Зәй мөхтәсибәтендә Ялчыгол укулары

Зәй мөхтәсибәтендә Ялчыгол укулары

Зәй мөхтәсибәтендә “Таҗетдин Ялчыгол мирасы буенча эзләнүләр һәм аларның тарихи әһәмияте” темасына XIII фәнни-гамәли конференция үтте. Әлеге чара күренекле татар мәгърифәтчесе, дин эшлеклесе, галим, язучы Таҗетдин Ялчыголның (1768-1838) тормыш юлына һәм иҗатына багышланды.

Конференциягә танылган мөселман дин әһелләре, галимнәр, мөгаллимнәр һәм башка шәрәфле кунаклар җыелды.

Әлеге чара Зәй районы Имәнлебаш авылында Таҗетдин Ялчыголның каберен зиярәт кылу белән башланды. Биредә Равил хәзрәт һәм конференциядә катнашучылар мәгърифәтче рухына дога кылды.

Конференциянең төп өлешендә мәгърифәтче иҗатына һәм аның татар мәгарифе тарихындагы роленә багышланган чыгышлар яңгырады.

Җыенда катнашучыларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде. Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлегенә чараны үткәрүләре өчен рәхмәтен белдерде һәм аның Таҗетдин Ялчыгол хезмәтләрен өйрәнүдә чираттагы мөһим адым булып торуын әйтте.

Конференциянең фәнни өлешендә Казан федераль университеты профессоры, академик Хатыйп Миңнегулов, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты профессоры Рәфис Шәймәрданов, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Рухия Ахунҗанова, язучы Марсель Гарипов һәм Яр Чаллының 77 нче гимназиясенең татар теле укытучысы Рәмзия Җиһаншина чыгыш ясады. Дамир Ахунов нәсел дәвамчыларының Ялчыгол мирасын өйрәнүдәге эшчәнлеге турында сөйләде.

Моннан тыш, конференция кысаларында Зәйдәге Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә булды. Фотосурәт: Заинск-Информ.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...