Өлкә ифтарына меңгә якын кунак килде

Өлкә ифтарына меңгә якын кунак килде

Самараның «Солидарность Арена» стадионында зур ифтар мәҗлесе уздырылды. Тирән мәгънәле һәм күләмле дини чара күпмилләтле төбәгебездә икенче мәртәбә генә уздырылуына карамастан, ислам дине белән ныгытылган төрле милләт халыклары бердәмлеген символлаштырды.

Өлкә Диния нәзарәте инициативасы белән уздырылучы бу ифтар өлкә хөкүмәте һәм милли-мәдәни берләшмәләр ярдәмендә оештырылган иде. Мең ярымга якын кешене җыйган узган елгы чарадан аермалы буларак, быел кунаклар саны азрак иде. Бу, беренчедән, куркынычсызлык мәсьәләсен хәл итү, икенчедән, кунакларга уңайрак шартлар тудыру өчен кирәк иде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк — быел ифтар кыскарак, ә оештырылуы төгәлрәк булып тоелды. Диодлы экраннарда сәхнәдәге бөтен нәрсә трансляцияләнде, ә бераз соңрак биредә үк Идел буе болгарлары тарихы һәм мөселманнар өчен ураза тотуның әһәмияте турындагы танып-белү фильмнарын күрергә мөмкин булды.

Зал төгәл итеп хатын-кызлар һәм ир-атлар зонасына бүленгән, намаз уку өчен дә урын җитәрлек. Самара мөселманнары уздырган ифтар шатлыгын уртаклашырга күпсанлы мәртәбәле кунаклар да килгән. Алар арасында Россиянең Баш мөфтие, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Самара өлкә хөкүмәтенең беренче вице-губернаторы Александр Фетисов, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм башкалар…

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...