Табипның Исламга килү юлы
Табипның Исламга килү юлы

Табип Лоуренс Браун кешегә үрнәк булырлык шәхес, гадәти хыяллар белән яши, күз табибы өлкәсендә ике университет тәмамлый һәм 8 ел табип булып хезмәт итә.
Шулай ук аның идеаль гаиләсе – хатыны, ике баласы, эте, үз өе һәм ике машинасы була. Димәк, аның бу дөньяның матди ягы белән генә кызыксынучылар өчен мөһим булган бөтен нәрсәсе дә бар. Әмма тормыштагы җитди вакыйгалар аны уйланырга мәҗбүр итә, дөрес яшимме икән мин, кебек сораулар борчый башлый.
Лоруенс Браун үзенең уй-фикерләре белән уртаклашып: «Кешене руханият тарафына борылырга мәҗбүр иткән билгеле бер авыр сынаулар, вакыйгалар чоры була. Күп кенә кешеләр авыр сынаулар үткәндә, паникага бирелгәндә үзендә гаҗизлек тоя һәм дога белән үзен Бар кылучы Аллаһка мөрәҗәгать итә башлый. Миңа билгеле булган бөтен очракта да кеше дини инану кануннарын оныта һәм эчке хис, халәт буенча Раббысыннан сорап дога кыла башлый. Мәсәлән бервакыт телевизорда тапшыруда бер хатын-кыз үзенең христиан диненә ничек килгәнен сөйләде. Кораб һәлакәте вакытында ул бердәнбер исән калучы була һәм берничә көнгә ул океанда кала. Бу хатын үзен ничек итеп Аллаһ саклап калганын, аның Аллаһ белән ничек сөйләшкәнен, Ул аңа ничек ярдәм иткәнен, шул вакытта үзенең ничек ихластан Аллаһтан сораганын, ничек дога кылганын, бары тик Аллаһка гына мөрәҗәгать итүен бәйнә-бәйнә сөйли. Үзенең бу озын тарихын сөйләгәндә ул бары тик Аллаһны гына искә алды, бер генә тапкыр да Гай пәйгамбәрн искә төшермәде. Ул шул халәттә океанда Аллаһка дога кылганда, аны янәшәдә үтеп баручы кораб коткара, һәм ул кулларын күккә күтәреп: “Рәхмәт сиңа Гайсә!” дип кычкыра. Моннан гыйбрәт шул, кеше паникада һәм стресс халәтендә булганда, үзе дә аңламыйча эчке хисләренә таянып турыдан-туры Аллаһка мөрәҗәгать итә, үзенә бернинди арадашчы да алмый. Бу үзенә күрә шундый табигый халәт. Әмма кеше авырлыклардан арынгач, һәлакәттән котылгач, үзенең элеккеге дини кануннары, гадәтләре нинди генә мәгънәсез һәм сәер булуга карамастан, ул шул халәтенә кайта», - ди ул.
Үзенең ислам диненә килүенә нинди вакыйга сәбәп булуы турында табип болай дип сөйли: «1990 нчы елда мин Джордж Вашингтон университетының күз табибы ординатурасында соңгы курста укый идем. Минем икенче кызым 10 нчы октябрьдә бу дөньяга килде. Ул туганда күкрәгеннән алып аяк бармакларына кадәр кара-зәңгәр төстә иде. Баланың йөрәгеннән килүче төп артериянең бик нык тараюы сәбәпле тәне җитәрлек кан алмаган.
Минем нинди халәттә булуым турында сөйләү артык булыр. Табип буларак тиз арада операция кирәклеген аңлый идем, ләкин бу да исән калуга бик аз өмет бирә. Үземнең куркынган хисләрем белән бергә-бер калып мин гыйбадәт бүлмәсенә кердем дә тез чүктем. Бу минем беренче тапкыр Аллаһны тануым булды. Мин бу инануны өлешчә дип әйтер идем, чөнки шул халәттә дә догам шөбһәле иде, минем Аңа мөрәҗәгать итүемдә: “Ий Раббым, әгәр Син анда булсаң”, кебек сүзләр чагылды. Әгәр Аллаһ булса һәм Ул минем кызымны коткарса, аннан соң мине Ул яраткан дингә юнәлтсә, мин Аңа итәгать итәчәкмен, дип вәгъдә бирдем.
Якынча 15 минуттан соң яңа туган балаларның интенсив терапиясе бүлегенә кире кайттым. Һәм минем гаҗәпләнүемнең чиге юк иде, киңәшче минем баламның халәте әйбәт булачак диде. Ике көн эчендә операциясез һәм даруларсыз кызымның хәле яхшырды. Ул сау-сәламәт бала булып үсте. Бу киңәшче кызымны гаҗәеп рәвештә даруларсыз һәм операциясез ничек хәле яхшырганын табиплык ягыннан аңлатып бирсә дә, мин моңа гына ышанмадым. Ул бит үзе башта баланың халәте никадәр дәрәҗәдә авыр булганын аңлатты. Мин үзем дә, кызымның исән калу медицина могҗизасы түгеллеген, ә нәкъ Аллаһның могҗизасы дигән уйда идем.
