Иманның урыны йөрәктә

Иманның урыны йөрәктә

Хәзерге вакытта без күбрәк үзебезнең тышкы кыяфәтебезгә игътибар бирәбез. Тәнне чыныктырабыз, ашатабыз, эчертәбез, матур киемнәр кидерәбез, өй төзибез, машина алабыз һәм башкалар.

Пәйгамбәр Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи үә сәлләм әйткән: “Аллаһы Тәгалә сезнең төс-кыяфәтләрегезгә һәм малмөлкәтләрегезгә карамый, ләкин Ул сезнең калеб-күңелләрегезгә һәм кылган эшләрегезгә карый”. Коръән Кәримдә әйтелгән: «(Хәерле юлда сарыф ителсә дә), Бер малның да, (шәфәгать итә алырлык дәрәҗәдә булган) улларның да (беркемгә) файда бирмәгән көнне. Мәгәр (көферлек һәм монафикълык кебек хасталыклардан тәмам котылып), керсез күңел белән Аллаһка килүче булмаса гына». (Шагыйрьләр, 88-89 аятьләр). Безнең йөрәгебез – ул иман урыны. Шуның өчен иман телдә, колакта, язуда гына түгел, ә йөрәктә булырга тиеш. Кеше мәет булгач, аның каберенә Мөнкәр белән Нәкир исемле фәрештәләр килеп, сорау алачаклар. Ул кеше тел һәм акыл белән сөйли алмас, ә йөрәк белән җавап кайтарыр. Аллаһның илчесе Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: «Дөреслектә, тәндә бер ит кисәге бар, ул сәламәт булса бөтен тән сәламәт була, ул авырса, бөтен тән чирләр.

Дөреслектә ул әгъза – йөрәк». Без тәнне чиста тотабыз, фатирыбызны идән суырткычы белән ялт итәбез, киемнәребезне кер юу машинасында пакьлыйбыз, машинаны да махсус җиргә алып барып юабыз. Безнең йөрәгебез дә пакьлануга мохтаҗ. Йөрәккә дүрт юл тоташа: күзләр, колаклар, тел һәм уй. Шушы дүрт әгъзаны хәрам әйбәрләрдән сакларга кирәк. Берсеннән булса да йөрәккә хәрам керсә, йөрәк карала башлый. Күз алдына бассейны китерик. Аңа дүрт краннан су килә. Берсеннән булса да пычрак су керсә, бөтен бассейндагы су шакшыга әйләнәчәк. Ә йөрәгебезгә барган юлларны ничек чиста тотарга була? Аллаһ бар иткән дөньяга карап фикерләргә, Коръән китабын укырга, колаклар белән вәгазь тыңларга, тел белән Раббыбызны даими истә тотарга кирәк.

Шулай ук, кайчан кеше гөнаһларны кылып, аның йөрәге каралык белән капланса, алар тышка чыгып, тәндә авыруны барлыкка китерә. Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм әйткән: “Кеше гөнаһ кылгач, аның йөрәгендә кара нокта барлыкка килә. Әгәр ул тәүбә итмәсә, ул кара нокта шунда кала. Ә инде тагын гөнаһ кылуны дәвам итсә, аның бөтен йөрәге каралык белән капланыр”. Кешеләрнең тормышына карасаң, бөтенесе дә бар шикелле, ләкин аларның йөрәкләрендә тынычсызлык һәм булганына ризасызлык күренә. Хәдис көдсидә Аллаһы Тәгалә әйткән: “Я Адәм баласы, Миңа гыйбадәт кылу өчен вакытны тап! Мин синең йөрәгеңнән тынычсызлыкны алырмын һәм фәкыйрьлектән имин кылырмын. Әгәр шулай эшләмәсәң, синең йөрәгеңне борчулар белән тутырырмын һәм син фәкыйрьлектә калачаксың!” Бу хәдистән чыгып, шуны аңларга була. Фәкать Аллаһка гыйбадәт кылу белән, Аны истә тотып, йөрәкләребез тынычланыр. Мисал итеп, кайнаган сулы савытка, бераз салкын су өстәсәк, ул кайнаудан туктар.

