Гөнаһ эшләр төрлечә була

Гөнаһ эшләр төрлечә була

Гөнаһ эшләр төрлечә була

Аллаһ белән ике арада булган гөнаһлар, ягъни: фарыз ваҗиб гамәлләрне үтәмәү, хәрам ризыклар ашау, хәрам нәрсәләр эчү, үз-үзен үтерү, башкаларны начарлыкка өндәү. Менә бу эшләр Аллаһы белән ике арада булган хәрам. Хәрам гайре золми булып, мондый гөнаһларга [кеше] чын күңеленнән үкенеп тәүбә кылса, ин шә Аллаһ, ихластан булса, Аллаһ гафу итәр. Фарыз ваҗибләрне каза кылырга онытмаска кирәк.

 

Инде хәрам золми булган гөнаһлар бар. Менә бу гөнаһларның мисаллары: көч-куәт беләнме, теләк беләнме, ничек кенә булса да башкаларны рәнҗетү. Менә мондый гөнаһларга никадәр генә тәүбә кылсак та, шушы җәбер-золым итеп рәнҗеткән адәмнәрне бәхилләтмичә тәүбәләре, никадәр ихлас белән әйтелмәсен, гөнаһлары гафу ителмәячәк.

Иң куркынычлы гөнаһ менә шушы – золми булган гөнаһлар. Шәйтан коткысы белән бер-беребезне рәнҗеткән булсак, кирәк маллары җәһатеннән, кирәк – телләребез белән бөһтан, гайбәт, нахак сүзләр белән рәнҗеткән булсак, тиздән ул кешеләр белән бәхилләшү, ризалашу кирәк. Инде берәү рәнҗетелгән адәмнән үзенең начарлыгына үкенеп, бәхиллек сорый икән, чын мөселманлык шул гафу итү, риза булу. Бу хакта Коръән Кәримдә әйтелгән:

“Ул мөэминнәр бай чакларыңда да, ярлы чакларында да Аллаһ күрсәткән урыннарга садака бирәләр, ачулары килгәндә ачуны йоталар, гаепле кешеләр гафу сораганда гафу итәләр. Яхшылык кылучы мөэминнәрне Аллаһ сөя”. (Әәли Гыймран сүрәсе, 134 аят).

Шулай ук хәдистә әйтелгән: “Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә Гафу итүче, бәндәләренең дә бер-берсен гафу итүләрен сөя”.

 

Габедлхәбир Яруллин

“Хөтбәләр җыентыгы” китабыннан

 

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Татарстан һәм Волгоград өлкәсе Мөфтиләренең дусларча очрашуы булды

Мөфти Бата Кифах Мөхәммәд Волжск шәһәрендәге Волгоград мөфтияте каршындагы Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам исемендәге рухи мәдәни үзәктә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан мөфтияте делегациясен кабул итте. Очрашуда Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков, Казанның...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...