Әйдәгез гомрә кылыйк! Гомрә кылуга этәрүче сәбәпләр

Әйдәгез гомрә кылыйк! Гомрә кылуга этәрүче сәбәпләр

Әйдәгез гомрә кылыйк! Гомрә кылуга этәрүче сәбәпләр

Гадәти тормышта, дөнья мәшәкатьләренә чумып яшәгәндә Аллаһка ихластан мөрәҗәгать итәргә бер минут буш вакыт табып булмый. Без гел каядыр ашыгабыз, ачуланабыз, төшенкелеккә бирелгән чаклар да була, гомумән алганда даими бер киеренкелектә яшибез.

 

Һәркөнне без ниндидер бер могҗиза килеп чыгар дип өметләнәбез, ниндидер бер яңалык көтәбез, яхшылыкны өмет итеп яшибез. Әмма икенче көнне дә янә бернинди яңалык, үзгәрешләр күренми. Шулай итеп көн артыннан көн үтә, эшкә барасың, эштән кайтасың, бу шулай бертөрле үткән көннәр махсус ниндидер эз калдырмый, хәтта “Ничек хәлләр, нинди яңалыкларың бар?” - дип сорасалар да, ничек матуррак итеп җавап бирергә дә белмисең.

Һәрбер кеше ниндидер бер мизгелдә бу халәттән арый, көче калмый, дөнья мәшәкатьләрен туктатып, алар турында уйламыйча гына ял итәсе килә. Эшне, мәшәкатьләрне онытып, Аллаһка гыйбадәт кылуга комачаулаган нәрсәләрдән арынып Аллаһка якынаясы килә. Мондый халәттән чыгуның бер чарасы – ул гомрә (кече хаҗ) кылу.

Гадәттә кече хаҗ кылу программасына Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам шәһәре – Мәдинә Мөнәүвәрәдә булу һәм кече хаҗ йолаларын үтәү өчен Мәккә Мөкәррәмәгә килү каралган.

Мәдинә һәм Мәккә – Ислам динендә ике изге урын, бу хактагы уйлар йөрәкне шатлык белән тутыра, бөтен мөселманнар да бу урыннарда булырга хыяллана.

Хаҗ һәм гомрәнең никадәр әһәмиятле булуы турында Коръән Кәримдә һәм хәдисләрдә күп әйтелгән, аларга бу мәкаләмдә тукталып тормыйм. Монда хаҗиның рухи халәте белән бүлешәсе килә.

Хәзерге заманда кешеләр даими сәяхәт кылалар һәм шул сәяхәттән рухи тынычлык, яңа тойгылар, илһам, кирәкмәгән уйлардан арынуны, яңа ачылышлар һәм яңа танышлар эзлиләр. Юлда барганда һәрберсе фикерләргә чума, ниндидер ачыш ясарга тырыша, үз-үзен аңларга, үзенең бу дөньяга ни өчен килгәне һәм аңа нинди вазыйфа йөкләнгәне турында уйлый һәм әлбәттә озак көткән һәм күп эзләгән бәхетенә ирешергә тели.

Хаҗ кылу тагын күбрәк хисләр һәм тойгылар бирә, әлеге санап кителгән халәтләрне ул тагын да гүзәлрәк һәм чистарак итеп күзаллый. Бик күпләр мәшәкатьләрдән качырга тели һәм шул ук вакытта моннан чыгу юлы түгеллеген дә аңлый. Ә Гомрә безгә шул мәшәкатьләрдән арынырга ярдәм Итүче Аллаһ Раббыбызга мөрәҗәгать итәргә чакыра һәм бары тик Ул гына бу мәшәкатьләрдән арындырачагына безне инандыра.

Аллаһ Тәгалә барысын да белә һәм күрә, гомрә вакытында кеше тулысынча ихластан Аллаһка бирелә һәм үзен борчыган бөтен борчуларын кайгыларын Аллаһка сөйли, бары тик Аңардан гына ярдәм сорый. Нәкъ менә шул хисне тою өчен гомрәне һичшиксез кичектермичә кылырга кирәк.