Шулай ук, бу дөнья артыннан куган вакытта, аны бер мизгел эчендә читкә куеп, намаз үтәүгә, Коръән укуга, зикер кылуга йөрәгебезне юнәлтсәк, безгә шундый рәхәтлек, җиңеллек киләчәк. Раббыбыз әйтте: “Күңелләр Аллаһны зикер итү белән тынычланмыймы?” (әр-Рәгыд сүрәсе, 28 аять). Расулүллаһ салләллаһү галәйһи үә сәлләм әйткән: “Тимер суда ничек күгәрә, шулай ук йөрәкләрегез тутыга!» Берсе: «Я Расулүллаһ галәйһиссәләм: «Йөрәкне ничек пакьләргә була?» – дип сорый. Ул галәйһиссәләм: «Үлемне еш искә алу һәм Коръәнне уку белән!» – дип җавап бирә. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Юк! (Бу бозык бәндәнең сүзе һич дөрес түгел!) Кылган (начар) нәрсәләре (һәм рәттән эшләгән гөнаһлары) аларның йөрәкләрен (мәгънәви бер) тутык белән каплаган”. (алМутаффифин сүрәсе, 14 аять). Безнең бу дөньяда яшәвебезнең максаты – ул йөрәгебезне пакьлектә, чисталыкта тоту. Ничек без чиста йөрәк белән, якты дөньяга килдек, шулай ук ахирәткә күчкәндә, Аллаһ Тәгалә каршына басканда пакь йөрәк белән барырга тиешбез. Ни өчен сәхабәләргә безгә караганда дин тоту җиңел булган? Чөнки аларның йөрәгендә дин, ә кулында дөнья булган. Ә безнең киресенчә – йөрәгебездә – дөнья, ә кулыбызда дин тора. Шуның өчен дин тоту безгә авыр булып тоела. Кич белән берәү юлда барганда, бер ташка сөртенеп егыла. Сүгенеп, аны кулына алып, читкә ыргыта. Ә инде көндез ул ташны бриллиант рәвешендә юлда очраткан булса, аны кулына алып, кесәсенә салып, өенә алып кайткан булыр иде. Кара йөрәккә дин яктысы кермәс. Йөрәк пакь булганда гына диннең кыйммәтлелеге ачык була. Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм: “Кыямәт Көне алдыннан, дин тоту янган күмер кисәге кебек булыр. Тотсаң пешерер, җибәрсәң сүнәр”, – дип әйткән. Минем хатын, минем балалар, минем өем, минем машинам, минем эшем, дип сөйләргә яратабыз. Ә кешегә тагын “Минем динем!” дип гадәткә кертеп, яратып әйтергә өйрәнергә кирәк.

Ничек без хатын, балалар, эш өчен җаваплы, шулай ук дин өчен без барыбыз да җаваплыбыз. Бал хакында, аның файдасы, тәме турында никадәр сөйләсәк тә, ашамыйча торып, боларны белеп булмый. Шулай ук суга кермичә торып, йөзәргә өйрәнә алмыйбыз. Моннан чыгып, шуны аңлыйбыз, динне аңлар өчен, аның буенча яшәргә кирәк. Йөрәк – ул тәндәге патша кебек. Ничек патша кешеләргә әмер кылып эшләтә, шулай ук йөрәк тән әгъзалары белән идарә итә. Йөрәк кара булса, аның теленнән начар сүзләр чыга, күзләре яман әйберләргә карый, уй белән оятсызлык хакында хыяллана, колаклар әшәкелекне тыңлый. Ә ничек йөрәкне каралыктан пакъларга? Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһисәләм шундый дога кылган: «Аллаһүммә мусаррифәл кулүүб сарриф кулүүбәнәә галәә таагәтик (Йөрәкләребезне юнәлдерүче, йә Аллаһ, Синең буйсынуыңа безнең йөрәкләребезне юнәлт). Йә мукаллибәл кулүүб сәббит калбии галәә дииник (Йә йөрәгебезнең халәтен Үзгәртүче, Синең динеңә йөрәгемне нык кыл». Аллаһ Тәгалә безгә шуны аңларга, йөрәгебезнең пакьләнүенә тырышлык куярга, тормышыбызга динне кертергә һәм балаларыбызга да аны җиткерергә насыйп әйләсен. Әмин.

ИБРАҺИМ ХӘЗРӘТ ШАҺИМӘРДӘНОВ.

Питрәч районы, Көек авылы имамы

Чыганак: dumrt.ru

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар.   Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...