Изге гамәлләр-гади адымнардан башлана!

Изге гамәлләр-гади адымнардан башлана!

Изге гамәлләр-гади адымнардан башлана!

Омск шәһәренең “Хаир Ихсан” мәчетендә татар оешмалары берләшеп, беренче тапкыр ифтар ашы уздырды.

Ифтар Омскның “Татар дөньясы” гәҗите баш редакторы Диана ханым Единякова инициативасы белән, “Иртыш”, “Ибирь”, “Ышаныч”, “Алга” оешмалары тарафыннан оештырылды. Әлеге оешмаларның “Умырзая”, “Ак Калфак”, “Ләйсән”, “Туган як” коллективлары активлыгы белән кыска гына вакыт эчендә шушы чарага бөтен кирәкле эшләр башкарылды. Әйтергә кирәк, безнең ниятебезне белгәч, Татарстан Республикасының Чистай районыннан, Башкортстан Республикасыннан һәм Ханты-Мансийскидан да акчалата ярдәм килде.

Аерым рәхмәт Бота хәзрәт Бакулинга һәм мәчетнең пешекчеләренә. Омск шәһәренең татарлары да бу чарага битараф калмады, һәрберсе булышлык итте – ярдәм кулы сузды, безнең белән бергә ифтарда булдылар.

Шулай итеп, мәчеттә 200дән артык кеше җыелды. Алар ураза тотуның мәгънәсе, башка ислам кануннары турында вәгазь тыңладылар, намаз укыдылар, кояш баегач авыз ачтылар. Гади адымнар: хәйриячелек һәм Ураза тотучыларны ифтарга җыеп алу, Ислам кануннары буенча изге гамәлләр дип санала. Хөрмәтле Омски татарлары, без сезгә барыгызга да рәхмәтлебез! Гел шулай бердәм булып калыйк.

2025-05-01 (Зөлкагъдә 1446 ел.) №5.


Ялган турында

Мәгълүм булганча, Ислам шәригате боерыклардан һәм тыюлардан тора. Бу кануннар безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгән. Фани дөньядагы һәм ахирәттәге тормыш бәхетле, тыныч, матур булсын өчен кеше шул илаһи кануннар буенча яшәргә тиеш. Шәригатебездә тыелган яман гамәлләрнең берсе –...


III Бөтенроссия Коръән бәйгесендә җиңүче гомрә юлламасына лаек булды

Казанда кызлар һәм хатын-кызлар арасында «Коръәнгә мәхәббәт белән» дип аталган III Бөтенроссия Коръән конкурсы тәмамланды. Анда Татарстаннан Шоира Ашурова («Тулы Коръәнне яттан белү») җиңүче булды, ул гомрәгә юллама белән бүләкләнде. Бөтенроссия бәйгесе Казан ислам...


Өлкә ифтарына меңгә якын кунак килде

Самараның «Солидарность Арена» стадионында зур ифтар мәҗлесе уздырылды. Тирән мәгънәле һәм күләмле дини чара күпмилләтле төбәгебездә икенче мәртәбә генә уздырылуына карамастан, ислам дине белән ныгытылган төрле милләт халыклары бердәмлеген символлаштырды. Өлкә Диния нәзарәте инициативасы белән...


Абдулла Алишның тәрҗемәи хәле

Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев (кыскача Абдулла Алиш) 1908 елның 15 сентябрендә Татарстан АССРның Куйбышев районы (элекке Казан губернасы Спас өязе) Көек авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа.   Абдулла алты-җиде яшь-ләрендә әтисеннән укырга-язарга өйрәнә, авылда башлангыч белем...


Тәкъвалык һәм тәүфыйклылык

Йолдызлар күкне бизәгән кебек, итәгатьле кол җирне бизи. Яшәешнең бердәнбер максаты – ул Аллаһ Тәгаләгә буйсыну һәм Аллаһны зикер итү. Әүвәлдә әйтелгән аятьтә: “...Дөреслектә, сезнең иң яхшыгыз сездән иң тәкъвалыгыз....” дигән сүзләрнең мәгънәсе тәннең төсе, милләт турында түгел,...