Бу изге җирләргә аяк басуга безнең каршыбызда гаҗәеп матур дөнья ачыла. Бу көнгә кадәр борчыган уйлар, мәшәкатьләр бернинди әһәмияте булмаган кечкенә бер әйбер кебек кенә булып кала. Көндәлек юк-бар эшләр көлке һәм бик гади булганына инандыра.

Гомрә үзеңнең тормышыңа икенче яктан карарга мөмкинчелек ача, хаталарны күрергә, фикерләргә һәм бу халәттән арынырга һәм йөзеңне Аллаһка юнәлтеп, шул юнәлешне югалтмаска өйрәтә. Бу хаҗга кадәр яшәлгән тормыш максатсыз булганын ачып сала.

Шуңа күрә дә, әгәр берәү үзен һәм дөньяга карашын, тормышын яхшыртырга теләсә, әлбәттә гомрә кылсын.

Бу изге җиргә аяк басуга кеше бәрәкәт дөньясына чума, яңа рухи дөнья аның өчен ачыла, монда ул күңел тынычлыгын һәм рәхәтлек таба. Башкача булуы да мөмкин түгел. Чөнки бу җирдән безнең сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам һәм Аллаһның башка илчеләре (галәйһимүс-сәлам) йөргәннәр. Шул вакытта гына, нәкъ менә шушы бәхетне эзләгәнеңне аңлыйсың.

Мәккә белән Мәдинә пәйгамбәрләрнең иң бөеге Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең бәрәкәте белән камап алынган җир, монда Кәгъбә һәм Ислам диненең бөек тарихы. Гомрәнең һәрбер йоласына тирән мәгънә салынган һәм бу мәгънәне бары тик шушы бәрәкәткә ихластан чумып кына аңлап була.

Анда бөтенләй башка кичерешләр һәм хисләр тоела. Бөтен дөнья шушы урынга җыелгандыр кебек һәм шул ук вакытта үзеңне рухи яктан ирекле тою. Хаҗиның бөтен халәтен язып бетереп булмый, бу халәтне тоярга кирәк.

Шуңа күрә Аллаһка тәвәккәлләп, ял вакытыгызның графигын карап гомрәгә әзерләнә башлагыз. Аллаһка шөкер, илебездә хаҗ кылуны уңайлы итеп оештыру өстендә даими эш алып барыла.

Аллаһ Тәгалә барыбызга да хаҗ һәм гомрә гамәлләрен кылуга мөмкинчелек насыйп итсен!

 

Мөхәммәд Алимчулов

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Изге Рамазан

Җомга киче, саф һава Тын гына яңгыр ява. Дымы җирләргә сеңә Күктән бәрәкәт иңә. Бер күренә, бер күмелә Күктә ай, күктә ай. Шәгъбан ае узып бара, Якынлаша изге ай.   Йолдызлар җем – җем итә Зәңгәр болытлар аша Гөнаһлар кичерелә Торган ай якынлаша. Шәһәрне нурга...


Кадер кичәсе – изге кичә

Рамазан ае – изге вә шәриф айдыр һәм ошбу айның һәр көне, һәр кичәсе мөэмин-мөселманнар өчен бик тә кадерле. Шулай да, бу изге айның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр.   Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны “Ләйләтүл...


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...


Рамазан ае: балаларны ураза белән таныштырабыз

Мөселманнарның изге бәйрәме - Рамазан ае якынлаша. Ул бер ай дәвам итә. Ураза тоту – Аллаһ биргән тәмле, татлы ризыкларның, чиста суның кадерен искә төшерә.   5-6 яшьләремдә булганмындыр, әни белән дәү әнидән: “Бүген Ураза тотарга торасы була”, – дигән сүзләрен...


«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә музей эшли башлады

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Галимҗан Барудига багышланган халык музее ачылды. Әлеге музей – Баруди мирасына багышланган беренче даими музей экспозициясе. Мәдрәсә директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сүзләренчә, музей идеясе...