III Бөтенроссия Коръән бәйгесендә җиңүче гомрә юлламасына лаек булды

III Бөтенроссия Коръән бәйгесендә җиңүче гомрә юлламасына лаек булды

Казанда кызлар һәм хатын-кызлар арасында «Коръәнгә мәхәббәт белән» дип аталган III Бөтенроссия Коръән конкурсы тәмамланды. Анда Татарстаннан Шоира Ашурова («Тулы Коръәнне яттан белү») җиңүче булды, ул гомрәгә юллама белән бүләкләнде.

Бөтенроссия бәйгесе Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, «Ният» һәм «Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия фондлары ярдәмендә оештырылды. Анда Идел буе, Себер һәм Кавказ төбәкләреннән 70 кеше катнашты.

Бәйге Коръән өйрәнүгә омтылышны үстерү, Коръән ятлаган мөслимәләрне хуплау һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту максатыннан үткәрелде.

Бүләкләү тантанасында бәйгедә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне, хөрмәтле кунакларны, остазларны, оештыручыларны һәм бу күркәм чарага үз өлешен кертүчеләрне Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән Нәзарәтнең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Булат Низамов сәламләде һәм котлады.

Ул билгеләп үткәнчә, укучыларның тырышлыгы – шәхси казаныш кына түгел. «Бу – сезнең гаиләләрегезгә, җәмгыятьләрегезгә, бөтен өммәтебезгә бүләк. Сезнең аятьләрне укучы тавышларыгыз хакыйкатькә юл эзләүчеләргә нәсыйхәт булсын. Аллаһы Тәгалә Коръәнне тормышта – юлдаш, Кыямәт көнендә яклаучыгыз итсен һәм йөрәгегезне яктыртып торсын», – диде Булат Низамов.

Сәламләү сүзләре белән шулай ук Татарстан Мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшит хәзрәт Фәизов, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе исеменнән Лилия һәм Элдар Җиһаншиннар, «Ният» хәйрия фонды башкарма директоры Нияз Усманов, Коръән укучылар һәм хафизлар берлеге президенты Дәүләтбәк Сабиров һәм башкалар чыгыш ясады. Алар яшь кызларны һәм хатын-кызларны Коръәнгә өйрәтүнең мөһимлеген билгеләп үтте: чөнки гүзәл затлар мөселман өммәтенең төп тәрбиячеләре булып тора.

Бәйгедә катнашучыларның белем һәм күнекмәләренә БИА профессоры, Йәмәннән шәех Сәиф әл-Асриның хәләл җефете, Коръән-хафизә, Коръәнне 10 кыйраәт буенча укуда иҗазәткә ия булган Каукаб әл-Асри җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәя бирде. Жюри составына шулай ук Татарстан һәм Чечня Республикасыннан Коръән-хафизлар керде.

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


СОРАУ-ҖАВАП

Хәзрәткә гүр сәдакасын акча белән генә бирергәме? Әллә он, яки тавык бирелергә тиешме? Элек мәетне җирләү эшен үз өстенә алган, аны озатканда булышкан өчен, хәзрәткә гүр сәдакасын тере сарык белән биргәннәр. Аннары сарыкны тавык алыштырган. Кечкенә чагымда үзем дә хәтерлим: әбине җирләгәч, имамга...


Гыйлм әл-Хыйәл: Ислам әхлагы заманча инженерияне ничек барлыкка китергән

Хәзерге роботлар уйлап табылганчы, элек тә мөселман инженерлары кешеләрнең һәм хайваннарның хезмәтен җиңеләйтү өчен төрле механизмнар һәм җайланмалар булдырганнар. Ислам цивилизациясенең алтын гасырында бу гамәли тәрбия «хәйләләр турындагы фән» яки «хәйләләр»дип тәрҗемә...


Хата кылган кешенең иң хәерлесе – тәүбә иткәне

Кайвакытта иманлы бәндә дә үзенең битарафлыгы аркасында бер гөнаһ эш эшләп ташлый, яки тиешле гамәлләрен үтәмичә калдыра. Ләкин ул тиз арада үзенең ялгышларын танып, үзен гафу итүен сорап, Аллаһка ялвара.   «Хакыйкатьтә, әгәр тәкъва кешеләргә шайтан вәсвәсәсе тисә, алар Аллаһны зикер...


Кечкенә изге эшләр

“Әй юк! Нигә син велосипедны туктатасың?» — дип кычкырып җибәрде Фарук.   «Бер генә минутка сабыр ит», — диде Гали йомшак кына итеп.  «Нигә? Без әле генә чыгарылыш контроль эшен язып бетердек һәм хәзер мин ял итәр өчен өйгә кайтып китәргә...


Бер кирпеч һәм тукыма кисәге өчен хисап

Бервакыт Муса галәйһиссәләм Аллаһка дога кылып: “Әй Раббым, миңа Үзеңнең бер колыңны күрсәт”, - дип мөрәҗәгать иткән. Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәләмгә вәхи иңдергән: “Фәлән тауга мен. Ул тауда мәгәрә бар. Шул мәгәрәдә син Минем дустымны күрерсең”.   Муса галәйһиссәләм бу урынга таба юнәлгән һәм...