Ялган турында

Ялган турында

Мәгълүм булганча, Ислам шәригате боерыклардан һәм тыюлардан тора. Бу кануннар безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгән. Фани дөньядагы һәм ахирәттәге тормыш бәхетле, тыныч, матур булсын өчен кеше шул илаһи кануннар буенча яшәргә тиеш. Шәригатебездә тыелган яман гамәлләрнең берсе – ялган.

 

Ялган, гомумән, кешелеккә иң зур зыян китерүче гөнаһларның берсе булып тора. Күп вакытта кешеләр хурлыкта калмаска дип, үзләренең дәрәҗәләрен төшермәс өчен, ялган сүзләр сөйлиләр. Аның ярдәмендә сөйләүче тыңлаучыларны ышандырырга мөмкин, ләкин, барлык нәрсәне белеп торучы Раббыбыз – Аллаһ каршында җавап бирәчәген онытып җибәрә. Әгәр дөньяда адәм баласы ялган сүзләр сөйләп, төрле хурлыклардан сакланса, киләсе дөньяда шулар аркасында ул тагын да күбрәк хурлыкка төшәчәк. Дөньялыкта бәндә өч-дүрт кеше янында ялганчы булырга мөмкин, әмма Ахирәттә барча кешеләр алдында ул нишләр икән соң? Алар арасында дуслары, якын туганнары да, башкалар да булачак бит!

Коръәндә әйтелгән: «...Ялган сүздән сакланыгыз» («Хаҗ» сүрәсе, 30нчы аять).

«И, иман китерүчеләр! Аллаһтан куркыгыз һәм туры сүз сөйләгез. Шулвакыт Ул (Раббыгыз) сезнең гамәлләрегезне төзәтер һәм гөнаһларыгызны кичерер» («Әхзәб» сүрәсе, 70-71нче аятьләр).

Ялганның китергән зыяннарын да искә төшерик:

Беренчедән, ялганчы башкаларга түгел, үзенә зыян китерә. Аның бөтен ялган сүзләре үзенә каршы юнәлтелгән була. Кеше ялган сөйләгәндә, анардан фәрештәләр ерагая бара. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһи сәләм үзенең бер хәдисендә әйткән: “Аллаһның колы ялганны сөйләгән вакытта шушы гөнаһның җирәнгеч исеннән фәрештәләр чакрым ярым ераклыкка кача”, – дигән.

Икенчедән, кешене ялган гөнаһка китерә, аннары – җәһәннәмгә. Хәдис-шәрифтә әйтелгән: “Ялган – кешене гөнаһка, ә гөнаһ исә җәһәннәмгә илтә. Әгәр кеше даими рәвештә ялганласа, ул Аллаһы Тәгалә каршында ялганчы булып язылыр”.

Өченчедән, ялган – кешенең кальбен каралта һәм аңа хак юлда киртә булып тора. Пәйгамбәребез галәйһи сәләм әйткән: “Аллаһның колы ялганлаган вакытта, аның күңелендә кара тап барлыкка килә. Аннан соң бу таплар күбәя бара һәм калеб тулысынча таплар белән каплана. Шундый кеше Аллаһ каршысында ялганчы булып языла”, – дигән.

Сафуан ибн Сүләйм (Аллаһ аннан разый булсын) дигән сәхабәдән риваять ителә: Аллаһның расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән: “Йә расүлуллаһ, мөселман куркак булырга мөмкинме?” – дип сорадылар. “Әйе, мөмкин”, – диде Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм.

“Мөселман саран булырга мөмкинме?”– дип сорадылар.“Әйе, мөмкин”, – дип җавап бирде Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм.

“Мөселман ялганчы булырга мөмкинме?” – дип янә сорадылар. “Юк, беркайчан була алмый”, – диде Расүл әкрам салләллаһу галәйһи вә сәлләм.

