Киров өлкәсендә “Бәхетле балачак” бәйгесе узды

Киров өлкәсендә “Бәхетле балачак” бәйгесе узды

Киров өлкәсендә “Бәхетле балачак” бәйгесе узды

Малмыж районының Пахотное авылы мәчетендә балалар өчен Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарате тарафыннан оештырылган “Бәхетле балачак” бәйгесенең чираттагысы узды. Өлкә мөселманнары өчен нәшер ителүче “Вәгазь” газетының балалар өчен тәгаенләгән “Бәхетле балачак” кушымтасында ел дәвамы басылып килгән темаларны, аять-хәдисләрне белү, биремнәрне чишү, догаларны ятлау буенча көч сынашырга быел да Малмыж, Нократ Аланы, Көлмез, Татарстанның Балтач, Кукмара районнарыннан 55 бала җыелды.

“Дин нигезләрен, әхлак мәсьәләләрен балаларыбызга аңлаешлы формада һәм җиңел тел белән бирүдә, динебезне киләчәк буынга тапшыруда даими басылып килүче “Бәхетле балачак” кушымтасы бик үтемле чара. Кышкы каникуллар чорында зур бәйрәм оештырып, кушымта аша алган гыйлемнәребезгә нәтиҗәләр ясап, балаларның белем дәрәҗәсен тикшереп, бүләкләр белән билгеләп китүне дә күркәм гадәткә керттек.

Балаларга гыйлем бирүдә тырышлык куйган мөгаллим-нәребездән дә Аллаһ разый булсын! Бердәм эшләгән вакытта гына хезмәтебез нәтиҗәле, аның җимешләре мул һәм куанычлы булачак”, – дип фикерләре белән уртаклашты Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарате рәисе Нияз хәзрәт Кашапов.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...