Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм аларның әти-әниләре, җирле халык, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре һ.б. бар иде.

 

Сабан туе балаларның Коръән аятьләре һәм догалар укуы, мөнәҗәтләр әйтүе, төрле иҗади чыгышлары белән ачылды.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин җыелган халыкка нәсыйхәтләрен ирештереп, Сабан туеның күп еллар дәвамында татар-мөселман традицияләрен торгызуга хезмәт итүен искәртте.

Аннары Балтач мөхтәсибәте активистларын бүләкләү башланды. Татарстан мөфтияте медален Мөфти кулыннан Бөрбаш авылы мәчете мөэзине, мәчет эшчәнлегендә катнашучы Дамир Шакиров алды. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәхмәт хатлары белән Бөрбаш авылы мәчете эшчәнлегендә катнашучы Хәбир Гобәйдуллин, Бөрбаш пансионатында балалар тәрбиясенә зур өлеш кертүче Гөлнара Сәләхетдинова һәм Сосна авылы мәчетенең имам-хатыйбы, ислам динен таратуга зур өлеш кертүче Фәнил Закиров бүләкләнде.

Башка хөрмәтле кунаклар үз чыгышларында шулай ук мөселман балалар Сабан туеның дини тәрбияне, рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауда, шулай ук гаилә татар-мөселман традицияләрен ныгытуда әһәмияте зур булуын ассызыклап уздылар.

Быелгы бәйрәм программасы 30дан артык ярыштан гыйбарәт булды: кул көрәше, чүлмәк вату, таяк һәм аркан тарту, әтәч тоту, стаканга су ташу, йомырка кабып йөгерү, капчык сугышы, күз бәйләп әйбер кисү, капчык киеп йөгерү, төз баганага менү, утын кисү һ.б.

Сабан туеның төп бизәкләренең берсе булып татарча көрәш торды, ул 18 яшькәчә малайлар һәм яшүсмерләр арасында узды. Хәзрәтләр һәм 60 яшьне узган ветераннар арасында да көрәш үткәрелде.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...