Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш
Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.
Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын ничек үтәргә, әдәп һәм акылдан ничек файдаланырга кирәклеге турында шулкадәр күп үгет-нәсыйхәтләр һәм зирәклек бирелгән. Балалар тормышларында сукырларча абынып, үзләрен югалткан итеп хис итмәсеннәр өчен, без аларга терәк булып шул киңәш-нәсыйхәтләрне җиткерергә тиеш.
Кайвакытта ата-аналар балаларына гамәли тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашырга оныталар. Балаларны туклану һәм торак белән тәэмин итү кебек иң зур, барысын да үз эченә алган бурычларны үтәү белән шулкадәр мәшгуль булалар ки, тормышта алар кайгыртырга тиешле тагын да нечкәрәк әйберләр булуы турында уйламыйлар.
Менә ата-аналар балаларны өйрәтергә тиешле гамәли тормыш киңәшләре һәм нәсыйхәтләренең берничә мисалы:
Гадәттән тыш хәлләрдә ничек эш итәргә (әгәр бала югалган яки ата-анасыннан аерылган булса, әгәр янгын чыкса, әгәр сезнең арттан күзәтәләр икән һ. б.);
Ата-аналарның телефон номерларын истә калдырырга;
Яшьтәшләреңнең басымына ничек каршы торырга һәм хәрам кылуда башкаларга иярмәскә;
Гадәти булган җыештыруны ничек эшләргә, мәсәлән, үз артыңнан җыештырырга, коелганны, ябышканны сөртергә;
Ничек әдәпле итеп үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә яки кемнәндер нәрсә турындадыр сорарга;
Үз хис-кичерешләребезне ничек җиңәргә: ачу белән идарә итү сөннәте, көнчелек кебек зарарлы хис-кичерешләрне ничек бетерергә. Без үз хис-кичерешләребезне тулысынча баса да, аларның һәрберсен тулысынча буйсындыра да алмыйбыз. Балаларны ачык аралашу, гаделлек, башкаларга хөрмәт саклап кала белү сыйфатларына өйрәтергә кирәк.
Шәхси гигиена (госел алу, бәдрәфтән файдалану,мтәһарәт алу, бәдрәфкә кергәндә һәм чыкканда укыла торган доганы өйрәтү)
Тешләр гигиенасы: тешләрне ничек чистартырга, теш җебеннән файдаланырга, мисвакны тоту һәм куллану сөннәте һ. б.
Кеше белән сөйләшкәндә үзеңне ничек тотарга, сөйләшүне ничек алып барырга, сөйләшүдән ничек читләшергә, ничек итеп әдәпне булдырырга һ. б.
Акча һәм финанс хисе нигезләре: кибеттә яки интернетта әйберләр өчен ничек түләргә, сатып алу турында ничек акыллы карарлар кабул итәргә, импульсив сатып алулардан яки артык сарыф итүдән ничек тыелырга, бурыч һәм риба төшенчәләрен өйрәтергә һ. б.
Ничек киенергә: гаурәт, тыйнаклык төшенчәләрен дин ягыннан аңлатырга.
Өлкәннәргә ничек мөрәҗәгать итәргә: титулсыз өлкәннең исемен беркайчан да искә алмаска, хөрмәт күрсәтергә.
Кайбер әйберләрне ничек сер итеп сакларга: гомуми һәм шәхси өлкәләр арасында сәламәт чикләрне саклау, гаилә тормышының нечкәлекләрен кызыксынучан чит кешеләрдән саклау, үзеңне һәм чит кешенең шәхси тормышын җентекләп яклау, мәгълүмат алмашудан, серләрне ачудан баш тарту.
Югалган әйберне ничек эзләргә: югалган әйберне эзләү өчен дога укып, адымнарыңны күзәтеп барырга кирәклеген аңлату.
Кечкенә генә җәрәхәтне ничек җиңәргә: аның өстендә «Әл-Фатиха» сүрәсен укырга, җәрәхәтләнгән урынны су белән юарга, бәйләп куярга.
Ашау-эчү сөннәте, ашау алдыннан һәм ашаганнан соң дога кылу, уң кул белән бары тик хәләл ризыкны гына ашау.
Бинага керү әдәпләре: залдагыларны сәламләү, урын булган җиргә утыру.
Җенси өлгерү билгеләре: ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым күрсәткечләр, физик өлгерү билгеләрен аңлату.
Аллаһ һәрнәрсәне күрүче, һәрнәрсәне ишетүче, һәрнәрсәне белүче. Аллаһ Тәгаләне бөтен эшләреңдә истә тотарга кирәк.