Тәкъвалык һәм тәүфыйклылык
Йолдызлар күкне бизәгән кебек, итәгатьле кол җирне бизи. Яшәешнең бердәнбер максаты – ул Аллаһ Тәгаләгә буйсыну һәм Аллаһны зикер итү. Әүвәлдә әйтелгән аятьтә: “...Дөреслектә, сезнең иң яхшыгыз сездән иң тәкъвалыгыз....” дигән сүзләрнең мәгънәсе тәннең төсе, милләт турында түгел, ә Аллаһ Тәгаләгә иң якын булучы кол – ул иң тәкъвалысы дигәнне аңлата.
Сатучы үзенең иң яхшы яшелчә-җимешләрен алгарак чыгарып куйган кебек, Аллаһ Тәгалә Үзенең Китабында һәр 3-4 аят саен “тәкъва” сүзен зикер итте. Димәк, бу еш әйтелгән сүз бик зур әһәмияткә ия булуын белдерә.
Коръән Кәримдә әйтелгән: “Әй кешеләр! Сезне бер ата-анадан яратучы Аллаһка каршылык күрсәтүдән сакланыгыз, Ул Адәм галәйһиссәләмнең үзеннән хатын яратты һәм икесеннән күп ирләрне һәм күп хатыннарны дөньяга чәчте. Янә Аллаһка тәкъвалык кылыгыз, Ул – Аллаһ исеме белән бер-берегездән сорыйсыз, Аллаһны зурлагыз һәм якын кардәшләр хакын бозудан сакланыгыз! Аллаһ сезнең бөтен эшләрегезне тикшереп күзәтүче”. (4:1)
Тәкъвалык ул зур бәрәкәт, шушы бәрәкәт нигезендә башка рәхмәт ишекләре дә ачыла. Ул гөнаһлардан тәүбә кылу ысулын күрсәтә һәм мөэминнәрне зирәк һәм үткен булырга өйрәтә. Аллаһ Тәгалә әйтте: “Әгәр берәү Аллаһтан курыкса, Аның хөкемнәрен бозудан сакланса, Ул кешенең гөнаһларын каплар һәм әҗерен олуг кылыр”. (65:5)
Адәм баласы ике нәрсәдән тора: тәннән һәм җаннан. Аллаһ Тәгалә кешене җирдән яратты һәм аны шул җир аша ризыкландыра да. Мәсәлән, ипи җирдән үсеп чыккан арыш, бодайдан ясала, моннан тыш, кешенең киеме җирдән үсеп чыккан киндердән, мамыктан эшләнә.
Кешенең җаны исә – ул галәми-әмер. Җанның ризыгы Аллаһның рәхмәтеннән һәм бәрәкәтеннән килә. Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: “Синнән рух турында сорыйлар, син аларга әйт: “Рух Аллаһның әмере, аны Аллаһтан башка һичкем белми, сезгә бу хакта гыйлем бик аз бирелде”. (17:85)
Әгәр кеше Аллаһ Тәгаләгә шөкер итеп яшәсә, аның өчен тагын бик күп рәхмәт ишекләре ачылыр. Хәзрәт Тәнви (Аллаһның рәхмәтендә булсын) Аллаһның бәрәкәте турында гаҗәеп бер вакыйга язган: Бер яшь егет үзенең туганнарына: “Миңа мирас кирәкми, бары тик ата-анамны гына тәрбиялисем килә”, - дигән. Туганнары аның фикерен шатланып кабул итәләр. Бу яшь егет ихластан ата-анасын яхшылап тәрбияли һәм карый. Беркүпме вакыттан соң ата-анасы ахирәткә күчәләр. Шуннан соң ул төш күрә, төшендә бер тавыш аңа ата-анасын яхшы караганы өчен таш астыннан 100 динар акча табачагы турында әйтә. Ул бу тавыштан, әлеге акчаларның Аллаһтанмы, түгелме, дип сорый, тавыш җавап бирми һәм ул бу акчалардан баш тарта. Иртән ул төше турында хатынына сөйли. Хатыны аңа барып тикшереп карарга тәкъдим итә. Әмма ул барыбер үз фикерендә кала. Икенче төндә тагын шул ук тавыш аңа әйтә, ата-анаңны караган өчен таш астыннан 10 динар акча табарсың, ди. Ул тагын акчаларның Аллаһтанмы, түгелме, дип сорый. Тавыш янә дәшмәгәч, янә бу акчалардан да баш тарта. Өченче кичтә аңа тагын шул ук тавыш, ата-анаңны караган өчен таш астыннан 1 динар акча табарсың, ди. Бу егет янә сорый Аллаһтанмы, түгелме дип. Бу юлы тавыш, әйе, дип җавап бирә. Һәм егет бу акчаны барып таш астыннан ала. Өйгә кайтканда базардан берәр нәрсә алырга тели һәм балык сатып ала. Хатыны балыкны чистартканда, балык эченнән кыйммәтле таш мәрҗән килеп чыга һәм алар бу мәрҗәнне сатып, ахыргы көннәренә кадәр бернинди ихтыяҗсыз муллыкта яшиләр. Аллаһ Тәгаләнең бәрәкәте һәм рәхмәте киң, кеше бер дә уйламаган җирдән Аллаһ Тәгалә аңа ризык, муллык бирә. Адәм баласына бары Аллаһка шөкер итеп, гөнаһ кылмыйча яшәргә генә кирәк.