Гыйбадәттәге тәкәбберлек

Гыйбадәттәге тәкәбберлек

Бөек галим хәзрәти Баязит Бистами (Аллаһның рәхмәтендә булсын) кырык биш тапкыр хаҗ кылган. Бервакыт Гарәфәт тавында торганда үз нәфесе аңа: «Ий, Баязит! Җир йөзендә сиңа охшаган берәр кеше бармы? Син кырык биш хаҗ кылдың һәм меңнән артык тапкыр Коръән укыдың!»...

 

Хәзрәти Баязитне бу уй күңелсезләндерде. Ул шундук урыныннан торып тирә-юньдәгеләргә мөрәҗәгать итеп: «Кем минем кырык биш тапкыр кылган хаҗымны бер кисәк икмәккә алмаштыра?» - дип сорады.

Шунда бер бер ир кеше башын күтәреп: «Мин алам!», - диде. Хәзрәти Баязит Бистами ипине алып эт каршына ташлады.

Шулай итеп, хәзрәти Баязит дини хезмәтләренең бәясен төшерде, чөнки үзенең нәфесендә тәкәбберлек хисләре барлыгын тойды. Ипине эткә ашатып, ул бу казанышлар горурланырга сәбәп түгеллеген күрсәтте.

Бу гамәл тәкъвалы кешеләрнең уй-кичерешәләрен һәм тышкы яктан гына түгел эчке халәтләрен дә тулысынча күзәтеп яшәүләре күренә. Чөнки тәкәбберлек ул белем, гыйбадәт кылу һәм игелекле эшләр аша йөрәккә үтеп керә ала. Шуңа күрә кеше һәртөрле яхшылыкның Аллаһы Тәгалә тарафыннан үзенә бирелгәнлеген истә тотарга, үз кимчелекләрен күрергә һәм үзен башкалардан яхшырак дип санамаска тиеш.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...