Бу хәдистән күренгәнчә, иман белән ялган калебтә бергә була алмыйлар. Иманлы кеше кайвакыт куркак һәм саран булса да, ялган аңа бер дә килешми, чөнки ялган – мөселман сыйфаты түгел. Мөселман куркак һәм саран да булырга тиеш түгел, ләкин бу сыйфатлар ялган белән чагыштырганда, андый ук куркыныч түгел. Әлбәттә, хак мөселман шушы өч сыйфаттан пакъ булырга тиеш. Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Сез минем беркайчан да саран, ялганчы һәм куркак булуымны күрмәссез”, – дигән.

Бөек галим, рухи остаз Габделкадыйр Җиләни (1077–1166) тормышында булган бер вакыйга белән танышыйк. Ул үзе турыда болай дип сөйләгән: «Мин балачактан тугрылык, дөреслек хөкем сөргән мохиттә үстем. Көннәрдән бер көнне белем алыр өчен, Мәккәдән Багдад шәһәренә юлга чыктым. Әнием кирәк-яракка дип, миңа 40 динар акча бирде һәм беркайчан да ялган сөйләмәскә, дигән вәгъдәмне алды. Хәмәдән шәһәренә килгәч, безгә юлбасарлар һөҗүм итте. Алар малларыбызны урлап китәргә теләделәр. Юлбасарларның берсе яныма килеп, сорау бирде: “Күпме акчаң бар?” Мин: “40 динар”, – дидем. Ул борылып китте. Аннары икенчесе килде һәм шул ук сорауны бирде. Мин аңа дөресесен әйттем. Шуннан соң ул мине үзләренең башлыгы янына алып килде. Юлбасарларның җитәкчесе миннән сорады: “Күпме акчаң бар?” Мин: “40 динар”, – дип җавап бирдем. Ул гаҗәпләнде һәм: “Ни өчен син безгә дөресен сөйләдең?” – дип сорады. Мин аңа: “Әниемә беркайчан да ялганламаска дип сүз биргән идем һәм вәгъдәмне бозудан куркам”, – дидем. Юлбасарларның башлыгы җавабымны ишеткәч, бик курыкты һәм кычкырып әйтте: “Син әниеңә биргән сүзеңне бозудан куркасың. Ә мин Аллаһка биргән вәгъдәмне бозудан курыкмыйм. Мин Аллаһы Тәгалә белән ясалган килешүне боздым”. Аннары ул урланган бөтен малларны кайтарырга кушты һәм: “Мин синең аркада Аллаһтан гафу сорыйм”,- диде. Бу сүзләрне ишеткәч, башка юлбасарлар үзләренең башлыкларына әйттеләр: “Син гөнаһлы гамәлләр кылуда безнең башлыгыбыз булган идең, хәзер исә син безнең тәүбәбездә башлык булдың”. Кечкенә Габделкадырның дөреслеге аркасында бөтен юлбасарлар тәүбә кылды.

Тугры хәлифәләрнең берсе Гомәр бин Хәттаб (Аллаһ аннан разый булсын) әйткән: “Сез иманлы кешененең ялганчы булуын күрмәссез”, – дигән.

Бер көнне Гомәр бин Хәттаб (Аллаһ аннан разый булсын) Мәккәгә барган чагында сарыклар көтүен көткән яшь егетне күрә. Хәлиф Гомәр аны сынап карарга уйлый һәм: “Миңа бер сарыгыңны сат”,- ди. Егет: “Мин хуҗага нәрсә дип әйтермен?” – дип сорый. Гомәр: “Аны бүре ашады дип әйтерсең”. Көтүче янә сорау бирә: “Ә Аллаһка мин нәрсә дип җавап бирермен?” – ди. Моны ишеткәч, Гомәр елап җибәрә. Аннары ул хуҗадан бу көтүчене сатып ала һәм аны коллыктан азат итә.

Шушы вакыйгалардан күренгәнчә, дөреслек, ялганнан саклану уңышка, бәхеткә китерә.

Ислам динендә түбәндәге очракларда ялганларга рөхсәт ителә:

бер-берсе белән сөйләшмәгән ир белән хатынны яки ике мөселманны килештерер өчен;

сугышта дошманны алдар өчен;

кемнең булса да җанына, малына, диненә һәм намусына золым һәм хаксызлык белән зарар килгәндә, аны коткарыр өчен;

хаста кешеләргә өмет һәм яшәү көче бирер өчен.

