Авыруның хәлен белү – саваплы гамәл

Авыруның хәлен белү – саваплы гамәл

— Бишенче номер... Усама Мәлик... Нәрсә?! Усама да бүген юкмы?... Аның ни өчен килмәгәнен берәрсе беләме?

 

— Юк, укытучы!

Рабига һаным югалган малай турында сораган арада, директор бүлмәсеннән хат китерделәр, анда соңгы өч көндә Усама авырый, диелгән иде.

 — Бу Усаманың авыруы турындагы хат, - диде Рабига һаным балаларына.

Аннары ул калган балаларны чакырды. Расписаниене караган арада, ул аларга дәреслекләр табарга кушты.

— Бүген тәнәфескә кадәр бездә рәсем дәресләре булачак, алар бер-бер артлы барачак, диде укытучы.

Менә кыңгырау чыңлады, һәм рәсем дәресе башланды. Рабига һаным балаларга:

— Бүген без открыткалар ясаячакбыз, - диде.

— Ләкин укытучы! Открыткалар ясау безнең темага керми иде! – дип үз фикерен белдерде укучыларның берсе.

— Әйе, Мин беләм. Әмма безнең уку планы төгәлләнде диярлек. Һәм бүген без Усамага открыткалар ясаячакбыз, - диде укытучы.

— Усама өчен! Нигә? Бүген аның туган көнеме әллә? - дип сорады бер бала.

 Рабига һаным елмаеп куйды.

 — Юк, балакай! Безнең туган көннәребезгә генә открыткалар ясавыбыз мәҗбүри түгел. Ләкин Усама синең дустың һәм сыйныфташың. Хәзер ул авырый. Әгәр дә син төсле открытка ясап, анда үз догаңны язсаң, ул шатланыр, ә син, Аллаһ теләсә, савап алырсың, - дип аңлатты укытучы.

 — Мәсәлән: «Аллаһы Тәгалә сиңа шифа бирсен, савыктырсын һәм сине һәрвакыт сәламәт сакласын» һәм башка шундый теләкләр язырга була, - дип өстәп куйды Рабига һаным.

Аннан ул сүзен дәвам итеп, берәрсе авырып киткән очракта, безнең бурычыбыз авыруның янына барп хәлен белү икәнен аңлатып бирде. Аллаһы Тәгаләнең Пәйгамбәребез галәйһиссәлам безне авыруларның хәлен белергә өйрәтте. Сәхабәләрдән берәрсе авырып киткән очракта, Пәйгамбәребез галәйһиссәлам аның янына килеп, аны юатып дога кылган, бераз вакыт аның янында утыра торган булган.

 Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әйтте:

 «Әгәр без авыру янына иртән киләбез икән, фәрештәләр кичкә кадәр безнең гөнаһларыбызның кичерелүен теләп дога кылалар, ә кичен киләбез икән, фәрештәләр иртәнгә кадәр безнең гөнаһларыбызның кичерелүен сорап дога кылалар».

 Якын дусларыбыз һәм туганнарыбыз авырып киткәндә яисә нинди дә булса авырлыклар килгәнен ишеткәндә, без шулай ук аларның хәлен белергә тиешбез. Хәдистә шулай ук әйтелгән бит:

— Авыруларга барыгыз һәм алардан сезнең өчен дога кылуын сорагыз. Авыруның дусты - фәрештәнең дустына тиң, ягъни ул кабул ителә.

 Авыру янына килү әдәпләреннән:

Артык озак утырмау;

Авыру янында тавышланырга ярамый, чөнки бу авыруга уңайсызлык тудыра;

Авыру янында позитив, дәртләндергеч сүзләр генә сөйләшергә кирәк.

Ә хәзер киттек, әйдәгез тизрәк эшкә керешик!

 Балалар Рабига һанымны игътибар белән тыңладылар. Рабига һаным аларны открытка ясарга өйрәтте. Балалар открыткаларда төрле төстәге болытлар һәм чәчәкләр ясадылар. Шуннан соң, тәнәфес вакытында, Рабига һаным тәрбиячедән матур чәчәк алып килүен үтенде. Ул кечкенә открыткага болай дип язылган:

 «Кадерле Усама! Тизрәк терел!»

 Дәрес бетәргә берничә минут калгач, Рабига һаным кечкенә чәчәкле открыткаларны җыйды да Усама янында яшәүче Хариска бирде. Аннары ул балаларга:

 — Усаманың яши торган йортка якын яшәүчеләр аның янына килергә тиеш, ә еракта яшәүчеләр аңа шалтыратсын, - диде һәм аларга аның телефон номерын да бирде.

 Унбиш көннән соң Усама терелеп мәктәпкә килде. Ул бик канәгать һәм шат иде. Аның күңеле сыйныфташларына һәм укытучысына карата мәхәббәт һәм ихтирам белән тулган иде.

 Бу вакыйгадан без нинди дәрес алырга тиеш?

 Кадерле балалар! Бу очрактан без түбәндәге сабакны алабыз: без һәрвакыт сыйныфташларыбызның иминлеге турында сорап дога кылырга тиешбез. Әгәр кемдер моңсулана яки авырлыклар кичерә икән, без аңа ярдәм итәргә тиеш. Әгәр берәрсе авырый икән, без аның өчен дога кылырга һәм аның хәлен белергә тиеш. Яки, әйтик, аның күңелен күтәрер өчен телефоннан шалтыратырга да мөмкин.

 

 

Әсма Ильясова

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәр-ләре җыенының пленар утырышы булды

Әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылды. Җыенда катнашучы шәрәфле кунаклар арасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Россиянең 37 төбәгеннән барлыгы 900 делегат – кече бизнес вәкилләре, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр бар иде. Быелгы җыен Россия татар-мөселманнары...


Хаҗ – Аллаһка якынаю юлы

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров үзенең хаҗда булган кичерешләре белән уртаклаша:   Минем Мәккәдә алтынчы мәртәбә булуым. Бу юлы төркемдә Россиянең төрле төбәкләреннән – Татарстаннан, Оренбург шәһәреннән, Красноярскидан, Чиләбе, Самара, Тольяттидан төрле милләт кешеләре...


Раббым Аллаһым

Шөкер кылыплар куанам, рәхмәтлемен, Дүрт саным да төгәл, хозурыңда калам. Гөнаһлардан азат түгел Синең балаң, Ярлыка син, ярлыкаучы Раббым Аллам.   Йорт-курамны җыештырам атна кичен, Пакьләнәмен, изге көнем – җомга өчен. Аша күккә мәчетләрдә моңлы азан, Намазларны кабул итче,...


Себер мөфтие Мәскәүнең «Ярдәм» мәчетендә булды

Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов Мәскәүгә эш сәфәре барышында Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты. Очрашуда Россия халыклары бердәмлеге елында планлаштырылган чаралар кысаларында уртак эш юнәлешләре...


Сугыш чоры балалары

22 июнь – илебез тарихында иң коточкыч көннәрнең берсе, ул кара хәрефләр белән язылган хәтер һәм кайгы көне. Нәкъ шул иң озын көндә, дөресрәге – 1941 елның 22 июнь таңында фашистик Германия илебезгә бәреп керә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу канкойгыч сугышта безнең илебез 27...