Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)

 

Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм шәкелендә бирде. Сәйидә Гаишәдән (Аллаһ аңардан разый булсын) Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең холкы турында сорагач, ул: “Дөреслектә, Аллаһның Илчесе галәйһиссәләмнең холкы – ул Коръән булды”, - дип җавап бирде.

Шулай итеп, бу Коръәннең ике шәкеле була, берсе – ул китап рәвешендә, икенчесе – Пәйгамбәребез галәйһиссәләм рәвешендә килде.

Без моны шулай ук болай дип тә әйтә алабыз: берсе китап формасында язылган рәвештә, икенчесе рухи рәвештә, чөнки Коръән – ул Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең йөрәгендә сакланган.

Язылган Коръәнне уку һәм ятлау өчен беренче чиратта гарәп әлифбасын һәм тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнергә кирәк. Шул вакытта гына без язма китап рәвешендәге Коръәнне укый алырбыз.

Икенче яктан карасак, әгәр берәү рухи яктан Коръәнне аңларга теләсә, ул беренче чиратта сәхабәләр тормышын аңларга тиеш. Шулай булгач, Әбү Бәкер Сиддыйк хәлифәлек кылган вакыттан алып Гали (Аллаһ алардан разый булсын) хәлифә булган вакытларны, ягъни Ислам дине тарихын өйрәнергә тиеш. Әгәр без тугъры хәлифәләр заманын тулысынча өйрәнмәсәк, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм тормышын аңлый алмабыз.

Коръән Кәримдә 30 парә бар, һәрбер парәнең махсус темасы әдәбе бар. Мәсәлән “әл-Бакара” сүрәсе – яһүди динен кире кага. “Әәли Гыймран” сүрәсе – насара динен кире кага. “әл-Әнфәл” һәм “әт-Тәүбә” сүрәләре сугыш темасын яктырта. “әл-Касас” сүрәсе үткән тарихи вакыйгаларны гыйбрәт итеп китерә.

“әл-Фуркан” сүрәсе хакыйкать белән ялган арасындагы аерманы китерә. “Нур” сүрәсе нур булып тәэсир итә. Ягъни Коръәннең һәрбер парәсе махсус темага ия булган кебек, Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең тормышындагы һәрбер мизгеле хосусый ысулга ия.

Габдулла бине Сәлам (Аллаһ аңардан разый булсын) яһүдиләрдән иде, ул Ислам динен кабул итеп мөселман булды. Аннан соң Сәлман Фәриси (Аллаһ аңардан разый булсын) насара динендә иде, шулай ук Ислам динен кабул итеп зур галим булды. Габдулла бин Мәсгуд (Аллаһ аңардан разый булсын) фикыһ буенча укытучы иде. Әбу Бәкер Сиддыйк (Аллаһ аңардан разый булсын) тарих буенча гыйлеме зур һәм ул тарихи вакыйгалардан хәбәрдар иде.

Коръән Кәрим 30 парәдән тора. Бу изге Коръәнне аңларга теләгән кеше шушы 30 парәне дә өйрәнергә тиеш.

Рухи Коръәнгә килгәндә, дүрт тугъры хәлифәлек чоры 30 ел буена дәвам итә. Дүрт тугъры хәлифә: Әбү Бәкер Сиддыйк, Гомәр әл-Хәттаб, Госман ибне Гаффән һәм Гали хәзрәтләре (Аллаһ алардан разый булсын). Шушы утыз еллык хәлифәлек чорын аңлаучы, өйрәнүче кеше һичшиксез Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең тормыш юлын аңлар. Чөнки Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әйткән: “Сез минем сөннәтемә итәгать итәргә һәм тугъры хәлифәләрнең сөннәтенә иярергә тиеш”. (Тирмизи)

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...