Сорау-җавап

Сорау-җавап

Сорау-җавап

Намаз укыганда намаз укучының тәһарәте бозылса, нишләргә?

Намаздан чыгып тәһарәт алганнан соң, намазны калдырган урыныннан башлап дәвам итәргә, әмма яңадан уку яхшырак.

Әгәр тәһарәте бозылганнан соң сөйләшсә, хөкеме нинди булыр?

Әгәр аңлы рәвештә яки онытылып сөйләшсә, намазы бозылыр. Калган урыннан дәвам итүе дөрес булмас, баштан ук укырга тиеш.

Имам ялгышса, аңа оючыга да сәҗдә-и сәһү кылу ваҗибмы?

Имам ялгышса, имамга да, оючыга да сәҗдә-и сәһү ваҗиб була.

Әгәр берәү өч яки дүрт рәкәгатьле намазларда беренче кагъдәне онытса, нишләргә кирәк?

Әгәр утырырга мөмкин булса, утырып тәшәһһүд укыганнан соң калган намазын укып бетерер. Бу хәлдә сәҗдә-и сәһү ваҗиб түгел. Әгәр кыямга якын булса, бу хәлдә утырмыйча, өченче рәкәгатькә торып намазын бетерер, соңыннан тәшәһһүд укып сәлам биреп, сәҗдә-и сәһү кылыр, шуннан тәшәһһүд, «Салават» һәм дога укып сәлам биргәннән соң намаздан чыгар.

Әгәр берәү «өч рәкәгать укыдыммы, яисә дүрт рәкәгать укыдыммы?» – дип икеләнсә, бу очракта нишләргә?

Әгәр бу хәл гомерендә беренче мәртәбә булса, намазын яңадан укыр. Әмма бу хәл һәрвакыт кабатланса, фикере кайсысына авыша, кайсы җирдә кагъдә урыны булырга мөмкин, шул урында кагъдә кылыр. Әгәр уе бер якка да авышмаса, намазының иң әз өлешен дәвам итәр. Һәр ике сурәттә дә сәҗдә-и сәһү кылыныр.

Сәҗдә аяте Коръәндә ничә урында килә.

Сәҗдә аяте ундүрт сүрәдә килә. Сәҗдә аятьләре Коръән хафизларга билгеле һәм мосхәфтә сәҗдә аятьләренә билге куелган.

Әгәр берәр кеше имам булган хәлдә тәһарәте бозылса, бу вакытта оеп укучылар белән нишләргә?

Әгәр имам булса, бу вакытта оючылардан берсен үз урынына калдырыр һәм имам урынына куелган кеше намазны дәвам итеп бетерер.

Әгәр намаз укучы бер җитди сәбәп аркасында йөзен кыйбладан читкә борса, яисә өч адым яки аннан да күбрәк атласа, намазы бозылырмы?

Юк, намазы бозылмас.

Әгәр имам сәҗдә-и сәһү кылмаса, оючыга нишләргә?

Әгәр имам сәҗдә-и сәһү кылмаса, оеп укучы да сәҗдә кылмас.

Әгәр соңгы кагъдәдә сәҗдә-и сәһү кылса, нишләргә?

Әгәр дүрт рәкәгатьле намазның соңгы кагъдәсендә сәҗдә-и сәһү кылса, бишенче рәкәгатькә торып басып сәҗдә кылынмаган кагъдәгә кайтыр һәм бишенче рәкәгатьне калдырып сәҗдә-и сәһү кылыр.

Әгәр дүртенче рәкәгатьтән соң «әт-Тәхият» укылса, соңыннан икенче рәкәгать дип уйлап, бишенче рәкәгатькә торса һәм шуннан соң исенә төшсә, нишләргә?

Бишенче рәкәгатьнең сәҗдәсен кылмастан исенә төшсә, утырып сәҗдә-и сәһү кылганнан соң намазын тәмамлар.

Әгәр имам сәҗдә аятен тилавәт кылса, ияреп укучы сәҗдә кылырга тиешме (аңа бу ваҗибмы)?

Әгәр имам сәҗдә аятен эчтән яки кычкырып укып сәҗдә кылса, ияреп укучы да имам белән сәҗдә кылыр.

Әгәр намаз укучы берәүнең соңгы утырышта «әт-Тәхият»не уку вакытын утырганнан соң тәһарәте бозылса, аңа нишләргә?

Ул яңадан тәһарәт алып, сәлам биреп, намазын тәмамлар.

Әгәр намаз эчендә олы нәҗес белән нәҗесләнсә яки җөнеб хәленә килсә, госел алгач укылмый калган намазын дәвам итү дөресме?

Намазда йоклау сәбәпле мәни чыкса яки акылдан язса, биһуш булса, кычкырып көлсә, намаз бозылыр. Беренче сурәттә госел алганнан соң, икенче сурәттә тәһарәт алганнан соң намаз яңадан укыла.

Әгәр оеп укучы ялгышса, аңа сәҗдә-и сәһү ләзем буламы?

Әгәр оеп укучы ялгышса, сәҗдә-и сәһү ләзем түгел.

Әгәр бишенче рәкәгатьнең сәҗдәсен кылган булса, нишләргә?

Бу сурәттә фарызы бозыла, чөнки соңгы кагъдәдә утыру фарыз иде, аны калдыру белән фарызы нәфелгә әйләнер. Бу очракта алтынчы рәкәгатьне кушып сәлам бирер.

Әгәр бишенче рәкәгать укый башласа, нишләргә?

Тагын бер рәкәгать кушып, соңыннан сәҗдә-и сәһү кылыр. Дүрт рәкәгате фарыздан, ике рәкәгате нәфелдән китәр.

Кешеләр Коръән тилавәт кылганда сәҗдә кылалар, шул сәҗдәнең мәгънәсен аңлатыгыз әле.

Бу сәҗдәне сәҗдә-и тилавәт диләр, сәҗдә аятен укыган яки ишеткән (Коръән тыңларга нияте булмаса да) кешегә сәҗдә кылу ваҗиб.

Мөхәммәд Гашыйкның “Әл-Кудури мәсьәләләрен тиешлечә җиңеләйтү” китабыннан

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...