Корбан бәйрәме – 2022: “Зәкят” фонды хәйрия чарасы оештырды

Корбан бәйрәме – 2022: “Зәкят” фонды хәйрия чарасы оештырды

Нәзарәтнең “Зәкят” фонды Корбан бәйрәменә багышланган хәйрия чарасы үткәрде. Уңайлы кафега авыр тормыш хәлендә калган күп балалы гаиләләр һәм үзенчәлекле балалар тәрбияләүчеләр – барлыгы 20 кеше җыелды.

Әлеге чара “Корбан” темасына вәгазь белән башланды, аннары викторина һәм төшке аш узды, балалар шулай ук уен бүлмәсендә шөгыльләнделәр.

Корбан ашы бик күңелле һәм истә калырлык итеп үтте. Ул күпләгән хис-кичерешләргә бай булды. Хәйрия чарасыннан соң корбан итләре таратылды. Аллаһы Тәгалә изге гамәл-ниятләрне кабул кылса иде.

2026-09-01 (Рабигыл-әхир 1448 ел.) №9.


Апаста “Мирас” пансионаты ачылды

Апас муниципаль райо-нының Апас бистәсендә “Ярдәм-Помощь” иҗтимагый хәйрия фонды тарафыннан малайлар өчен “Мирас” пансионаты ачылды. Тантаналы ачылышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов; Апас муниципаль районы башлыгы Айрат Җиһаншин; Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары...


Гыйлем алуның фазыйләтләре турында

Ислам динендә гыйлем бик зур урын алып тора. Әбу әд-Дарда исемле сәхабә (Аллаһ аннан разый булса иде): “Гыйлем иясе, яки гыйлем алучы, яки гыйлемне тыңлаучы бул. Ләкин дүртенчесе булма, һәлак булырсың”, – дип әйткән.   Моннан аңлашылганча, һәркайсыбызга гыйлемле, белемле...


Пәйгамбәрне (галәйһиссәләм) яратуның әһәмияте

Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: “Әй Мөхәммәд, әйт: “Әгәр Аллаһны яратсагыз, миңа иярегез, миңа иярсәгез Аллаһ сезне яратыр һәм гөнаһларыгызны ярлыкар. Тәүбә итеп Аллаһ юлына керсәгез, Ул әлбәттә, ярлыкаучы һәм рәхимле”. (3:31)   Аллаһ Тәгалә җирдәге һәм күкләрдәге барча...


Мәүлидкә багышланган мөнәҗәт

Әүвәл Аллаһ исемен зикер итәем Соңра башлап һәр эшкә керешәем! Эш башында кем аны зикер итәр Ул эшен Аллаһ аңа ансат итәр.   Аллаһ исемен зикер итеп эш башламак Һәркемгә ваҗип тиештер аңламак Булсын Аллаһ исеме белән һәр эшең Бушка китмәс эшләгән һәрбер эшең!   Шул илә Аллаһ...


Ислам динендә ашау-эчү әдәбе

Мөселман кешесе үзенең барлык эш-гамәлләрен дә билгеләнгән нормалар буенча башкарырга тиеш. Әлеге нормалар Аллаһының Рәсүле галәйһиссәлам тарафыннан камил рәвештә күрсәтелгән, ә ул бернәрсәне дә сәбәпсез генә эшләмәгән.   Без теге яки бу гамәлнең хикмәтен төгәл генә белмәсәк, аңламасак та,...