Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.

 

Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе оештырды.

Конференция эшендә дәүләт вәкилләре, имамнар, тарихчылар, табиблар, эшмәкәрләр, җәмәгать эшлеклеләре, шәкертләр, шулай ук Кошман авылының сөннәтче бабайлар династиясе вәкилләре катнашты.

Үзенең сәламләү чыгышында Мөфти Камил хәзрәт әлеге җыенның татар халкының рухи мирасын өйрәнү максатыннан үткәрелүен билгеләп үтте.

Аннары фәнни җыен барышында чакырылган кунаклар, Камил хәзрәтнең фикерләрен дәвам итеп, үсеп килүче буынны чын татар-мөселман традицияләрендә тәрбияләүгә, буыннар дәвамчанлыгының мөһимлегенә бәйле чыгышлар белән конференцияне дәвам итте.

Шунысы игътибарга лаек: сөннәтче бабайлар совет чорында татар халкының рухи тормышына зур йогынты ясаган. Конференцияне үткәрү урыны итеп Кайбыч районының Кошман авылы сайланып алу очраклы түгел. Тарихи чыганаклар дин эшлеклеләренең күпчелеге – сөннәтче бабайлар – нәкъ менә шушы авылдан чыгуын раслый. Конференциядә катнашучылар ассызыклаганча, совет чорында сөннәтче бабайларның тырышлыгы татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклап калуга ярдәм итте.

Фотосурәт: «Кайбыч таңнары»

 

 

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


Бер кирпеч һәм тукыма кисәге өчен хисап

Бервакыт Муса галәйһиссәләм Аллаһка дога кылып: “Әй Раббым, миңа Үзеңнең бер колыңны күрсәт”, - дип мөрәҗәгать иткән. Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәләмгә вәхи иңдергән: “Фәлән тауга мен. Ул тауда мәгәрә бар. Шул мәгәрәдә син Минем дустымны күрерсең”.   Муса галәйһиссәләм бу урынга таба юнәлгән һәм...


Хата кылган кешенең иң хәерлесе – тәүбә иткәне

Кайвакытта иманлы бәндә дә үзенең битарафлыгы аркасында бер гөнаһ эш эшләп ташлый, яки тиешле гамәлләрен үтәмичә калдыра. Ләкин ул тиз арада үзенең ялгышларын танып, үзен гафу итүен сорап, Аллаһка ялвара.   «Хакыйкатьтә, әгәр тәкъва кешеләргә шайтан вәсвәсәсе тисә, алар Аллаһны зикер...


Мөселман галимнәренең уйлап табулары

Мөселман дөньясында, аеруча Исламның Алтын дәверендә һәм шулай ук Госманлы империясе һәм Бөек Могол империясе кебек дәүләтләрдә ясалган фәнни уйлап табулар, ачышлар һәм фәнни казанышлар күп булган.   Исламның Алтын дәвере мәдәни, икътисади һәм фәнни чәчәк ату чоры булган, аны гадәттә 780...


Кечкенә изге эшләр

“Әй юк! Нигә син велосипедны туктатасың?» — дип кычкырып җибәрде Фарук.   «Бер генә минутка сабыр ит», — диде Гали йомшак кына итеп.  «Нигә? Без әле генә чыгарылыш контроль эшен язып бетердек һәм хәзер мин ял итәр өчен өйгә кайтып китәргә...


БисмиЛләһ

БисмилЛәһир-Рахмәнир-Рахим дип, бөтен гамәл башлана. Таш атып куылган шайтаннан сыенам мин Аллаһка.   БисмиЛләһ ул – бар эшне дә башлаучы дога була. БисмиЛләһ әйтеп башлаган эш, һәрчак уңышлы була.   БисмиЛләһ әйтеп иртә торсаң, уңар бөтен эшләрең. БисмиЛләһ әйтеп ятар...