Гыйлем - Аллаһның олуг нигъмәте

Гыйлем - Аллаһның олуг нигъмәте

Гыйлем - Аллаһның олуг нигъмәте

Безнең туфрак зур дәрәҗәдәге галимнәрне яңадан тудырырга һәм үстерергә сәләтле. Чуашстанның Сориле авылы мәчетендә дини белем - тәрбиягә зур урын бирелә.

 

Шул уңайдан, Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте, Яльчик муниципаль берләшмәсе, Сориле авылы мәчетендә Аллаһ йортына йөрүчеләр белән бергә мәчет каршындагы дини- белем курслар тәмамлануга багышланган йомгаклау очрашуы үткәрде. Очрашуда Чуашстанның Диния нәзарәте ревизия комиссиясе рәисе Минсәет Валеев; мәчет имамы Шәүкәт хәзрәт Сәлахетдинов; Чуашстанның Диния нәзарәте вәкиле Зәйнетдинов Илдус Әнвәр улы, мәдәният йорты мөдире, Чуашстан татарларының мәлли- мәдәни берләшмәсе вәкиле- Җәүдәт Сәлахетдинов, могаллим Гали хәзрәт һәм Сориле авылы халкы катнашты. Сориле мәчетендә дини белем, тәрбия бирүгә, гореф- гадәтләрне саклауга зур игътибар бирелә, бу аның эшчәнлегенең бер юнәлеше булып тора. Йә Раббыбыз Аллаһ, барлык мәчетләрдә дә биш вакыт намазына азан әйтелеп, биш вакыт намазына халык белән тулсын. Мәчетләребездә дин дәресләре укытылып, Коръән хафизлар, галимнәр, дингә өндәүчеләр күбәеп, халыкка хезмәт итәргә, җәмгыятебезгә файдалы булырга насыйп ит.

 

 

 

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


«Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үз эшен тәмамлады

Татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үз эшен тәмамлады. «Изге Болгар җыены» чаралары җыенның рәсми программасын төгәлләде. Быел татар дин әһелләре җыены 15-17 май көннәрендә узды. Җыенның беренче көнендә делегатлар Казанның тарихи мәчетләрендә...


Кечкенә изге эшләр

“Әй юк! Нигә син велосипедны туктатасың?» — дип кычкырып җибәрде Фарук.   «Бер генә минутка сабыр ит», — диде Гали йомшак кына итеп.  «Нигә? Без әле генә чыгарылыш контроль эшен язып бетердек һәм хәзер мин ял итәр өчен өйгә кайтып китәргә...


Мөхәррәм ае һәм аның фазыйләтләре

Коръәндә “Хаҗ” сүрәсенең 32нче аятендә болай дип әйтелгән: “Шөбһә юктыр, Аллаһы Тәгаләнең хөкемнәрен хөрмәт иткән кешенең күңеле тәкъвалыктадыр”.   Чыннан да, һиҗри ел башы, изге мөхәррәм ае Раббыбыз Аллаһның шигаре. Әгәр без тәкъвалылардан булырга теләсәк, бу айны олыларга тиеш. Әмма аның...


СОРАУ-ҖАВАП

Хәзрәткә гүр сәдакасын акча белән генә бирергәме? Әллә он, яки тавык бирелергә тиешме? Элек мәетне җирләү эшен үз өстенә алган, аны озатканда булышкан өчен, хәзрәткә гүр сәдакасын тере сарык белән биргәннәр. Аннары сарыкны тавык алыштырган. Кечкенә чагымда үзем дә хәтерлим: әбине җирләгәч, имамга...


Мөселман галимнәренең уйлап табулары

Мөселман дөньясында, аеруча Исламның Алтын дәверендә һәм шулай ук Госманлы империясе һәм Бөек Могол империясе кебек дәүләтләрдә ясалган фәнни уйлап табулар, ачышлар һәм фәнни казанышлар күп булган.   Исламның Алтын дәвере мәдәни, икътисади һәм фәнни чәчәк ату чоры булган, аны гадәттә 780...