Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар пансионатның яңа бинасын карады һәм концепциясе белән танышты.

 

«Мирас» пансионаты Апас бистәсенең үзәгендә урында урнашкан. Биредә белем бирү һәм дәрестән тыш эшчәнлек алып бару өчен заманча, уңайлы шартлар тудырылган.

Өч мең квадрат метрдан артык мәйданлы кампус 40 балага, шулай ук кайбер укытучыларга һәм тәрбиячеләргә уку-укыту һәм яшәү өчен төзелгән.

Иркен уку аудиторияләре, заманча актлар заллары һәм коворкинглар, ашханә, торак һәм хуҗалык блогы заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Алар яңа буын мөселманнарны тәрбияләү өчен барлык шартларны тудыра.

“Мирас” пансионатында ислам нигезләре, әхлак һәм Коръән дәресләре укытылачак. Биредә шулай ук татар телен һәм кайбер чит телләрне өйрәнүгә аерым игътибар биреләчәк.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...