Дөрес йоклый беләсезме?

Дөрес йоклый беләсезме?

Йокы әдәбләре:

  1. Йокларга ятыр алдыннан таһәрәт алу;
  2. “Бисмилләәһ” әйтеп йокларга яту;
  3. Уң якка ятып йоклау;
  4. Йоклап киткәнче Аллаһны зикер итү;

Эчтәлегенә карап төшләр өч төргә бүленә:

· Рахмани – иляһи төшләр;

· Буш төшләр;

· Шайтани – кешеләрне юлдан яздыру яки куркытучы вәсвәсәле төшләр.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салляллаһу гәләйһиссәләм әйткән: “Яхшы төш Аллаһтан, начар төш шайтаннан. Кем дә булса куркыныч төш күрсә, өч тапкыр сул ягына төкерсен. Аннан уң ягына борылып: “Әгуузү биЛләһи минәш-шәйтанир раҗиим”, ягъни: “Мин куылган шайтаннан Аллаһка сыенам!” – дип әйтсен”.

Икенче хәдистә Мөхәммәд галәйһиссәләм аңлата: “Сездән берегез матур төшләр күрсә, бу Аллаһ Тәгаләдән. Ул кеше Аллаһка мактаулар әйтсен, төшләрен якыннарыннан башкаларга сөйләмәсен. Үзенә охшамаган, начар төш күрсә – ул төш шайтаннан. Бу төшне кешегә сөйләмәсен, шул чакта зыянын күрмәс”.

Йокларга ятыр алдыннан укыла торган дога:

“Би-сми-кә, Аллаһүммә, әмүтү, үә әхйә” (Ий Аллаһым, Синең исемең белән үлүем һәм терелүем) Йокыдан уянгач укыла торган дога:

“Әл-хәмдү лил-ләһи лләзи әхйәнә бәгдә мә әмәтәнә үә иләйһин-нүшур” (мәгънәсе, мактаулар Аллаһка, Ул безне үлгәннән соң терелтте, һәм без Аңа кайтарылачакбыз)

Аллаһ иң яхшы Яклаучы

Билалга 6 яшь тулгач, әтисе аңа: “Улым, синең үз бүлмәң бар һәм бүгенге көннән син ялгызың йоклый башларсың”, – диде. Әтисенең бу сүзләрен ишеткәч, Билал куркудан калтырап китте, үзен ялгызы гына караңгы бүлмәдә яткандай хис итте. Әмма куркуы турында әтисенә әйтергә батырчылык итмәде. Әбисе янына килеп:

“Әбием, син бүген минем белән йоклыйсыңмы? Минем бит хәзер үз бүлмәм бар”, – диде.

– Юк инде балакаем, – дип елмайды әбисе, – син инде зур үстең, ялгызың гына йокларга өйрәнергә вакыт. Билал башын иеп коридор буйлап китте:

– Ий Аллаһым, миңа ярдәм ит, – дип күңеле белән Аллаһтан сорап дога кылды. Шулай уйланып торганда аның күзләре китапханә ишегенә төште. “Бәлки мин китапханәдә үземә җавап табармын”, – дип уйлап куйды ул. Китапханәгә кереп ишекне ябуга “Әпчхи”, дип төчкергән тавыш ишетелде. Билал куркудан урындыкка тәкенде. Апасын күреп: “Син мине куркыттың”, диде. – Менә, мин сиңа Коръән укы, куркак булмассың, дигән идем бит, – диде апасы. Билал кинәт елап җибәрде. Идәндә утырган килеш күзләрен уды, ә пычрак кулларыннан битендә кара эзләр калдырды. Апасы аның янына йөгереп килеп:

– Син нәрсә? Ни булды? – дип сорады.

– Апам, зинһар, ярдәм ит миңа! Мин үзем генә йокларга куркам, – диде Билал. Апасы елмаеп:

– Тынычлан энем, мин сиңа нишләргә кирәген әйтермен, әмма беренче миңа вәгъдә ит: йоклар алдыннан укыла торган доганы әйт, аннан Аятел-көрси укы һәм Аллаһ Тәгаләдән куркудан коткаруын сорап дога кыл, – диде. Билал башын кагып: “Вәгъдә итәм, вәгъдә итәм, – диде.

Кичен, бөтен өйдә ут сүнгәч, Билалның бүлмәсендә зәңгәр йолдызчык кебек төнге яткырыч кабынды. Ул үзенең шул йолдызчыгына карап, йоклар алдыннан укыла торган доганы, Коръән Кәримнән белгән аятьләрен укыды һәм ничек йоклап киткәнен дә сизмәде. Соңга таба ул караңгылыкны ярата башлады, чөнки җылы юрган астында ятып Аллаһка дога кылу аның күңеленә рәхәтлек бирә иде.

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


“Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы узды

Казанда “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең утырышы узды. Чара “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026” Халыкара икътисади форумын үткәрүгә багышланды һәм “Россия һәм Ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу нигезе буларак уртак...


Бер кирпеч һәм тукыма кисәге өчен хисап

Бервакыт Муса галәйһиссәләм Аллаһка дога кылып: “Әй Раббым, миңа Үзеңнең бер колыңны күрсәт”, - дип мөрәҗәгать иткән. Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәләмгә вәхи иңдергән: “Фәлән тауга мен. Ул тауда мәгәрә бар. Шул мәгәрәдә син Минем дустымны күрерсең”.   Муса галәйһиссәләм бу урынга таба юнәлгән һәм...


Шәһре Болгарда «Изге Болгар җыены» үтте

Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул итү көненә багышланган “Изге Болгар җыены” узды. Болгар җыенында Татарстанның барлык почмакларыннан һәм Россия төбәкләреннән мөселманнар, Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россия Федерациясе мөселманнары Диния...


Лениногорскида “Гыйлем нуры” республика бәйгесе узды

Лениногорск шәһәрендә XIII “Гыйлем нуры” бәйгесе узды. Әлеге чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Лениногорск мөхтәсибәте оештырды. Ел саен үткәрелүче бәйге мәчет каршындагы курсларда белем алучылар өчен оештырыла. Быелгы чара “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы...


БисмиЛләһ

БисмилЛәһир-Рахмәнир-Рахим дип, бөтен гамәл башлана. Таш атып куылган шайтаннан сыенам мин Аллаһка.   БисмиЛләһ ул – бар эшне дә башлаучы дога була. БисмиЛләһ әйтеп башлаган эш, һәрчак уңышлы була.   БисмиЛләһ әйтеп иртә торсаң, уңар бөтен эшләрең. БисмиЛләһ әйтеп ятар...