Чүпрәле мөхтәсибәтендә Мунчәли укулары

Чүпрәле мөхтәсибәтендә Мунчәли укулары

Чүпрәле мөхтә-сибәтендә XIX «Мунчәли укулары» конференциясе үтте. Ул «Гореф гадәтләр – милли мирасны саклау чарасы» темасына багышлап уздырылды.

Әлеге чара 2008нче елдан башлап ел саен танылган татар драматургы, язучы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе, мәрхүм Туфан Миңнуллин (1935-2012) тәкъдиме белән үткәрелә. Ул бу авылда берничә тапкыр булган һәм авыл мәктәбен төзүдә зур ярдәм күрсәткән.

Конференция кысаларында район шәкертләренең «Гыйлемпиада» бәйрәме – Коръән уку, татар мәкаме белән азан әйтү бәйгеләре, викториналар һәм уеннар уздырылды.

Бәйрәм кунакларын мәртәбәле шәхесләребез һәм башкалар сәламләде. Алар гаилә кыйммәтләрен, рухи-әхлакый мирасны саклауга, хәзерге җәмгыятьтә дини һәм мәдәни гадәтләренең мөһимлегенә багышланган вәгазьләр һәм үгет-нәсыйхәтләр белән чыгыш ясады.

Кунаклар шулай ук татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре, шәҗәрәләр, гаилә ядкарьләре, шәмаилләр, авыл хуҗалыгы кораллары һәм

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...