Шәкертләр әдәбе
Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына чыгыгыз.
Мәктәп юлында уйнамагыз, гаҗәеп нәрсәләргә тамаша итеп тормагыз, очраган балалар белән сөйләшеп юанмагыз, тәрбиясез балалар вә бозык адәмнәр белән бергә йөрмәгез, урамда уйнамагыз. Чөнки бу нәрсәләр сәбәбеннән вакытыгыз әрәм булыр. Үзегез дә сизмичә холкыгыз бозылыр, бәлки олы адәмнәр кебек үзегезне тота белеп йөрегез. Мәктәптән кайтканда да вә башка җирләргә йөргән вакытыгызда да шулай уйлагыз!
Мәктәпкә кергәч, аяк киемнәрегезне, бүрек, тун кебек өс киемнәрегезне билгеле җиргә куеп, укытучы вә башка иптәшләрегезгә ачык йөз белән сәлам бирегез вә алар белән дәрес укырга башлагыз!
Дәрес башланыр вакыт җитсә, һичкемне тыгызламыйча вә рәнҗетмичә, әдәп белән генә урыннарыгызга урнашыгыз, әгәр дә урыннарыгыз тыгыз булса, көчләмичә-төртешмичә, бәлки: «Шулай итә күрсәгез лә!» - дип, иптәшләрегездән иркенлек сорагыз!
Үзегез дә, һичбер тарафка авышмыйча, бәлки туп-туры вә укытучыга карап, иптәшләрегез белән бер тигез булып, як-якка карамыйча, борылмыйча, шатланып утырыгыз, мәктәпкә кереп-чыгып йөргәндә дә инсафлы булыгыз!
Мәктәп эчендә булган тавышларга катнашмагыз, уйнаучы вә тәрбиясез балалар белән иптәш булмагыз, алар белән бер җирдә утырмагыз, үзегезгә билгеләнгән урыннан рөхсәтсез күчмәгез!
Бертөрле дәрес бирелгәндә, сез икенче дәресләргә карамагыз, бәлки укытучы тарафыннан бирелгән дәрескә тәмам күңелләрегезне салыгыз, һәрбер нәсыйхәтләрне зиһенегезгә урнаштырыгыз, дәрес вакытында сөйләшмәгез вә
Башка әйберләргә күңел-ләрегезне җибәрмәгез, бу сәбәптән осталарыгыздан ризалык алырсыз, гомерегездә файда күрерсез.
Укытучы сүз сораган вакытта аяк өстенә торып, кулларыгызны күкрәкләрегезгә куеп, хөрмәт белән укытучыга карап торыгыз, соравын яхшы аңлагыз, соңыннан белгәнегез белән ачык вә яхшы тавыш белән җавап бирегез, иптәшләрегездән сораган сүзләргә катышмагыз!
Сүзегездә яки язуларыгызда булган ялгышларыгызны укытучылар төзәтсәләр, моның өчен күңелсезләнмәгез, чөнки укытучылар сезне яраталар вә сездә булган ялгышларны бетерергә тырышалар.
Укытучыларыгыз укырга, язарга, ятларга кушкан эшләрнең барысын да яратып җиренә җиткерегеә.
Кечкенә вакытта чисталык вә тәртипкә хөрмәт белән карый торган булу – баланың гакыллы вә алдан күрүчән булачагына олуг бер билгедер. Шуның өчен киемнәрегез чиста һәм билгеле бер урында, китап вә язу әйберләрегез тәртипле булсын. Бармакларыгыз вә дәрес әсбапларыгыз карага буялып йөрмәсен!
Каләмнәрегезне киемнәрегезгә яки чәчләрегезгә сөртмәгез, авызыгызга кабып йөрмәгез, бу нәрсәләр авыруга вә пычрак йөрүгә сәбәп булыр. Бәлки каләм сөртер өчен, яныгызда аерым бер киндер чүпрәк кисәге булсын!
Кулыгыз карага яки башка нәрсәгә буялса, тиз генә юып чистартыгыз,
киемнәрегез исә һәрвакыт чиста булсын!
Мәктәп вә башка җирләрнең бүрәнә вә стеналарына, асып куелган хариталарга (карталарга) яки китапларга, урамда йөргәндә койма вә капкаларга, бакчаларда булган эскәмияләргә язмагыз. Бу нәрсәләр исә – тәрбиясез балалар эшедер.
Туп вә даганда атыну кебек уеннар сеңерләрне куәтләндерер, тырышлыкны уяндырыр, тәнне сәламәтләндерер. Шуның өчен моның кебек уеннардан мәхрүм булмагыз!
Уеннарыгыз буш вакытта, дәресләрегезгә вә башка эшләрегезгә кимчелек китермәслек итеп һәм чиста урыннарда, яхшы һавалы җирләрдә, бик әдәпле булсын!
Мәктәптән кайткач, ата вә аналарыгызга сәлам биреп, китапларыгызны вә дәрес әйберләрен билгеле урынга куегыз! Уйныйсыгыз килсә, әдәп белән генә уйнагыз, дәресләрегезне әзерләмичә йокламагыз!
Кирәк – мәктәп эчендә, кирәк – башка җирдә, әдәпсез сүз сөйләшмәгез, тиешсез ишарәләрдә булмагыз, чөнки мондый әйберләрдән тәрбияле адәмнәр нәфрәт итәр.
Дәресләрне калдырып яки билгеле сәгатьләреннән кичегеп йөргән шәкертләр өчен сабаклары кыен булыр. Иптәшәлреннән түбән дәрәҗәдә калыр, шуның өчен дәресләрегезне дәвам итегез, сәгатьләренән соңга калмагыз!
Мәктәпкә йөрүдән вә сабак укудан максат – Иман белү, тәрбияле вә камил адәм булу кирәклеген хәтерегездән чыгармагыз һәм шушы максатка ихлас белән йөрегез. “Ни өчен мәктәпкә барасыз вә ни өчен укыйсыз?” - дип сораучы булса, сез дә: «Аллаһы Тәгаләнең боерыгын җиренә җиткерү өчен, атам-анама догачы булу вә туган һәм кардәшләремә, кабиләдәшләремә вә диндәшләремә бер файдалы кеше булуны өмет итәм”, - дип җавап бирегез. Бу рәвештә җавап бирү баланың гакыллы булачагына дәлил булыр.
Мәктәпләрдә дәресләрнең тәмамлануы соңында “Инде уку вакыты үттте, гыйлемем да җитәрлек булды” дип, гыйлемнән вә китаплардан аерылмагыз, бәлки буш вакытларыгызда һаман китапларыгызны укыгыз вә һәрбер яңа китапларны, әдәби китапларны укыгыз. Бу сәбәпле зиһенегез ачылыр, гакылыгыз артыр, фикерегез тугры булыр.