Мөфти Камил хәзрәт Апас районы башлыгы белән очрашты

Мөфти Камил хәзрәт Апас районы башлыгы белән очрашты

Татарстан Мөфтие Нәзарәттә Апас муниципаль районы башлыгы Айрат Җиһаншин белән очрашты.

Очрашу барышында җитәкчеләр мөхтәсибәт һәм җирле хакимият арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре, мәхәлләләр эшчәнлеге һәм башка көнүзәк темалар, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү турында фикер алышты.

Район башлыгы Мөфтине район тормышы белән таныштырды, татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклауга юнәлтелгән чараларга аерым игътибар юнәлтте.

Аерым алганда, быел Пәйгамбәребезнең 1500 еллыгы кысаларында Апаста “Һаҗәр” мәгърифәт үзәге ачылды. Шулай ук халык арасында хөрмәт казанган хәзрәтләр катнашында “Гыйлем мәҗлесләре” үткәрелде, балалар өчен ислам фәннәре буенча бәйгеләр, викториналар һ.б. чаралар оештырыла.

Айрат Җиһаншин шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче волонтерлар эшчәнлеге турында сөйләде.

Мөфти Камил хәзрәт Апаста узачак район ифтарына барырга вәгъдә бирде: 2026нчы елның февраль ахырында район имамнары, җирле мөселманнар, шулай ук Апас районыннан СВОда катнашучыларның һәм һәлак булган солдатларның гаиләләре белән очрашу үткәрү көтелә.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...