Динебез – Ислам

Динебез – Ислам

Динебез – Ислам

Нинди юл белән баруы уңайлырак, авыллар, шәһәрләр арасында салынганнанмы, яки басудан, дөмгәкләр аша, үлән ерыпмы? Асфальтлы юлдан баруы җиңелрәкме, яки юлсыз җирдәнме?

 

Безнең тормышыбызда бик күп юллар бар. Һәркем үз юлын сайлый. Кешеләр бәхетләренә юл эзлиләр. Бәхетле булуга иң туры юл – Ислам дине. Ислам – тормышның туры юлы, кешене ике дөньяда уңышлы итә.

 

 

Нәрсә ул дин?

 

Ислам – Аллаһ дине!

Кешәләргә бүләк ул

Иң яхшы нәрсәләрдән

Саф хавалы, таза булу.

Ислам – Аллаһ дине!

Ул хак, анда гыйлем

Дөнья ничек төзелгәнне

Дөрес яшәү ничек, белең!

Безгә тиклем ниләр булган

Киләчәк нинди көтәрен.

Ислам – Аллаһ дине!

Хикмәт, могҗизага бай.

Яздырмасын юлдан сине

Бөтен эшең булыр уңай

 

Дин – Аллаһның әмерләре һәм тыюлары. Мөселман Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнардан тыелып яши. Ислам – Бөек Аллаһка буйсыну дине. Ислам – җәннәткә юл. Аллаһ кешәләргә динне өйрәтү өчен илчеләр җибәргән. Ике дөнья нигьмәтләрен сорап дога кыл:

«Раббанәә әәтинәә фид-дуньйяя хәсәнәтән үә филь-әәхырати хәсәнәтән үә кынәә гәзәәбән-нәәр» (Раббыбыз, безгә дөньяда да, ахирәттә дә изге нигьмәтләр бир. Безне җәһәннәм газабыннан сакла) «Әль-Бәкара» сүрәсе, 201 аять.

 

Чисталык - сәламәтлек

Ислам – чисталык дине. Аллаһның илчесе Мөхәммәд салляллаһу гәләйһиссәләм әйткән: “Чисталык иманның яртысы”. Нәрсәдән башлана чисталык? Мөселман кешесе кайсы җирләрен, нәрсәләрне чиста тотарга тиеш? Үзен (тәне, киеме), өен, йортын, авылын, (шәһәрен), илен. “Иртә белән, уянгач та, иң беренче, илеңдә тәртип (чисталык) урнаштыр”/ ”Бәләкәй принц" Антуан де Сент-Экзюпери.

 

Ничек сез юынасыз?

 Юына башлар өчен

Иң беренче теләк кирәк

Аннан ни дибез? –

“Бисмилләәһ”, дибез.

 

Инде безгә су бирегез.

Башта кулларны юабыз,

Уң кул, сул кул алмашлап,

Тәртип белән, чамалап.

 

Авыз, тамак богырдатып,

Танауны да чистартып,

Битләребезне өч кат

Югач, кулларыңа кайт.

 

Инде терсәккә кадәр

Юарга кирәк өчәр.

Чиста кулларың белән

Сыпыр башыңны тагын.

 

Колакларга да кереп чык,

Аякларны тезгә тиклем

Юдың, инде корыт.

Син намазга әзер булдың!

 

Юыну тәртибе:

Битләрне юу;

Кулларны терсәккә кадәр юу;

Башның дүрттән бер өлешен сыпыру;

Аякларны тубыкка тиклем юу.

       Ислам динендә юыну “Таһәрәт” алу дип атала. Таһәрәт – намазның ачкычы. Намаз укыр алдыннан таһәрәт алына. Таһәрәт алу алдыннан “Бисмилләәһ”, дип әйтергә кирәк. Юынганнан соң : «Әшһәдү әл-ләә иләәһә иллә Ллааһү, үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габедүһү үә расүүлүһ», дип тәмамлыйбыз.

 

Лира Галимҗанова

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...