Абдулла Алишның тәрҗемәи хәле

Абдулла Алишның тәрҗемәи хәле

Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев (кыскача Абдулла Алиш) 1908 елның 15 сентябрендә Татарстан АССРның Куйбышев районы (элекке Казан губернасы Спас өязе) Көек авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа.

 

Абдулла алты-җиде яшь-ләрендә әтисеннән укырга-язарга өйрәнә, авылда башлангыч белем ала, ә 1917 елда әтисе аны үзләреннән 15 чакрымдагы Ямбакты мәдрәсәсенә илтә. А. Алиш аны 1919 елда тәмамлап, 1921 елга чаклы Бураково авылындагы яңа ачылган совет мәктәбендә, 1927 елга кадәр Спас (хәзерге Куйбышев) педагогия техникумы каршындагы җидееллык рус мәктәбендә укый. Шушы елларда ул әдәби иҗат өлкәсендә каләмен сыный башлый.

1927 елның җөендә ул Казан Җир төзү техникумына укырга керә. 1930 елда аны уңышлы тәмамлап, шул елның көзенә кадәр Минзәлә кантоны җир төзү бүлегендә мелиоратор булып эшли.

1931 — 1933 елларда А. Алиш Казандагы 1 нче ТЭЦ төзелешендәге гидротехника буенча десятник, канализация төзелешендә техник булып эшли, 1934 елда «Техника» исемле татарча Журналга җаваплы секретарь булып эшкә килә. 1937 елдан алып Бөек Ватан сугышына кит-кәнче «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналында һәм Татарстан радиокомитетында эшли. Шул ук елларны эштән аерылмыйча Казан дәүләт педагогия институтының кичке бүлегендә укый. Язучының иҗаты ачылып, аның төп әсәрләрен язуы да нәкъ шушы чорга туры килә. Ул 1939 елда СССР Язучылар союзына член итеп алына.

Бөек Ватан сугышына А. Алиш 1941 елның июлендә китә, солдат-радист буларак Орлов өлкәсендә барган каты сугышларда катнаша. 1941 елның 12 октябрендә Десна елгасының Брянск шәһәре урнашкан тирәсендә чолганышта кала һәм фашистлар кулына әсир төшә. Фашистлар аны 1941 елның кышында Литвадагы хәрби әсирләр лагеренда тотканнан соң, 1942 елның язында Чехословакиядәге Сандау шәһәренә озаталар.

Аннары ул Польшадагы Седльце шәһәренә һәм, ниһаять, Берлин янындагы Вустрауга килеп эләгә. Куркусыз йөрәкле совет солдаты һәм язучы Абдулла Алиш шушында үзенең якын каләмдәше, тоткынлыкта яшерен антифашистик эш алып баручы Муса Җәлил һәм җәлилчеләр белән очраша, үзе дә актив рәвештә яшерен оешма эшендә катнаша башлый. 1943 елның августында яшерен оешманың эше һәм аның членнары фашистлар тарафыннан фаш ителә һәм башка җәлилче-ләр белән бергә Абдулла Алиш та 1944 елның 25 августында гильотинада җәзалап үтерелә.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...