«Шәҗәрә» Бөтенроссия конкурс-фестиваленә гаризалар кабул ителә

«Шәҗәрә» Бөтенроссия конкурс-фестиваленә гаризалар кабул ителә

Бөтендөнья татар конгрессы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан «Шәҗәрә» VIII Бөтенроссия конкурс-фестиваленә гаризалар кабул итүне игълан итте. Чара республикада һәм татарлар күпләп яшәүче РФ төбәкләрендә яшәүчеләр арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту, тарихи хәтерне саклау һәм үз тамырларыңны өйрәнүгә кызыксынуны үстерүгә юнәлдерелгән.

Конкурста гаиләләр һәм шәхси авторлар, шул исәптән чит ил гражданнары катнаша ала. Конкурс дүрт номинация буенча үткәрелә: «Туган җиребез тарихында безнең гаилә», «Гаиләм традицияләре», «Хатын-кызлар - ыру сакчылары» (биштән дә ким булмаган буын хатын-кызларын өйрәнү) һәм белгеч-генеалоглар өчен «Һөнәри нәсел агачы».

Эшләр 2026 елның 25 октябренә кадәр эссе, видеофильм яки презентация рәвешендә ak.kalfak@mail.ru электрон почтасына кабул ителә.

Китерелгән материалларны БТКның Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров рәислегендәге абруйлы жюри бәяләячәк.

Конкурсның финалы һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Чаллы шәһәрендә уздырылачак.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...