Шәгъбән аеның фазыйләтләре
Шәгъбән аеның фазыйләтләре
Бу айның фазыйләтләре турында сүз башлаганчы Ислам тарихында иң мөһим вакыйгаларның берсе «Тәһвили кыйбла», ягъни кыйбланың үзгәртелүе нәкъ менә шушы шәгъбан аенда булганы турында бераз әйтеп үтик.
Бу вакыйга шәгъбан аеның 15 көнендә Мәдинәи Мөнәүвәрәнең «Бәни Сәләмә» мәчетендә Пәйгамбәребез галәйһиссәләм өйлә намазы фарызының икенче рәкәгатен укып торган вакытында вәхи иңде, намазда торган хәллә-рендә алар Кәгъбә тарафына борылганнар. Бу халәтне күргән сәхабәләр дә аңа ияреп намазны дәвам иттергәннәр.
Коръәни Кәримдә әйтелгән: «Без синең йөзең күккә юнәлгәнне күреп тордык. Һәм сине разый булдырырдай кыйблага юнәлдерербез. Һәм йөзеңне изге мәчет тарафына юнәлдер. Кайда гына булсагыз да йөзләрегезне аның ягына юнәлдерегез. Һәм китапка ия булучылар, әлбәттә, аның Раббыларыннан булган хаклык икәнен белеп торалар. Аларның кылганнарына Аллаһ гафил булмас». (әл-Бәкара сүрәсе, 144)
Илебездән әгәр берәү хаҗ һәм гомрә кылган булса, алар ул мәчеттә намаз уку шәрәфәтенә ирешүчеләр. Шәгъбан аеның 15-нче көне вә кичәсе елның иң олуг көннәреннән санала. Шул көнне Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте вә мәгъфирәте җир йөзенә таралып торыр. Әгәр аның өстенә янә истигъфар (гөнаһларны гафу итүне сорау) әйтелсә, әлбәттә, Аллаһ Тәгалә зур һәм кече гөнаһларны гафу итеп җибәрүе турында риваятьләр күп.
Шул 15-нче кичәдә Хак Тәгалә иртәнге вакытта фәрештәләргә хәбәр итәр: «Истигъфар итүчеләр бармы, гөнаһларын кичерәм, берәр бәла яки авырлыкка таручылар бармы, котылу сорасалар, аны бирәм, ризык сораучылар бармы, ризыкларын күбәйтәм».
Бу кичәне «Бәраәт кичәсе» дип атыйлар. Аның олуглыгы турында хәбәр-риваятьләр күп. Бәраәт кичәсендә бер ел эчендә булачак эшләр хакында хөкем кылына, әҗәл вә гомерләр билгеләнә вә кылынган гамәлләрнең сәхифәләре Аллаһ Тәгаләнең хозурына күтәрелеп күрсәтелеп үтүләре китапларда язылган. Менә шундый олы айда торабыз икән, Аллаһ Тәгаләнең ризалыгы өчен никадәр мөмкин изге гамәлләр кылып, гөнаһ эшләрдән тыелуыбыз зарур була. Аллаһ Тәгаләнең бөтен әмерләренә буйсыну, кешеләр белән булган мөгамәләләрдә даими күркәм мөнәсәбәт тотуыбыз мөселманлыкның мөһим сыйфатлары булып тора.
Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: «Аллаһ Тәгалә өч нәрсәне өч нәрсә эченә яшергән: Үз ризалыгын яхшы гамәлләрнең берсенә яшергән». Димәк, даими яхшы гамәлләр кылучы кеше, әлбәттә, Аллаһның ризалыгын таба. Изге гамәлләр исә күп төрле. Һәрнинди яхшы, файдалы гамәлне «Бу кечкенә гамәл» димичә кылырга кирәк була. Бу турыда Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең: «Саваплы эшләрнең һичберен кечкенә дип санамагыз, кылып торыгыз! Хәтта агым судан алып башка бер кешенең комганына су салып бирү кебек кечкенә бер гамәлне дә, зур гамәл кебек хөрмәт белән кылыгыз», дигән сүзләре дә бар.
Яшергән нәрсәнең икенчесе — Үзенең газабын гөнаһ, начар эшләрнең берсенә яшергән. Димәк, гөнаһ гамәлләрдән сакланып йөргән кеше Аллаһының газабыннан, әлбәттә, имин булыр. Ләкин «Моның гөнаһы зур түгел», дип, кечкенә гөнаһлардан сакланмаган кеше, шиксез, бер Аллаһының газабына очрап калуы табигыйдыр.
Яшергән нәрсәләрнең өченчесе изге кешеләрне халык эченә яшергән. Бөтенесен хөрмәт кылган кеше, әлбәттә, Аллаһының дустын да ихтирам иткән булачак. Әмма игътибарсызлыкка гадәтләнгән кеше берара Аллаһның иң яраткан бәндәсен дә рәнҗетеп куюы бик мөмкин.
Коръән Кәримдә әйтелгән: «(Рәсүлуллаһның (салләллаһү галәйһи вә сәлләм) пәйгамбәрлеге турында хәбәр алып, ерак-ерак өлкәләрдән аңа иман китерү өчен килүче) Шул тәкъвалык ияләренә: “Раббыгыз (Мөхәммәдкә салләлләһү галәйһи вә сәлләм) нәрсә иңдерде?", – диелгәч, алар: “(Бик зур) Игелек иңдерде!” – диярләр. Игелек кылган кешеләргә бу дөньяда әҗер бар. Ахирәт йорты исә (дөньяда кулга төшерелгәннәрдән) яхшырак. Тәкъвалык ияләренең йорты (булган Җәннәт) нинди яхшы (бер урын)!” (әл-Нәхел сүрәсе, 30).
Аллаһ Тәгалә шушы мөбарәк ай фазыйләтләреннән бөтенебезне өлешләгән хәлдә өммәтебезгә сөенеч белән бирелгән бөтен вәгъдәләргә мөшәррәф булуыбызны насыйп кылсын!