Салкында туңмас өчен ни эшләргә?

Салкында туңмас өчен ни эшләргә?

Иң җылы кием дә һәрвакытта да салкыннан саклый алмый. Түбән температурада урамга чыкканчы, яхшы итеп ашарга кирәк. Азык-энергия чыганагы, ул энергиянең күп өлеше тәнне җылытуга китәчәк.

 

Төп кагыйдә — ризык калорияле һәм борычлы тәмләткечләр кушылган булса әйбәт. Мәсәлән, тәмләткечләр кушылган симез сыер ите, яисә борыч белән тәмләтелгән тушенкалы карабодай. Тәмләткечләр алмашу процессларын һәм кан агымын көчәйтә – нәкъ менә салкында шулар кирәк тә.

Кием тыгыз, ләкин иркен, гадәти хәрәкәтләрне кыенлаштырмый торган булырга тиеш. Көчле салкын кебек аерым очраклар өчен өске киемнең аерым комплектын булдыру яхшырак. Хатын-кызлар салкын көннәрдә гадәти тун урынына куртка яки пуховикка өстенлек бирә алалар.

Мондый киемгә төп таләп — җил үткәрмәүчәнлек, ягъни аста, җиңнәрдә һәм муен өлеше максималь капланган булу шарт. Барысы да тыгыз итеп киелгән, свитер джинска кыстырылган (бу барыбер өске кием астында күренми), модалы баш киеме урынына, башны һәм бигрәк тә колакларны тулысынча каплый торганын өстенрәк күрергә кирәк.

Шул ук кагыйдә аяк киеменә дә кагыла. Ул табанга тыгыз итеп ятарга тиеш түгел, бәлки эчтә һава мендәре хасил булсын өчен ирекле булырга тиеш. Әгәр аяк кысылса, иң җылы йон оекбашлары да ярдәм итмәячәк.

Әгәр урамда озак басып торырга туры килсә, табаннарга горчица пластыре тасмаларын ябыштырырга була. Алар кыздырып торачак һәм аякларга туңарга ирек бирмәячәк

 

tat.nur.tatar сайтыннан алынды

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...