Шәүвәл аеның фазыйләте

Шәүвәл аеның фазыйләте

Рамазан аеның бетүе белән шәүвәл ае башланды. Бу айда алты көн ураза тоткан кеше бер ел ураза тоткандай булыр. Аны дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне дә, шулай ук Рамазан бәйрәме узганнан соң да тотып була. Бу ураза казага калган ураза булып саналмый. Ураза гаетенең беренче көнендә бәйрәм итеп, соңыннан икенче көнендә уразага керергә мөмкин.

 

Сахих булган бер хәдистә Пәйгамбәребез: «Берәү Рамазан ае уразасын тотып, соңрак шәүвәл аенда да алты көн ураза тотса, бер ел ураза тоткан кебек булыр», – дип әйткән.

Бу сүз Рамазан ае уразаларын тотып, шәүвәл ае кергәннән соң, аның көннәрендә ураза тотучыга күпләп әҗер-саваплар биреләчәк, дигәнне аңлата, ягъни бу алты көн алдыннан Рамазан ае уразаларын тоту кирәк.

Пәйгамбәребез хәдисендә: «Бер изгелек кылучыга ун савап язылыр», – дигән.

Рамазан аеның 30 көн уразасын унга тапкырлаганнан соң чыккан санга шәүвәл аеның алты көн уразасын унга тапкырлаганнан соң чыккан санны кушсак, 360 көн килеп чыга. Бу санга игътибар итсәк, Рамазан ае һәм шәүвәл аеның алты көн уразаларын тоткан очракта, тулы бер ел ураза тоткандай булабыз.

Шуңа да Расүлебез галәйһи сәлам «бер ел ураза тоткан кебек булыр» дигән. Шәүвәл ае уразасы фарыз да, вәҗиб тә түгел, ул сөннәт гамәл.

Әнәс бине Мәлик (Аллаһ аңардан разый булсын) Пәйгамбәребез галәйһи сәламнең шундый сүзләрен риваять иткән: «Шәүвәл ае уразасының алты көнен тотучыны Аллаһы Тәгалә җәһәннәм чылбырларыннан азат итәр».

Әбү Һөрайрадан (Аллаһ аңардан разый булсын) килгән риваятьтә болай диелгән: «Берәү шәүвәл аеның алты көн уразасын рәттән тотса, алты йөз мең ел гыйбадәт кылып уздырса да, шулкадәр әҗер-саваплар ала алмас иде. Бу аңа алты йөз мең дөя чалудан да фазыйләтлерәк булыр иде. Ул алты йөз мең колны азат иткән кебек әҗер-савапларга ирешер иде».

Рамазанда кылган изге гамәлләребез, биргән садакаларыбыз, төнге намазларыбыз, озаклап кылган догаларыбыз, динебез Исламны өйрәнү, китаплар уку, вәгазьләр, нәсыйхәтләр тыңлау, Коръәни Кәримне уку Рамазаннан соң да, шәүвәл аеннан соң да дәвам итәргә тиеш.

Әйе, кемгәдер һәр көнне көненә 20 бит Коръән уку авыр булырга мөмкин. Әмма икенче берәүгә көненә 20 бит Коръән уку кыен түгел һәм шул рәвешле ул ай саен Аллаһының Китабын хәтем кыла ала.

Башка берәү өчен көненә 10 бит яки 5 бит укырга җиңел булырга мөмкин, әмма без һич булмаса, көненә 2-3 бит булса да укысак та – бу да хәерле гамәл булыр.

Вакыт үткән саен Коръән уку тизлегебез артып, Аллаһының рәхмәте белән, битләр санын тагы да үстерербез.

Гамәл-гыйбадәтләребезне күпләп, даими рәвештә кылу гадәтен Рамазан, шәүвәл аенда гына башкарып калмыйк, ә калган айларда да гыйбадәттә булыйк, чөнки гыйбадәттә булу – Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән вазифасы ул.

Аллаһы безне гыйбадәт кылыр өчен яралтты. Коръән Кәримдә әйтелгән: «Мин җеннәрне һәм кешеләрне Миңа гыйбадәт кылсыннар дип яралттым» («Әз-Зарият» сүрәсе, 51:56).

Ә инде бу гамәлләрне кылуны Рамазаннан соң да дәвам итүгә килгәндә, моның мөһимлеге хакында фикерләгәндә, Расүлебез гаәләйһи сәламнең Гайшәдән (Аллаһ аңардан разый булсын) китерелгән күркәм хәдисен искә төшерик: «Изге гамәлләрне тиешле дәрәҗәдә, ихластан башкарыгыз. Һәм истә тотыгыз: сез җәннәткә Аллаһның рәхмәте белән генә керәчәксез. Шуны белегез: Аллаһы каршында иң сөекле гамәл – зур булмаса да, даими кылынган гамәл»

Раббыбыз кылган изге гамәлләребездән риза булып, тоткан уразаларыбызны, укыган Коръәннәребезне кабул кылса иде.

 

 

Ирек хәзрәт Җиһаншин

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Иң яхшы эш

Беркөнне иртән ерак авыл өстендә кояш чыккан вакыт һәм халык йокыдан торган чак иде. Алар төнлә белән елга буенда ят кешенең үзенә чирәм куышын ясаганын күрделәр. Бу ят кешенең кем икәнен белмәгәнгә күрә, аларны курку биләп алды.   Алар бергә җыелып нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер...


СОРАУ-ҖАВАП

Ислам динендә уразаның хөкеме нинди? Рамазан аенда ураза тоту балигълыкка ирешкән һәрбер мөселманга йөкләнгән фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки...


«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә музей эшли башлады

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Галимҗан Барудига багышланган халык музее ачылды. Әлеге музей – Баруди мирасына багышланган беренче даими музей экспозициясе. Мәдрәсә директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сүзләренчә, музей идеясе...


Кадер кичәсе – изге кичә

Рамазан ае – изге вә шәриф айдыр һәм ошбу айның һәр көне, һәр кичәсе мөэмин-мөселманнар өчен бик тә кадерле. Шулай да, бу изге айның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр.   Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны “Ләйләтүл...


Бәхетеңә киртә корма

Үз бәхетебезгә үзебез киртә кормыйча, уйлана, нәтиҗәләр чыгара һәм бәхетле булырга өйрәнсәк иде.   Кеше бәхетсезлегенең төп сәбәпчесе – аның бәхетле булырга теләмәве. Кызык яңгырый һәм аңлашылмый, билгеле. Әмма бу сүзләрнең мәгънәсе бар. Бу сүзләргә дин ягыннан игътибар бирсәк, аның...