Тәсбихымда әни җылысы
Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән,
Күчкән миңа әнием кулыннан.
Йөзләремдә иман нуры балкый
Төймәләргә иңгән тыныңнан...
Төймәләрен тезеп, чук кырына
Барсын уйлап алдан күңелең.
Янып торган ташлар куйгансың син,
Караңгыда да,- дип,- күренсен.
Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип,
Озак йокы- йөрәк чиренә.
Фәрештәләр таң атканчы якын
Ныклы басып йөрер җиреңә.
Тәсбих төймәсенә сеңеп калган,
Теләкләрнең иң- иң изгесе.
Сорагансың ахры, әниебез,
Кызларның бир, нурлы йөзлесен!
Дигәнсеңдер, улым юмарт булсын,
Гайбәт сөйләү- адәм көлкесе!
Исеме дә Камил, безнең өчен
Шуңа абый сафлык өлгесе.
Һәрберсенә аерым бәхет бир дип,
Теләгәнсең таңнар атканда.
Туганлык җепләрен өзмәгез,-дип,
Әйтә идең дәшеп яныңа.
Апабызга әнием теләгәндер
Барыбызны җыеп торуны.
Кай чакларда көймәбез чайкалса,
Туры сүзле, кыю булуны.
Аллаһының мең рәхмәте Апам!
Дулкын өсләрендә батмадык.
Вакытында туплап барыбызны-
Туганлык җепләрен сакладык.
Ике сеңлем безне хөрмәт итә,
Абый, апа диеп торалар.
Олы күреп, зурлап, кайчан килмә
Кочак җәеп каршы алалар.
Шуңа да бит Аллаһ биреп тора
Үзләренә, әнием догасы!
«Бирәм,-дигән,-тәккәбер булмагыз,
Түбәнчелек белән сорыйсы».
Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән,
Төшмәсен лә иде кулымнан.
Ни дәрәжә, Аллаһ каршысына
Бара алсак Әни юлыннан!