелекләренә карап, ике төрле булырга мөмкин: әгәр дә су кул белән генә җиңел алына торган булса – 40 аршын әйләнәсендә; әгәр дә кое суы дөяләр ярдәмендә чыгарыла торган булса – 60 аршын әйләнәсендә).

Әгәр дә мондый җир зиммий тарафыннан үзләштерелсә, мондый очракта шәригать ничек хөкем итә?

Аңа да мөселманнарга карата кулланыла торган хөкем кулланыла, ягъни, ул да бу җирнең хуҗасы булып санала.

Ташланган җирнең үзләштерелгәнлеген нинди билгеләрдән белеп була?

Әгәр дә ташландык җир кемдер тарафыннан сукаланса, сугарылса яисә ул җирдә арыклар казылган булса, кое яисә су тота торган дамбалар ясалса, яисә ул җирдә нәрсәдер чәчелгән булса, агачлар утыртылса, бу җир үзләштерелгән булып санала.

Әл-Фурат (Евфрат) һәм Дәҗлә (Тигр) елгаларының сулары баса торган җирләрне үзләштерергә ярыймы?

Елга сулары җирне гел басып тора торган булса, ярамый, ә гел басып тормый икән һәм дә ул җирләр кешеләр яши торган җирләргә якын булмасалар һәм солтанның рөхсәте булса, ярый.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....