Күп кешеләр паника вакытында Аллаһка вәгъдә бирәләр һәм Ул аларны авырлыклардан арындыруга ук үзләре өчен аклау табалар, биргән вәгъдәләрен үтәмиләр. Мин кызымның терелүен Аллаһның могҗизасы түгел, ә бу табип китергән сәбәпләр дип уйлый ала идем. Ләкин иман минем йөрәгемә үтеп кергән иде һәм ул мине ташламады. Без бит шулай ук йөрәкне УЗИ аша карадык, беренче көнне тараю бар иде, ә икенче көнне ул юкка чыкты. Һәм мин шуны аңладым, Аллаһ килешүнең Үзе тарафыннан булганын үтәде, хәзер инде мин үтәргә тиеш идем...
Алдагы берничә еллар буе Аллаһка нәрсә вәгъдә иткән булсам шуны эшләдем, ләкин уңышсызлыкка дучар булдым. Мин иудаизмны, шулай ук күптөрле христиан фиркаларын өйрәндем. Мин дөрес юлдан барганымны сиздем, хакыйкатькә якын булуымны аңладым, әмма хакыйкатьнең үзенә килеп җитмәгән идем. Христиан динендәге кануннарны беркайчан да тулысынча кабул итә алмадым. Минемчә, христиан кануннары белән Гайсә пәйгамбәр күрсәткән юлдагы аермалыклар белән берничек тә килешеп булмый. Ахыр чиктә мин Коръән Кәрим һәм Мартин Лингсның “Мөхәммәд һәм аның әүвәлге чыганакларга нигезләнгән тормышы” исемле китабы белән таныштым. Муса һәм Гайсә пәйгамбәрләр өйрәткән кебек үк Коръән Кәрим дә Аллаһның берлегенә өйрәтүен күргәч, Мөхәммәднең соңгы пәйгамбәр булуына инандым. Нәкъ шулвакыт бөтен нәрсә дә билгеле бер мәгънә алды – пәйгамбәрлек чылбырының өзлексез булуы һәм вәхи иңдерелүе, бар нәрсәгә кодрәтле Аллаһның берлеге һәм вәхинең иңүе Коръән Кәрим белән тәмамлануы. Нәкъ шул вакытта мин мөселман булдым. Әгәр мин үзем барысын да аңладым дип уйласам, нык ялгышкан булыр идем.
Үзем өчен гыйбрәт алган дәреснең нәтиҗәсе шул, миңа караганда күпкә акыллырак кешеләр бик күп, әмма алар Исламның хаклыгын танымыйлар. Бу акылга бирелә торган сорау түгел, ә рухи яктан ачылуны аңлата, чөнки “Аллаһ Үзе өчен кемне теләсә шуны сайлый һәм Аңа мөрәҗәгать итүчеләрне Үзенә юнәлтә”. (Шура сүрәсе 13 аят) “Аллаһ кемне теләсә, шуңа туры юлны күрсәтә” (Нур сүрәсе, 46 аят). Шуңа күрә туры юлга күндерүче Аллаһка мин шөкер итәм».
1994 нче елда табип Браун ислам кабул иткәннән соң аның өстенә төрле сынаулар килә. Коръәндә әйтелгәнчә: “Без һичшиксез сезне сынауларга дучар итәрбез, кайсыгыз Аллаһ юлында булуын һәм сабыр булуын билгеләү өчен” (47:31) Хатыны аерылып китә, кызларына һәм өйләренә якын китертмәс өчен судка бирә һәм суда аша тыюга ирешә һәм шулай ук уртак милекне дә суд аша тартып ала. Ата-анасы аңардан баш тарта һәм мирастан мәхрүм итәләр. Дуслары өчен аның белән аралашу кызык булмый башлый, чөнки ул аларның күңел ачуларын кабул итә алмый. Моннан тыш ул үзенең Американың ВВСда хезмәт итүе иманына каршы килүен аңлый.
Лоуренс Браун әйтүенчә, бу авырлыкларга карамастан ул Исламны кабул итүенә бик шат. Моннан тыш Аллаһ аңа тагын да әйбәтрәкне бүләк итә. Америкадагы өен югалта, ләкин Аллаһ аңа Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең шәһәре Мәдинәдә өй насыйп итә. Ул янә өйләнә һәм аның тагын бер кызы туа. Шулай ук мөселманнар арасында дуслары барлыкка килә. Ахыр чиктә ата-анасы белән дә аралары җайлаша, ә даими уртак тел таба алмаган кардәше ислам кабул итә һәм алар бер-берсен аңлый башлыйлар.
Бүгенге көндә Лоуренс Браун вакытын Америка, Англия, Иордания һәм Согуд Гарәпстаны арасында үткәрә. Шулай ук ул мәшһүр дингә өндәүче һәм кешеләрне ислам диненә китерүче китап авторы. Берничә ел элек Лоуренс Браун үзендә чынбарлыкка нигезләнгән фантастика язуга сәләт ача.
Ул яңа ислам кабул иткән мөселманнарга мөрәҗәгать итеп мондый киңәш бирә: “Исламның хаклыгын аңлаган һәм Ислам кабул итәргә теләгән һәркем бер секундка да курыкмасын. Нәрсәдер югалтам дип курыкмагыз, авырлыклардан һәм сынаулардан курыкмагыз. Бары тик Аллаһтан гына сорагыз, Ул сезгә җиңеллек бирсен, сабырлык бирсен һәм сынауларны җиңеп чыгарга көч бирсен дип, Үзенең бәрәкәтен бирсен дип дога кылыгыз. Мин үземнең тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам, мөселманлык рухи яктан сезне шулкадәр баета, исламга кадәр сезнең өчен кыйммәт булган нәрсәләрнең никадәр дәрәҗәдә әһәмиятсез икәнен сезгә аермачык күрсәтә».