ХӘБӘРЛӘР

Туган тел һәм халык бердәмлеге елына бурычлар билгеләнде

Казанның Галиев мәчетендә нәзарәтнең Аксакаллар шурасы утырышы узды. Чараны шура әгъзасы, Яшел үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин Коръән аятьләре укып башлады, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин дога кылды. Утырышны Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов алып барды. Ул беренче чиратта Туган тел һәм халык бердәмлеге елы башланганын билгеләп үтте, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенә рәхмәтләрен җиткерде,
Шура тарафыннан 2021 елда – Туган тел һәм халык бердәмлеге елы кысаларында бурычлар һәм тормышка ашырырга ниятләнгән планнар буенча фикер алыштылар. Казанда татар-мөселман мәктәбен булдыру, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү, күп телләр өйрәнүгә мәхәббәт, эш сөючән һәм булдыклы татар улкызларын тәрбияләү мәсьәләләре күтәрелде. Күренекле татар галиме, тарихчы Индус Таһиров нәзарәтнең мәчет каршындагы курсларда ислам дине нигезләрен татар теле өйрәтү дәресләре белән бергә алып бару башлангычын хуплады һәм аны милләт өчен бик изге, кирәкле эш дип бәяләде.
Очрашу ахырында Аксакаллар шурасы әгъзалары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның татар телен саклау һәм үстерү буенча эшчәнлеген югары бәяләделәр һәм шура исеменнән аны киләсе срокка мөфти итеп сайларга тәкъдим иттеләр.
Коми мөселманнарына “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” китабы бүләк ителде

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дин тотучыларга Коръәннең татар телендәге “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмаларын тапшыруны дәвам итә. Бу юлы махсус тираж Коми Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә юлланды, анда китап фондын формалаштыру буенча хәйрия акциясе узды. Шулай итеп, акция кысаларында Татарстан мөфтиятеннән килгән Коръән мәгънәви тәрҗемәләре Печора, Воркута, Инта, Сыктывкар һәм республиканың башка шәһәрләрендәге дини оешмалар вәкилләренә тапшырылды. “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы 2020 елда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча Туган тел елы кысаларында, татарлар күпләп яшәгән Россия төбәкләрендә бушлай тарату өчен, максатлы тираж белән чыгарылган басманың яңартылган версиясе булып тора.
Әлеге тиражның гомуми күләме 40 000 данә тәшкил итә. Китаплар Башкортстан Республикасы, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтләре, Иваново, Сарытау, Омск өлкәсе, Иркутск өлкәсе, Коми Республикасы, Омск, Ханты-Манси мөселманнары Диния нәзарәтләренә тапшырылды. Моннан тыш, китаплар Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте, РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөселманнары Дини җыены адресына юлланды. “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” шулай ук Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиллегенә һәм “Штаб татар Москвы” татар иҗтимагый оешмасына җибәрелде.
БИАда Гамәлгә куючылар советы утырышы узды
Болгар ислам академиясендә Гамәлгә куючылар советы утырышы узды. Киңәшмә академияне гамәлгә куючылар Советы рәисе, Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов җитәкчелегендә һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узды. Шулай ук утырыш эшенә интернет элемтәсе аша Башкортстан Республикасы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте администрациясе җитәкчесе, мөфти Мөхәммәд хәзрәт Таҗетдин, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Рушан хәзрәт Аббясов кушылды. Моннан тыш, утырышта академиянең фәнни эшчәнлек буенча проректоры Айнур Тимерханов та бар иде.
Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручыны билгеләү мәсьәләсе каралды. Белем бирү оешмасы Уставы нигезендә Гамәлгә куючылар советы әгъзалары әлеге функцияләрне академиянең фәнни эшчәнлек буенча проректоры Айнур Тимерхановка тапшырырга тәкъдим иттеләр. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча аның кандидатурасы бертавыштан кабул ителде. Утырышта катнашучылар Болгар ислам академиясенең яңа җитәкчесенә уңышлар теләде.
Darul-Kutub.com онлайн-китапханәсе фонды 180 иске китап белән тулыланды
2013 елдан бирле ТР мөселманнар Диния нәзарәте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган Darul-Kutub.com электрон китапханәсенең фонды 2020 елда шактый баеды – 1913 елга кадәр нәшер ителгән 180 иске хезмәт, сканер аша уздырылып, китапханә сайтына урнаштырылды. Шулай итеп, бүгенге көндә Darul-Kutub.com электрон китапханәсе 1073 борынгы китапны (1300 томга якын) үз эченә ала, алар арасында татар галимнәре һәм дин әһелләренең инкыйлабка кадәрге классик хезмәтләре дә бар.
Татарстан мөфтияте тарафыннан Дагыстан мөфтияте белгечләре белән актив хезмәттәшлек алып барыла: алар, Darul-Kutub.com сайтына куяр өчен, татар дин әһелләре һәм Хәнәфи мәзһәбе галимнәренең цифрлаштырылган китапларын тәкъдим итә. Сайтта Татарстан мөфтиятенең «Хозур» нәшрият йорты белгечләре тырышлыгы белән Ш.Мәрҗани музей-йортындагы экспозициядә урын алган китаплар, шулай ук татар дини мирасын өйрәнүчеләрнең экспедицияләреннән кулъязмалар электрон форматка күчерелде. Сайтның бизәлеше барлык шәхси компьютерлар, смартфоннар һәм планшетлар өчен җайлаштырылган. Электрон китапханәдәге хезмәтләрне авторлар, китап исеме һәм категорияләре буенча эзләп була.
Иваново мөфтие Фәрит хәзрәт Ляпин Татарстан Диния Нәзарәтендә

Нәзарәткә Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, әлеге төбәкнең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит хәзрәт Ляпин килде. Иң беренче чиратта күренекле дин эшлеклесе Камил хәзрәт җитәкчелегендә әзерләп бастырылган “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасының презентациясен Ивоновода үткәрелгәне һәм аны халыкка бушлай тарату мөмкинлеге тудырылганы өчен тирән рәхмәтләрен белдерде.
Очрашуда сүз киләчәктә дә милләттәшләрдә дини-милли үзаң тәрбияләү, татар телен өйрәнү һәм аңа кызыксыну уяту, татар милли үзенчәлекләрне һәм дини гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләләрендә хезмәттәшлекне киңрәк җәелдерүгә багышланды. Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе татар, рус, гарәп телләрендә нәшер ителгән дини китапларга ихтыяҗ зур булуын белдерде. Ул Камил хәзрәтне шулай ук Иваново Җәмигъ мәчетенең икенче корпусы төзелеше барышы белән таныштырды. Төзелеп килүче бинаның цоколь катында намазлар уку мөмкинлеге тудырылган, икенче катында Иваново өлкәсе татарлары музее, өченче, дүртенче катларда дини дәресләр, татар теле курслары үткәрү өчен уку сыйныфларын булдыру ниятләнә.