Дельфиннар турында кызыклы мәгълүмат

Дельфиннар турында кызыклы мәгълүмат

Дельфиннарның акыллы җан ияләре булуы турында бик күп материал язылган, әмма шуңа да карамастан, алар галимнәрне һаман да гаҗәпләндерә. Күптән түгел генә билгеле булганча, дельфиннар, кешеләр кебек үк, «эш коралы» кулланалар. Австралиянең Яңа Көньяк Уэльс Университеты галимнәре континент ярларында даими яшәүче зур дельфиннар көтүен күзәткәннәр. Диңгез төбендәге ләмдә азык эзләгәндә дельфиннар «иминлек техникасы кагыйдәләрен» үтиләр: алар борын очларына диңгез губкасын кияләр, ул аларны яралардан, ә иң мөһиме агулы бородавчаткадан (таш-балыктан) саклый.

 

Тикшерүчеләр дельфиннарның бу шөгылен имитацияләп карыйлар һәм үзләре диңгез төбендә губка кигерткән кыска таяк ярдәмендә балык эзлиләр. 10 минут үткән саен алар ком катламыннан чыгып, качарга тырышкан балыкларны күрәләр. Балык шунда ук яңадан комга күмелергә ашыкмый, димәк бу дельфинга «саклану чарасын» ташларга һәм табышны тотарга мөмкинлек бирә.

Шулай да, барлык дельфиннар да ауда «саклану чаралары» кулланмый. Губкаларны башлыча ана дельфиннар куллана. Галимнәр моны уңышлы бала табу һәм аларны карау өчен яхшы тукланырга кирәклеге белән аңлаталар. Чөнки, әлеге диңгез төбендә яшәүче балыклар бик туклыклы һәм файдалы элементларга бай.

Моннан тыш, ана дельфиннар губка куллану серен балаларына да җиткерә ала, бу хайваннар арасындагы «мәдәни традиция»нең сирәк очрагы булып тора. Күзәтүләр барышында тикшерүчеләр өч буын дельфиннар аша «белем тапшыру»ны күзәтә алганнар.

Ихтиологлар өчен икенче сюрприз булып дельфиннар ясаган «рәсемнәр» тора. Дөрес, дельфиннар үзләренең «рәсемнәрен» каләм һәм кәгазь ярдәмендә түгел, ә башкача ясыйлар. Тирәнрәк чумып, «диңгез интеллектуаллары» һава куыклары (пузыреклар) җибәрәләр һәм башларын җәһәт генә селкеп, катлаулы композицияләр ясыйлар.

«Рәссамнар» иҗат белән чиратлап шөгыльләнәләр: берсе «рәсем ясаганда», калганнары читтән карап тора.

 

tat.nur.tatar сайтыннан алынды

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...