“Гаилә” мәчете “Нәселебез шәҗәрәсе” бәйгесенә нәтиҗәләр чыгарды

“Гаилә” мәчете “Нәселебез шәҗәрәсе” бәйгесенә нәтиҗәләр чыгарды

Казан шәһәренең “Гаилә” мәчете “Нәселебез шәҗәрәсе” бәйгесенең нәтиҗәләрен игълан итте. Конкурс 2023нче елның февралендә игълан ителгән иде. Анда 50гә якын гаилә катнашты. Бәйгене оештыручылар һәм катнашучыларга бәя бирүчеләр арасында шулай ук Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе, шулай ук “Идел” журналы бар иде.

Бәйгегә гаилә шәҗәрәләрен үз эченә алган, үзенчәлекле бизәкләргә ия иҗади эшләр, шулай ук фотосурәтләр белән эссе кабул ителде. Һәрбер эшкә бәя биргәндә иҗади якын килү, эчтәлек сыйфаты, фотосурәтләр һәм документлар булу, мәгълүматның дөреслеге һ.б. исәпкә алынды.

Бәя бирүчеләр 10 баллы шкала буенча бәя бирде.

Җиңүчеләр һәм призерлар (1, 2, 3нче урыннар) дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...