Гамәл һәм ният

Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды. Кәгазьдә «Та һә» сүрәсе һәм аның һәрбер сүзе астына 10 савап язылган. Әмма бер сүз астына берни дә язылмаган иде. Мин: «Аллаһ белән ант итәм, мин бу сүзне дә укыдым, ләкин аның астында савапны күрмим», - дидем.

 

Кеше җавап биреп: «Син хаклы, бу сүзне укыдың, без аның астына да савап язган идек, ләкин Гареш астыннан өндәүче: «Бу сүз астыннан савапны алыгыз», - диде һәм без алдык», - диде.

Мин еладым һәм: «Ни өчен сез моны эшләдегез?» – дип сорадым.

Ул җавап биреп: «Син бу сүзне укыганда йортың яныннан бер кеше үтеп бара иде һәм син ул ишетсен дип тавышыңны арттырдың, кычкырыбрак укыдың, шуңа күрә син бу сүз өчен савапны югалттың», - диде.

Бу риваятьнең хикмәте шунда, Коръән Кәримнең укылган һәрбер хәрефе өчен ун савап языла. Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм әйтте: «Әгәр берәү Коръәннән бер хәреф укыса, аңа моның өчен бер изгелек булыр, ә бер изгелек – ун савапка тиң. Мин сезгә «Әлиф, Ләм, мим» – ул бер хәреф дип әйтмим. Киресенчә, «Әлиф» – бер хәреф, «Ләм» – бер хәреф һәм «мим» – бер хәреф».

Һәрбер гамәлне бары тик Аллаһ ризалыгы өчен кылырга кирәк. Коръән укыган өчен һәм таң алдыннан гыйбадәт кылган өчен зур савап билгеләнгән. Аллаһ Тәгалә җәннәт чыганаклары янында булачак тәкъвалы кешеләрнең үзенчәлекләрен санап әйтте:

«Төннәрдә алар аз йокладылар. Алар сәхәр вакытларыңда намаз, Коръән укып Аллаһтан гафу сорыйлар иде». (Зәрият сүрәсе, 17-18 аятьләр)

Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм әйтте: «Өммәтемнең иң яхшылары Коръәнне танып, аның буенча гамәл кылучылар һәм төннәрен гыйбадәттә үткәрүчеләр».

«Таң алдыннан йоклама, алайса бәлагә тарырсың. Һәрвакыт Аллаһ, Аллаһ, диген».

Кыямәт көне килгәнче Аллаһ ризалыгы өчен кылынган изге гамәлләрдән башка бернәрсә дә файда китерми, ихласлык белән күп итеп изгелек кылырга тырышырга кирәк. Фудайл ибне Гыйад (Аллаһның рәхмәтендә булсын) әйткән: «Берәр гамәлне кешеләр өчен калдыру – ул икейөзлелек. Берәр гамәлне кешеләр өчен кылу – ул ширек. Ә ихласлык – ул ике очракта да Аллаһның саклавы».

Бер хикмәт иясе әйткән: «Кешеләр күрсен дип гамәл кылучы кеше урамга чыкканда капчыгын таш белән тутырган кеше кебек һәм шул ук вакытта ул: «Карагыз, минем капчыгым никадәр тулган», - дип әйтер. Бу кешенең бердәнбер ирешкән эше – ул кешеләрнең сөйләве булыр».

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...