Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны аңлата.

 

Бу сүзнең төп асылы гарәп теленнән алынган, мактау, олылау, дигән мәгънәдә. Дини яктан караганда тәсбих сүзе Аллаһны зикер итү догасы “субхан Аллах” (ягъни Аллаһ барча кимчелекләрдән пакь) дигән мәгънәне аңлата. Бу хакта Коръәндә әйтелгән: (мәгънәсе) “Ул – Аллаһ мөшрикләр сыйфатлаган тиешсез сыйфатлардан бик бөек” (39:67)

Бүгенге көндә тәсбихне агачтан яисә пластмассадан, хөрмә төшеннән һәм шулай ук төрле төстәге кыйммәтле ташлардан, сердолик, оникс, зәйтүн орлыгыннан, фил сөягеннән, гәрәбәдән, мәрҗәннән, гранаттан, энҗедән ясыйлар. Иң кыйммәтле тәсбихләр гадәттә зәңгәр яисә сары гәрәбәдән ясала. Кара мәрҗәннән ясалган иң яхшы тәсбихләр Йәмәндә һәм Согуд Гарәбстанында, ә иң яхшы агач тәсбихләр Суданда эшләнелә.

Намаздан соң Аллаһны зикер итү җиңел булсын өчен гадәттә тәсбих 99 төймәдән тора. Намаздан соң 33 мәртәбә “Сүбхан Аллаһ”, 33 мәртәбә “әлхәмдү лиЛләһ” һәм 33 мәртәбә “Аллаһу әкбәр”, дип тәсбих әйтү катгый сөннәт гамәл.

Шулай ук тәсбихнең 99 төймәсе Аллаһның 99 исемен аңлата, дигән фикер дә бар. Тәсбихне тагын 33 төймәдән дә ясыйлар. Мондый очракта Аллаһны зикер иткәндә 3 рәт чыгарга кирәк була. Мондый тәсбихләрдә 33 төймә бер-берсеннән беркеткеч белән аерыла. Бу урыннарда Коръән укучы аятьләрдә пауза ясый. Моннан тыш тәсбихләр суфилар арасында зикер кылганда да кулланыла. Элекке вакытларда мөселманнар тәсбих урынына ташлардан файдаланганнар һәм шулай ук бармаклар белән дә санаганнар.

17 нче гасырда яшәгән галим Мөхәммәд Бәкир Мәҗлиси фикеренчә, Өхед сугышыннан соң Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең кызы Фатыйма һәр ике-өч көн саен шәһитләр каберен зиярат кылган, аннан соң Хәмзә ибне Габделмотталиб каберлегендә балчыктан тәсбих ясаган. Соңыннан башкалар да шулай эшли торган булганнар.

Кайбер хәдисләрдән билгеле булганча, намаздан соң тәсбих әйткәндә бармаклар белән санауның файдасы бик күп.

Тәсбих мөселманнар арасында киң таралган. Зикер кылганда саннарда саташмас өчен уңайлы булса, икенче яктан Ислам динендә кыска догалар белән зикер кылу изге гамәл һәм гыйбадәт булып санала. Аллаһ Тәгалә моның өчен әҗер-савапларын бирә. Бу хакта Коръәндә әйтелгән: (мәгънәсе) “Мине зикер итегез һәм Мин дә сезне истә тотармын” (2:152)

Тагын тәсбих көндәлек тормышта кешенең җәмгыятьтәге дәрәҗәсен билгеләүче бер билге булып тора. Кайбер тәсбихләр кыйммәтле ташлардан да эшләнелә һәм шул сәбәпле алар бик бәһале. Тагын шуны да әйтеп үтәргә кирәк, тәсбихтән файдалану кешегә уңай тәэсир итә, аны борчулардан һәм шомлануларыннан арындыра. Бармаклар белән тәсбих тартканда, бармак башларындагы нерв җепселләре кешене тынычландыра. Зәркән кибетендә эшләүче зәркәнче Нәҗиб болай дигән: “Сез үзегезнең хисләрегезне һәм уйларыгызны тәсбихкә күчерәсез. Ул сезне уйлаудан тыя. Әгәр сезне нәрсә дә булса борчыса, сез кулыгызга тәсбих алып аны берәмли башлыйсыз һәм борчуларыгыз үзеннән үзе югала. Аның сере дә нәкъ шунда. Шуңа күрә минем тәсбихем гел минем белән”. Аның фикеренчә, тәсбих ясау өчен иң яхшы материал – ул гәрәбә. Чын гәрәбәне баш бармак белән имән бармак арасында йөртсәң, ул нарат сумаласы исен бүлеп чыгара, бу ис кешегә шулай ук уңай йогынты ясый.

Тәсбихнең тынычландыру тәэсире барлыгы беркемне дә гаҗәпләндерергә тиеш түгел. Коръән Кәримдә әйтелгән: (мәгънәсе) “Дөреслектә, Аллаһны зикер итү белән йөрәкләр тынычлык таба”. (13:28)

Димәк, тәсбихнең мөселман тормышындагы роле бик зур. Ул фикерләрне тупларга ярдәм итә, борчулы һәм зарарлы уйлардан арынырга булыша, даими зикер кылу ярдәмендә кешене Раббысы белән бәйләп даими рухи үсешкә, камилләшүгә юнәлтә.

 

Ленар Гаязов

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


СОРАУ-ҖАВАП

Хәзрәткә гүр сәдакасын акча белән генә бирергәме? Әллә он, яки тавык бирелергә тиешме? Элек мәетне җирләү эшен үз өстенә алган, аны озатканда булышкан өчен, хәзрәткә гүр сәдакасын тере сарык белән биргәннәр. Аннары сарыкны тавык алыштырган. Кечкенә чагымда үзем дә хәтерлим: әбине җирләгәч, имамга...


Бер кирпеч һәм тукыма кисәге өчен хисап

Бервакыт Муса галәйһиссәләм Аллаһка дога кылып: “Әй Раббым, миңа Үзеңнең бер колыңны күрсәт”, - дип мөрәҗәгать иткән. Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәләмгә вәхи иңдергән: “Фәлән тауга мен. Ул тауда мәгәрә бар. Шул мәгәрәдә син Минем дустымны күрерсең”.   Муса галәйһиссәләм бу урынга таба юнәлгән һәм...


БисмиЛләһ

БисмилЛәһир-Рахмәнир-Рахим дип, бөтен гамәл башлана. Таш атып куылган шайтаннан сыенам мин Аллаһка.   БисмиЛләһ ул – бар эшне дә башлаучы дога була. БисмиЛләһ әйтеп башлаган эш, һәрчак уңышлы була.   БисмиЛләһ әйтеп иртә торсаң, уңар бөтен эшләрең. БисмиЛләһ әйтеп ятар...


Мөселман галимнәренең уйлап табулары

Мөселман дөньясында, аеруча Исламның Алтын дәверендә һәм шулай ук Госманлы империясе һәм Бөек Могол империясе кебек дәүләтләрдә ясалган фәнни уйлап табулар, ачышлар һәм фәнни казанышлар күп булган.   Исламның Алтын дәвере мәдәни, икътисади һәм фәнни чәчәк ату чоры булган, аны гадәттә 780...


Кечкенә изге эшләр

“Әй юк! Нигә син велосипедны туктатасың?» — дип кычкырып җибәрде Фарук.   «Бер генә минутка сабыр ит», — диде Гали йомшак кына итеп.  «Нигә? Без әле генә чыгарылыш контроль эшен язып бетердек һәм хәзер мин ял итәр өчен өйгә кайтып китәргә...