Исламда байлык һәм хәерчелек турында

Исламда байлык һәм хәерчелек турында

Бервакыт Гайсә пәйгамбәр янына бер бай килеп мондый сорау биргән: “Син Аллаһының илчесе бит, зур гыйлем иясе, миңа тормыш мәгънәсен аңлат әле. Менә ничә ел яшим, бар нәрсәм дә бар, әмма яшәвемнең тәме юк”.

 

Гайсә галәйһиссәлам аңа: “Булганына шөкер итеп яшә”,- дип әйтә һәм кулыннан тотып аны шәһәрнең читендә урнашкан чүплек янына алып килә. Алар анда аламаларга төренгән бер фәкыйрьне табалар. Бу кешенең чүпләр арасында ашарга яраклы берәр ризык эзләгән чагы була. Моны бай күреп бераз җирәнеп ала һәм шул ук вакытта бик яхшы вә төпле иттереп үзенең нинди яхшы хәлдә яшәгәнен аңлый.

Гайсә галәйһиссәлам аны катгый мисал каршына куя һәм бу күренеш үзе бер вәгазь була. Бай Аллаһның Илчесенә (галәйһиссәлам) карап: “Зур рәхмәт, хатамны аңладым, булганына шөкер итүем кирәк”, - дип әйтеп борылып китә.

Боларны күргән фәкыйрь Гайсә галәйһиссәлам янына барып үзе шикәят итә башлый: “Нигә мине Аллаһ шундый түбән хәлгә төшерде? Киергә киемем, ашарга бер телем ипием, тыныч итеп йокларга бер почмагым юк”, - дип әйтә. Гайсә галәйһиссәлам аңа да: “Булганына шөкер итеп яшә”,- ди һәм кулыннан тотып аны шәһәрнең ташландык гарип кешеләр тора торган урынына алып килә. Монда алар аяксыз, бер кулы гына булган бәндәне күрәләр. Ул үткән кешеләрдән хәер-сәдака сорап тора.

Фәкыйрь моны күреп бераз куркып ала һәм шул ук вакытта бик яхшы вә төпле иттереп үзенең нинди күркәм хәлдә яшәгәнен аңлый. Фәкыйрь үзенең гәүдәсе исән, сәламәтлеге яхшы икәнен тиз аңлый һәм шунда ук Аллаһының Илчесенә карап: “Зур рәхмәт, хатамны аңладым, булганына Аллаһка мең шөкер, мең рәхмәт”,- дип әйтә һәм борылып китә.

Боларны күргән гарип Гайсә галәйһиссәламне үз янына чакырып ала һәм аңа авыр тормышы турында шикәят итә башлый: “Ни сәбәпле мине Аллаһ шундый чирле, гарип хәлдә булдырды? Әллә берәр хата кылдыммы мин?” – дип зар елый. Гайсә галәйһиссәлам аңа: “Бу Аллаһның сиңа булган сынавы, сабыр бул һәм Раббың биргәнеңә шөкер итеп яшә”, - дип әйтә. Гарип аңа янә сорау биреп: “Ә нәрсәгә мин шөкер итим соң? Минем бер әйберем дә юк, мин бит әнә синең белән килгән фәкыйрьдән дә хәерчерәк!”, - дип әйтә.

Гайсә галәйһиссәлам аны кулына күтәреп алып шәһәрнең үзәгендә булган мөшрикләр гыйбадәтханәсенә алып бара. Анда кешеләр таш потларга корбаннарын чалып, аларга үзенчәлекле гыйбадәтләрен кылып, елый-елый башларын ташка бәреп дога кылалар.

Гайсә галәйһиссәлам гарипкә бу хәлне күрсәткәч, теге күргәненнән аптырап кала һәм җирәнеп куя. Гайсә пәйгамбәр (галәйһиссәлам) аңардан: “Сиңа нигә шөкер кылырга дисеңме?” - дип сорый. Бу гарип хатасын аңлап: “Минем иманым бар, Аллаһка шөкер!” - дип сүзен тәмамлап куя.

Аллаһ тарафыннан иң зур бүләк – ул иман вә тәүфыйк булып тора. Аны кибеттә сатып алып булмый яисә базарда башка кешедән алмаштырып та ала алмыйсың. Иман хәтта мирас кебек күчми дә. Ул Аллаһтан Үзенең иң сөекле колларына бирелгән нигъмәт. Кемнең күңелен бу иң зур байлык өчен Раббыбыз ачып җибәрә – ул иң бәхетле кеше.

Пәйгамбәребез галәй-һиссәламнең хәдисендә әйтелгән: “Дөнья малының күплеге байлык түгел, чын байлык – ул күңел байлыгы”. (Мөслим риваяте)

Гыйбадәтнең асылы – ул Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләр өчен шөкер итеп, киләчәгең өчен бәракәт сорау. Раббыбызга рәхмәт әйтүдән туктамыйк!

 

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...