Балаларыгызны ешрак сөегез

Балаларыгызны ешрак сөегез

Балаларыгызны ешрак сөегез

Бу МРТ рәсемендә, ана белән бала арасында булган бәйләнеш күрсәтелә. Нейробиолог Ребекка Сакс тәҗрибә өчен үзенең 2 айлык баласы белән төшә. Баланың организмында әнисенең үбүе, окситоцин (бәхет, шатлык) гормонын барлыкка китерә. Әлеге гормон кешеләргә карата ышанычны арттыра һәм стресс, курку хисләрен киметә.

Хәдисләрдән килгәнчә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи үә сәлләм оныгы Хәсәнне Әл-Әкра исемле сәхәбәсе янында үбеп куя. Сәхабәсе: «Минем 10 улым бар, ләкин берсен дә, беркайчан да үпкәнем булмады."- ди. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи үә сәлләм аңа: «Башкаларга карата рәхим-шәфкатьле булмаган кеше, үзенә карата Рәхим-Шәфкатьне тоймас."- дип җавап бирә.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...