Габдулла бин Гамр (Аллаһы Тәгалә аннан разый булсын) риваять итә: Бер көнне Пәйгамбәребез галәйһи сәләм янына бәдәви (күчмә гарәп) килә һәм сорау бирә: “Йә расүлаллаһ, нинди гөнаһлар зур булып санала?” “Аллаһы Тәгалә ширек кылу”, – дип җавап бирә Расүл әкрам салләллаһу галәйһи вә сәлләм. “Аннан соң?” – дип сорый бәдәви. “Ата-анага итагатьсезлек, хөрмәтсезлек”, - дип әйтә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм. “Ә аннан соң?” – дип сорый бәдәви. “Ялган ант”, – дип әйтә Аллаһның расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм. “Ә ялган антны ничек аңларга соң?” – дип сорый бәдәви. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип аңлата: “Ялган ант – ул мөселманның малына кызыгып, аның бер өлешен алу өчен ялган ант бирү”, – ди.

Бу хәдистә әйтелгәнчә, чит кешенең малына ия булыр өчен бирелгән ялган ант зур гөнаһларның берсе булып санала. Мондый антны биргән кеше хәрәмне хәләл итеп, ялгышлыкны хакыйкать итеп күрсәтә, ягъни Исламның төп хөкемнәрен үз файдасына үзгәртә. Шуңа күрә, ялган ант кешене башта бу дөньяда гөнаһларга батыра, аннары киләсе дөньяда җәһәннәмгә илтә.

Телебезне ялганнан һәм башка начар, гөнаһлы сүзләрдән саклар өчен түбәндәге хәдисләрне истә тотыйк.

“Тугрылыкны нык саклагыз, тотыгыз, чөнки тугрылык кешене – яхшылыкка, яхшылык – җәннәткә илтер. Кеше һәрвакыт тугры сөйләсә, Аллаһ янында ул бик тугры кеше дип язылыр. Ялганнан сакланыгыз, чөнки ул начарлыкка, начарлык кешене җәһәннәмгә илтер. Кеше дәвамлы рәвештә ялган сөйләсә, Аллаһ янында ялганчы дип язылыр”.

Аллаһы Тәгалә барчабызга телләребезне ялганнан, гайбәттән һәм башка Аллаһның ачуына китерә торган сүзләрдән саклап, күбрәк файдалы, изге сүзләрне сөйләргә, Аллаһны һәрдаим зекер итәргә насыйп итсә иде.

 

 

Нияз хәзрәт Сабиров,

тарих фәннәре кандидаты, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Кадер кичәсе – изге кичә

Рамазан ае – изге вә шәриф айдыр һәм ошбу айның һәр көне, һәр кичәсе мөэмин-мөселманнар өчен бик тә кадерле. Шулай да, бу изге айның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр.   Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны “Ләйләтүл...


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...


Рамазан аенда иң яхшы бизәлешле бинаның хуҗасына – хаҗ юлламасы!

Быел Татарстан мөфтияте дүртенче тапкыр изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен игълан итте. Бәйгегә гаризалар 20 гыйнвардан алып 18 февральгә кадәр кабул ителә. Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый,...


Рамазан ае: балаларны ураза белән таныштырабыз

Мөселманнарның изге бәйрәме - Рамазан ае якынлаша. Ул бер ай дәвам итә. Ураза тоту – Аллаһ биргән тәмле, татлы ризыкларның, чиста суның кадерен искә төшерә.   5-6 яшьләремдә булганмындыр, әни белән дәү әнидән: “Бүген Ураза тотарга торасы була”, – дигән сүзләрен...


Гасырлар аша күпер

Цахурдагы ән-Низамия мәдрәсәсенә 950 ел   Дагыстан Республикасы башкаласында Урта гасыр ислам дөньясында зур эз калдырган белем бирү үзәкләренең берсе булган ән-Низамия мәдрәсәсенә нигез салынуга 950 ел тулуга багышланган зур күләмле форум узды.   2025 елның декабрендә Махачкала...