Әти-әнигә хөрмәт

Әти-әнигә хөрмәт

Әтиемә булышам,

Чакырса килеп җитәм

Тыңлашам әниемә,

Матур итеп сөйләшәм

Бергә барсак, арттан барам

Чакырсалар йөгереп киләм

Дуслары белән мин дус

Барсына дога кылам

Саулык иминлек телим

“Гафу ит, Раббым”, - диеп.

 

Әти-әни каршында булган вазифалар:

  • Әти-әнигә һәрдаим ярдәм итәргә;
  • Алар дәшсәләр, килеп тыңларга;
  • Кушсалар, тыңлашырга;
  • Әти-әни белән матур сөйләшергә;
  • Барганда, артларыннан барырга;
  • Аларның дуслары белән дус булырга;
  • Әти-әни өчен Аллаһтан яхшылыклар сорарга.

Ата-ана өчен укыла торган дога:

«Раббанә-гъфирьлии үәли-үәәлидәййә үәлиль-му’миниинә йәумә йәкуумуль-хисәәб». (Әй Раббыбыз! Мине, минем ата-анамны, һәм барча мөэминнәрне хисап булачак көнне ярлыка) Коръән, «Ибраһим» сүрәсе, 41-нче аять.

Коръән Кәримдә әйтелгән: “Аллаһ хөкем итте вә әмер бирде, фәкать Аллаһка гына гыйбадәт кылырга һәм ата-анага изгелек итәргә. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга "уф" та димәгел, вә каһәрләмә кәефләрен җибәрмә, бәлки аларга һәрвакыт йомшак вә мөлаем сүзләр сөйлә! Вә аларга шәфкать итеп, рәхим канатларыңны җәйгел! Вә әйт: "Әй Раббым, алар мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергәннәре кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!" («Әл-Исра» сүрәсе, 23-24 аятьләр)

Аллаһы Тәгалә, беренче карашка, бик гади тоелган әлеге сүзгә игътибарны җәлеп итә һәм әти-әнигә карата кулланмаска куша икән, аларны тыңламау, каршы килү, ярдәм итмәү кебек ямьсез күренешләр турында ни әйтергә мөмкин? Әлбәттә, иманлы кеше беркайчан да дорфа кыланмый, каты бәгырьле булудан саклана һәм Аллаһы Тәгаләгә каршы бармый. Моннан тыш, әти-әнисен хаклап яшәмәүчеләрнең тормышта уңышсызлыкка дучар булулары, җәмгыятьтә ихтирам яуламаулары да билгеле. Ахыр чиктә алар үзләре үк балалары тарафыннан рәнҗетелергә мөмкин.

Әти-әни – ул Раббыбызның кодрәте, адәм балаларын зурлавы, хәер-фатихасы. Алар исән чакта һәммәбез дә кадерле кешеләребезгә мәрхәмәт һәм рәхим-шәфкать күрсәтеп, көн саен әҗер-саваплы булу мөмкинлегенә ия без. Авырмы бу? Кайгыртучан, яхшы күңелле һәм олы йөрәкле кеше өчен бу һич кенә дә катлаулы түгел. Үзеңдә бу сыйфатларны тәрбияләү өчен берничә тәкъдим-киңәшне хәтерегезгә салып куегыз.

<figure><img src="//as-salam.press/storage/_content/2022/12/29/1672330894_63adbe8e5df95.jpg"></figure>

 

Лира Гафиуллина

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...